Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының уку алдынгылары район башлыгы Чыршысында күңел ачты

Балалар иҗаты йортында уку алдынгылары, фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда җиңү яулаган укучылар өчен районы башлыгы Чыршысы үткәрелде. Бу бәйрәмдә катнашучылар Габдулла Тукайның мәгълүм шигырендәге тырыш баланы хәтерләтте миңа. Уку отличникларына хас җитди йөз, үз-үзләренә ышанычлылык, хәтта ки дәрәҗә дә саклый белү - район башлыгы Чыршысы геройлары әнә шундыйлар. Күңел биреп...

Балалар иҗаты йортында уку алдынгылары, фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда җиңү яулаган укучылар өчен районы башлыгы Чыршысы үткәрелде.

Бу бәйрәмдә катнашучылар Габдулла Тукайның мәгълүм шигырендәге тырыш баланы хәтерләтте миңа. Уку отличникларына хас җитди йөз, үз-үзләренә ышанычлылык, хәтта ки дәрәҗә дә саклый белү - район башлыгы Чыршысы геройлары әнә шундыйлар. Күңел биреп белем үрләрен яулау ансат түгел, ә олимпиадага, ярышларга әзерләнү, аларда катнашып, мәктәбең данын, республика бәйгеләрендә район данын яклау бу балалардан өстәмә көч сорый. Һәм алар тырышалар: иптәшләренә караганда күбрәк укыйлар, күбрәк шөгыльләнәләр, түгәрәкләргә, секцияләргә йөриләр.

Укучыларыбызның тырышлыгын район башлыгы Александр Никошин да билгеләп үтте. Малайларны-кызларны мактап, күңелләрен үсендерде, яңа уңышлар теләде.

-Сез - безнең өметебез. Әйбәт укыгыз, сәламәт булып үсеп җитегез, күңелегезгә якын һөнәр үзләштереп, туган ягыбызны үстерүгә үз өлешегезне кертергә әзерләнегез,-диде ул.

Укучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе уранбасары Мария Платонова да котлап, яңа елда әйбәт билгеләр, яңа җиңүләр теләде.

Ә аннары балалар аллы-гөлле утлар белән бизәлгән чыршы тирәсендә күңел ачтылар. Кыш бабай белән Кар кызы, киләсе ел символы Маймыл, төрле мультфильм геройлары алар белән уеннар оештырдылар. Укучылар үзләре дә тамашачы гына булмадылар - сәхнәдә яшь җыр осталары берсен-берсе алыштырып кына торды.

Мәктәпләр арасында "Шаян Маймылкай" конкурсы үткәрелгән булган, аңа нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне бүләкләделәр. Ә соңыннан балаларга Кыш бабай күчтәнәче - тәм-том тулы тылсымлы "Сандык"лар тараттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев