Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мохтаҗлык дәрәҗәсен исәпкә алачаклар

Халыкның кайбер категорияләренә социаль ярдәм күрсәткәндә Россия субъектлары, шул исәптән безнең республика мохтаҗлык критерие кулланырга хокуклы. Агымдагы елның 18 ноябрендә Татарстан Дәүләт Советы шушы критерийны кулланып хезмәт ветераннарына социаль ярдәм күрсәтүгә кагылышлы закон кабул итте. Аның буенча 2016 елның 1 гыйнварыннан соң ташламаларга хокуклары барлыкка килгән хезмәт ветераннарына бу ташламалар...

Халыкның кайбер категорияләренә социаль ярдәм күрсәткәндә Россия субъектлары, шул исәптән безнең республика мохтаҗлык критерие кулланырга хокуклы.
Агымдагы елның 18 ноябрендә Татарстан Дәүләт Советы шушы критерийны кулланып хезмәт ветераннарына социаль ярдәм күрсәтүгә кагылышлы закон кабул итте. Аның буенча 2016 елның 1 гыйнварыннан соң ташламаларга хокуклары барлыкка килгән хезмәт ветераннарына бу ташламалар айлык керемнәре 20 мең сумнан артмаса гына биреләчәк. Бу шартлар социаль ярдәм чараларын моңарчы алып килгән хезмәт ветераннарына кагылмый.
Шуның өстенә 2016 елның 1 гыйнварыннан хезмәт ветераннарына һәм Татарстанның дәүләт бүлекләренә ия булучыларга абонентка даими файдалану өчен бирелгән фиксацияләнгән телефон элемтәсе абонент линиясе өчен түләүгә субсидия бирелә. Элек телефон өчен абонент түләве субсидияләнә иде. Хәзер районда яшәүче 994 хезмәт ветеранының 515 ендә телефон бар.
Аңлатма. Хезмәт ветераннарына телефон өчен 50 процентлы субсидия бирүне күз алдында тоткан "Ветераннар турында" федераль закон 1995 елда кабул ителгән иде. Ул чорда телефон өчен түләүнең бердәм системасы гамәлдә иде. Хәзер исә тарифларның вакытны исәпкә алучы, абонент, катнаш төрләре бар. Аларның барысы өчен дә элемтә линиясе биргән өчен түләнә торган өлеше генә уртак. Менә шул сумма субсидияләнәчәк тә инде.
Үзгәрешләрнең пенсионерларга кагылганнары да бар. Алар буенча пенсионерларга юлда йөрү өчен ай саен акча биреләчәк. Аның күләме 2016 елда пенсионерның айлык кеременнән чыгып исәпләнәчәк:
-айлык керем 20 мең сумнан ким булганда 427 сум;
-айлык керем 20 мең сумнан артканда - 280 сум.
Хәзерге вакытта районда "юл акчаларын" 2520 кеше ала.
2016 елның 1 гыйнварыннан айлык социаль билет 427 сум, балалар өчен айлык социаль билет 258 сум торачак. Бу бәя социаль ярдәмгә хокукы булмаган кешеләр өчен билгеләнгән бәядән күпкә түбәнрәк. Әле бит айлык социаль билет сатып алу хокукы барлык пенсионерларга бирелә, аларның керемнәре бу очракта исәпкә алынмый.
Закончалыкка кертелгән үзгәрешләр бик күпләргә кагылганга күрә, бу турыда аларның һәрберсенә җиткерергә дигән карар кабул ителде. Ноябрь өчен киләчәк счет-фактураларда тиешле мәгълүмат та булачак.
Сорау: "Юл акчалары" пенсионерга 6 айга билгеләнә. Димәк, 6 ай саен пенсионер социаль яклау бүлегенә килергә, чират торып, үзенең бу түләүләргә хокукы барлыгын расларга тиеш буламы?
Җавап: Юк, социаль яклау органнарында пенсионерның керемнәре хакында җитәрлек мәгълүмат тупланган. Ведомствоара электрон хезмәттәшлек тәртибендә бу Россия Пенсия фондыннан кешеләрнең пенсия күләме хакында гына түгел, иминият кертемнәре исәпләнә торган хезмәт хаклары һәм башка төр керемнәре турындагы мәгълүматларны да соратып ала алабыз. Шуларга таянып, социаль яклау органнары пенсионерның катнашыннан башка гына юл йөргән өчен түләүләрне яңа вакытка билгеләячәк.
Сорау: Әгәр пенсионерның кертемнәре үзгәрсә, ә социаль яклау органнарындагы мәгълүмат бик үк дөрес булмаса, ул документларны үзе тапшыра аламы?
Җавап: Әйе. Пенсионер керемнәре турындагы мәгълүматлар белән килешмәсә я аның керемнәре үзгәрсә, алар турындагы документларны үзе китерә ала.
Сорау: Бу үзгәрешләр социаль яклау бүлегенә килүчеләр санын арттырып, анда зур чиратлар хасил итмәсме?
Җавап: Чиратта озаклап тормас өчен 2-08-94 телефоны белән шылтыратып, алдан язылып куярга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон 2-08-88; 2-08-95. Шулай ук Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы "шәхси кабинет" аша да язылырга була.
Сорау: Хәзер яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә өй телефоныннан баш тартып, кәрәзле телефоннан файдаланалар. Аларга субсидия каралганмы?
Җавап: Юк, каралмаган. Чөнки 2016 елның 1 гыйнварыннан хезмәт ветераннарына субсидия стационар телефон өчен билгеләнә. Ә кәрәзле телефон чыгымнарын каплауга субсидия бирелми.
Сорау: "Хезмәт ветераны" исеме бирү өчен нигезләмәләрне киңәйтү буенча законга үзгәрешләр кертү планлаштырылмыймы?
Җавап: Хәзерге вакытта "Ветераннар турында"гы Федераль закон буенча "хезмәт ветераны" исеме бирү өчен тиешле стаждан тыш Россия Федерациясе (СССР, РСФСР) дәүләт бүләкләренә яисә хезмәт казанышлары өчен ведомство бүләкләренә ия булу шарт. Ә менә "ведомство бүләкләре" дигән төшенчә Федераль закончалык тарафыннан аңлатылмый, Россия Федерациясе субъектлары аларны үзләре бирергә хокуклы.
"Хезмәт ветераны" исеме алуга хокук бирүче ведомство бүләкләрнең бердәм критериен булдыру өчен Россия Хезмәт министрлыгы закон проекты әзерләде. Аның нигезендә ведомство бүләкләрен гамәлгә кую, аларны исәпкә алу, бүләкләү тиртибе, бер елда бүләкләнүчеләр санын чикләү Россия Хөкүмәтенең норматив хокук акты белән билгеләнәчәк. Шулай итеп, хезмәт өчен ведомство бүләкләре бирүнең бердәм тәртибе кертеләчәк.
Сорау: Хезмәт ветеранының социаль ярдәмгә хокукын ачыклаганда аның үзенең генә кереме исәпләнәме, әллә гаилә әгъзаларыныкы да саналамы?
Җавап: Хезмәт ветеранының шәхси кереме генә исәпкә алына. Гаилә әгъзаларының керемнәре турында документлар китерергә кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев