Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үргәгар –җирлек башлыгы яңарак кына алышынган тагын бер авыл

Үзенең туган авылында бу җаваплы вазыйфаны лаеклы ялга чыкканчы Марат Гибадуллин башкарган иде. Узган елның сентябрендә депутатлар җирлек башлыгы итеп Әнвәр Рәхимҗановны сайлап куйдылар. Үргәгардә авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышы узар алдыннан редакциягә бер пенсионер агай кереп: -Безнең авыл урамнарын барып карагыз әле. Район үзәгендәге кебек - һәр урам юлы...

Үзенең туган авылында бу җаваплы вазыйфаны лаеклы ялга чыкканчы Марат Гибадуллин башкарган иде. Узган елның сентябрендә депутатлар җирлек башлыгы итеп Әнвәр Рәхимҗановны сайлап куйдылар.

Үргәгардә авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышы узар алдыннан редакциягә бер пенсионер агай кереп:

-Безнең авыл урамнарын барып карагыз әле. Район үзәгендәге кебек - һәр урам юлы киң итеп ачылган. Кыш буе рәхәтләндек чиста юллардан йөреп,-дигән иде.

Үргәгардә бары 103 йорт булса да, алар шактый таралып урнашкан. Авылның бер башыннан икенчесенә чаклы хәйран ара үтәсе. Ә юллары, чынлап та, кардан бик шәп чистартылган. Күренеп тора, Әнвәр Әдһәм улы җитәкчелеккә эшләргә, халыкның ышанычын акларга дип килгән.

Утырышта халык алдында узган елгы эшчәнлеккә хисап чыгышында да Әнвәр күбрәк авыл җирлеге алдында торган проблемаларга, башкарасы эшләргә тукталды.

-Ике катлы матур, иркен мәктәбе булган авылыбызда былтыр бары өч бала туды, никахлар исә бөтенләй теркәлмәде,-ди ул.

Әйе, нәкъ менә балалар саны азайганга биредәге мәктәп башлангыч кына булып калды да инде. Бүген шул башлангыч сыйныфларда 12 укучы белем ала. Мәктәпкәчә яшьтәге 24 балалары бар әле. Шуның 14 е балалар бакчасында тәрбияләнә. Быел 5 бала беренче сыйныфка керергә җыена.

Үргәгардә эшсезләр бик аз. "Кызыл Шәрык"тә 37 кеше хезмәт куя. 45 кеше бюджет оешмаларында эшли. Район үзәге якын булгач, йөреп эшләүчеләр дә күп.

Халыкта 153 баш мөгезле эре терлек бар. Шуның 71 е савым сыерлары. Кешеләр сөт тапшырып акча эшләргә тырышалар. Озак еллар инде авылда сөтне Әсфән Сибагатуллин җыя. Әсхәдә Сәлахова, Рамилә Сибагатуллина, Рафаэль Гатауллин гаиләләре, йортларында өчәр баш сыер асрап, ел дәвамында 6-7 шәр мең литр сөт сатканнар.

2016 елда авыл җирлеге башкарма комитеты су башнясын төп магистральгә тоташтырып бетерергә җыена. Авылдагы буаны үзара салым акчасына ремонтлатырга исәпләп торалар. Бу эштә Әлки ПМКсы хезмәт күрсәтергә ризалыгын биргән. Бер уңайдан ике күперне торбалар салып ясарга да ниятләре бар. Авыл эчендә күз көеге булып торган иске, буш өйләрне дә сүтәргә җыеналар. Урамдагы лампаларны экономиялегә алыштыра башлаганнар. Бу эшне дәвам итмәкчеләр.

Үргәгардә халыкны бүген нәрсә борчый?

-Мәктәптә төзүчеләр яши. Алар балалар өчен куркыныч тудырмыймы?-дип борчуын белдерде бер ана.

Әлеге сорауга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов җавап бирде:

-Сезнең мәктәп бинасының буш өлешендә район үзәгендә бассейн төзүчеләр яши. Алар полиция хезмәткәрләре тарафыннан контрольгә алынды. Район җитәкчелеге дә халык иминлегенә чит кешеләр куркыныч тудырмасын өчен әлеге мәсьәләне игътибар үзәгендә тота,-диде.

-Авылдагы фермадан терлекләрне нигә алып киттеләр? Кешеләр эшсез калды,-дигәнгә "Көнчыгыш Әлки" филиалының терлекчелек комплекслары буенча идарәчесе (управляющий) урынбасары Рәхимҗан Бәдретдинов болай аңлатты:

-Үргәгагәрдә терлек корпуслары савым фермасы итеп ремонтлана. Биредә 200 баш сыер асралачак, бозаулар төркеме дә була. Безгә биш савымчы, биш терлекче, ике механизатор, ике тирес чыгаручы, бозау караучылар кирәк булачак. Эшкә килергә теләге булганнарны язылып куярга чакырабыз. Март ахырында ферма эшли башларга тиеш.

Пенсионер Гаваз Закиров авылдагы тормышны мактап сөйләде.

-Җирлек башлыгы Әнвәр Рәхимҗановка тынгысыз эшендә уңышлар юлдаш булсын. Бик булган егет ул безнең. Бу хезмәткә дә җиң сызганып кереште. Секретарь Энҗе Фәттахова да бик ярдәмчел, ачык йөзле. Гомумән, авыл халкы әйбәт, йомшак күңелле. Ил-көн имин булып, бердәмлектә яшәргә язсын,-дигән теләген җиткерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев