Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Әлки районының Татар Төгәлбәе авылында күп балалы гаилә яшәгән йорт янды

Ут-күздән сакла, ходаем… Әбиләр, әниләр дога кылган саен шушы теләкне әйтми калмыйлар иде. Янгын - бернине дә аямый торган куркыныч афәт шул. Үткән җомгада Татар Төгәлбәе авылында яшәүче күп балалы Сәхиповлар гаиләсенә шундый каза килде. Алар яшәгән өйдә ут чыгып, берсеннән-берсе бәләкәй дүрт бала үстерүче гаилә йорт-җирсез калды. Янгын көндезге...

Ут-күздән сакла, ходаем… Әбиләр, әниләр дога кылган саен шушы теләкне әйтми калмыйлар иде. Янгын - бернине дә аямый торган куркыныч афәт шул. Үткән җомгада Татар Төгәлбәе авылында яшәүче күп балалы Сәхиповлар гаиләсенә шундый каза килде. Алар яшәгән өйдә ут чыгып, берсеннән-берсе бәләкәй дүрт бала үстерүче гаилә йорт-җирсез калды.

Янгын көндезге сәгать берләр тирәсендә чыга. Гаилә башлыгы Фәнис әбәт ашап хезмәтенә киткән була. Ул Гәрәевларның гаилә фермасында терлекче булып эшли. Икесе дә беренче класста укучы 7 яшьлек Данис белән 6 яшьлек Рамис исә бу вакытта әле мәктәптә укуда. Өйдә хуҗабикә Екатерина ике кечкенә улы - 5 яшьлек Рома һәм 6 айлык Алмаз белән була.

-Мин балалар белән алгы якта идем. Ике арадагы ишек ныгытып ябылган, шуңа башта берни сизмәгәнмендер инде,-дип сөйли ул. - Төтен исе тоеп ишекне ачсам, кухня стенасындагы обойлар яна. Янгын сигнализациясе чыелдаганны да шунда гына абайлап алдым. Су алып, утны сүндермәкче булдым. Әмма ул мин җиңәрлек түгел иде инде. Төтен дә артканнан-арта барды. Кире алгы бүлмәгә йөгереп кердем дә, Алмазны нәрсәгәдер төреп, Романы эләктереп, аягыма да кимичә урамга атылдым.

Утны сүндерергә азапланганда Катя бер кулын да пешергән. Балаларын күтәреп ул күршеләргә йөгереп керә, шуннан янгын сүндерүчеләргә шылтыраталар. Егерме минут чамасы узгач район үзәгеннән янгын сүндерү машиналары килеп җитеп су сиптерә башлыйлар. Ут чигенә, әмма дөрләп кабынган агач өйне саклап калып булмый. Янгын эченнән бернәрсәне - документларны да, кием-салымны да алып чыга алмыйлар.

Газы кергән, суы, уңайлыклары, мунчасы-сарайлары булган бу йортны Фәнис белән Катя 2013 елда ана капиталы акчасына сатып алган булганнар. Күп балалы гаилә яшәгән әлеге өйдә узган ел электрүткәргечләр тулысынча яңартылган, янгын турында хәбәр бирүче җайланма да урнаштырылган.

Район янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, янгын өйдәге көнкүреш электр приборларын куллану кагыйдәләренең бозылуы аркасында килеп чыккан.

Кеше бәласенә битараф калмыйк

Ярый әле янгында зыян күрүчеләр юк. Бәхеткә, балалар исән-сау! Бу вакыйгага битараф булмаган һәркем бүген әнә шуңа шөкер итә.

Билгеле, бәлагә юлыккан гаилә игътибарсыз, кайгыртусыз калмады. Янгын булган көнне үк Төгәлбәйгә район җитәкчеләре, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре килде. Сәхиповлар азык-төлек, кием-салым, көнкүреш кирәк-яраклары белән тәэмин ителде. Хәзер алар балалары белән Фәниснең шушы авылдагы әти-әнисе өендә торалар. Әсхәт абый белән Гөлгенә апа Сәхиповлар балалары-оныкларын берсүзсез үзләрендә генә яшәтерләр иде дә, әмма аларның торак шартлары әйбәтләрдән түгел. Өйләре кечкенә, салкын, газ да кермәгән. Әле бит көннәр дә ничек суык тора. (Катяның да ярдәм итәрдәй туганнары юк. Ул әбисе белән үскән, берара приютта тәрбияләнгән). Дөрес, балалар күченгән көнне үк район җитәкчелеге бирегә күп итеп утын китертте, аны кисеп тә бирделәр. Киемнәр, ашамлыклар, урын-җир әйберләре китерүче кешеләр дә шактый.

Аңлашыла ки, Сәхиповларга ашыгыч рәвештә өй кирәк. Төгәлбәйдә әйбәт хәлдәге буш йортлар бар. Район җитәкчелеге шуларның берәрсен күп балалы гаиләгә алып бирү турында кайгырта.

Янгын фаҗигасенә дучар булган дүрт балалы гаиләне йортлы итүдә район халкының да ярдәме кирәк булачак. Оешма-учреждениеләр, предприятиеләр, авыл җирлекләре, гомумән, бәлагә тарыганнарга битараф булмаган һәр кеше булдыра алганча бу эшкә үз өлешен кертсен иде. Тамчылардан күл җыела, диләр бит. Бөтен район белән алынсак, балалар рәхәтләнеп җылыда яшәрлек җыйнак кына өй сатып алу авырга килмәс. Янгын казасы күргәннәргә бөтен мир белән ярдәм кулы сузу гадәте элек-электән килгән. Бу юлы да беребез дә битараф калмасак иде.

Хезмәт коллективларының, шулай ук аерым кешеләрнең ярдәм акчаларын район социаль яклау бүлегенә китерелүе сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев