Әлки районында каратэ буенча елның абсолют чемпионнары ачыкланды (+ФОТО)
10 гыйнварда "Алинә" универсаль спорт залында узган спорт сезонының абсолют батырларын ачыклау буенча кекусинкай-каратэ турниры үткәрелде. Районыбызда үткән әлеге ярышта Нурлат һәм Чистай шәһәрләреннән дә иң әйбәт спортчылар катнашты. Нәтиҗәдә 8-9 яшьлек малайлар арасында кекусинкай-каратэ буенча җиңүче булып Булат Борһанов (30 кг авырлыкта) танылды. Булатка соңрак абсолют чемпион исеме өчен...
10 гыйнварда "Алинә" универсаль спорт залында узган спорт сезонының абсолют батырларын ачыклау буенча кекусинкай-каратэ турниры үткәрелде.
Районыбызда үткән әлеге ярышта Нурлат һәм Чистай шәһәрләреннән дә иң әйбәт спортчылар катнашты.
Нәтиҗәдә 8-9 яшьлек малайлар арасында кекусинкай-каратэ буенча җиңүче булып Булат Борһанов (30 кг авырлыкта) танылды. Булатка соңрак абсолют чемпион исеме өчен 50 килограммлы көндәше белән көч сынашырга туры килде. Ул бу очрашуны да үз файдасына тәмамлауга иреште.
10 яшьлекләр арасында - Алмаз Шәйхетдинов, 11 яшьлекләрдә - Камил Вафин, 12 яшьлекләрдә Рәзил Гатауллин җиңү яуладылар. Алар барысы да Базарлы Матактан.
Ә кызлар арасында абсолют чемпион исеменә Валерия Филиппова (Түбән Колчурино) лаек булды. 12 яшьлекләр арасында Базарлы Матактан Екатерина Зинькова җиңү яулады. Командалар арасында әлкилеләр зур өстенлек белән беренчелекне алды.
Әлеге кекусинкай-каратэ турниры район благочинные Андрей Зиньков инициативасы һәм тырышлыгы белән үткәрелде. Бәйгедә район башлыгы Александр Никошин катнашты һәм ярышларның зур оешканлык белән узуын билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев