Әлки районының Түбән Әлки авылында хоккей уйнап, чаңгы шуып бәйрәм иттеләр
Түбән Әлкидә кышын да бөтен авыл халкын, аларны гына түгел, кайткан кунакларны, тирә-күрше авыллардан килүчеләрне җыеп саф һавада спорт һәм ял бәйрәме оештырдылар. Күз тимәсен, быел Түбән Әлки халкы бик активлашып китте әле. Без аларның кыш буе авыл уртасындагы шугалакта көндезен дә, кичен дә тимераякта шууларын, урамга урнаштырылган Чыршы янында...
Түбән Әлкидә кышын да бөтен авыл халкын, аларны гына түгел, кайткан кунакларны, тирә-күрше авыллардан килүчеләрне җыеп саф һавада спорт һәм ял бәйрәме оештырдылар.
Күз тимәсен, быел Түбән Әлки халкы бик активлашып китте әле. Без аларның кыш буе авыл уртасындагы шугалакта көндезен дә, кичен дә тимераякта шууларын, урамга урнаштырылган Чыршы янында бөтен авыл белән җыелышып Яңа ел каршылауларын ишетеп тора идек. Инде менә Ватанны саклаучылар бәйрәме алдыннан, яллар да озынайган, читтән кунаклар да кайткан бер көндә тагын бер актив ял оештырдылар.
Ә бит сер түгел, күмәкләшеп ял итү, аралашулар сирәгәйде авыл җирендә. Халык шундый күмәк чараларны тансыклый башлады бугай. Авыл көне, сыйныфташлар очрашуы, урам бәйрәме кебек бергә җыелышып ял итүләр әнә шул ихтыяҗдан килеп чыккандыр да.
Башта бер төркем түбәнәлкилеләр яңа ясалган хоккей мәйданчыгында ярыш оештырырга ниятлиләр. Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин, бу фикерне хуплап, хоккей ярышына чаңгы бәйгесен дә өстәргә ниятли. Булачак спорт бәйрәменә мәдәният йортын, мәктәпне җәлеп итәләр. Бертуган эшмәкәрләр Шәйхетдиновлар, "Ремтехсервис"предприятиесе, "Яшь көч" ҖЧҖ дә алынгач, бәйге тагын да киңрәк колачлыга әверелә.
Бәйрәмне чаңгычылар башлап җибәрде. Башта кечерәк мәктәп укучылары, аннан өлкән сыйныфларда укучылар стартка кузгалды. Алардан соң авыл халкы чаңгы эзенә басты. Аларның дистанцияне узуы булды, "Күңелле стартлар" уены башланды. Анда катнашучыларның төрле урыннарда яшерелгән биремнәрне йөгереп эзләп, сорауларга җавап бирүе, кушылганнарны үтәве чын-чынлап күңелле тамашага әверелде. Бу уенда күбрәк хатын-кызлар катнашты. Халык дәррәү аларга ярдәмгә ашыкты. Иң тапкырларга бүләкләр бирелде.
Инде бар халык хоккей мәйданчыгы тирәсенә җыелды. Бозга Түбән Әлкинең ике командасы - утыз яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар чыкты. Баш хөкемдар Фәнис Сәгыйров (Базарлы Матак) бик таләпчән булды. Уенда физик әзерлеге һәм уен осталыгы өстенрәк булган команда алдырды. Исәп 9:7 - өлкәннәр файдасына. Хәер, файдасын хоккейчыларга көч биреп торган халык та тойды. Уенда күңелле мизгелләр байтак булды, диюем.
Хоккей кызганда мәйдан тирәсендә кайнар чәй, коймак өлгерде, шашлык пешеп торды. Пар бөркеп торган тәмле пылаудан да авыз итәргә мөмкин иде. Болар - спонсорлар сые, барысы да бушка.
Дәртле музыка да тынып тормады. Күмәкләшеп биюгә, җырга кыстатмады халык. Уен-ярышларның җиңүчеләре дә билгеләнде. Түбән Әлки авыл җирлеге советы исеменнән аларга Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмгә чакырылган район җитәкчеләре дә халыкны котлады.
Менә шундый матур бәйрәм булды Түбән Әлкидә. Бергә алынганда теләсә нинди эш тә, ял да менә дигән килеп чыгасын күрсәтте авыл халкы. Кышкы саф һавада, күңелле уеннарда алган энергия, күңел күтәренкелеге үзе ни тора!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев