Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сакларлык булып үссеннәр

Район башкарма комитетының чираттагы утырышында яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүнең торышы турында сөйләштеләр. Беренче карашка туган якны ярату, балачагың үткән җиргә, дөньяга карашың формалашкан тирәлеккә, күрше-дусларга җылы хисләр кеше күңеленә табигый рәвештә салына, аларны махсус тәрбияләп торасы да түгел кебек. Шулаен шулай, әмма бу очракта сүз хәрби-патриотик тәрбия турында барды. Районда...

Район башкарма комитетының чираттагы утырышында яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүнең торышы турында сөйләштеләр.

Беренче карашка туган якны ярату, балачагың үткән җиргә, дөньяга карашың формалашкан тирәлеккә, күрше-дусларга җылы хисләр кеше күңеленә табигый рәвештә салына, аларны махсус тәрбияләп торасы да түгел кебек. Шулаен шулай, әмма бу очракта сүз хәрби-патриотик тәрбия турында барды.

Районда бу юнәлештә шактый күләмле һәм эзлекле эш башкарыла икән. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Вәлиев әйтүенчә, яшьләребездән туган якны чын-чынлап яратучы гына түгел, кирәге чыкса, якларга да әзер гражданнар үстерү юнәлешендә мәктәпләр генә түгел, хәрби комиссариат, ДОСААФның район оешмасы да бергәләп эш алып бара икән.

-Яшьләрне армия хезмәтенә әзерләүгә, төрле истәлекле даталарга багышлап чаралар үткәрүгә, спортның хәрби төрләрен пропагандалауга аеруча әһәмият бирәбез. Әйтик, ел саен район җыелма командасы "Патриот" республика үзәге оештыра торган спартакиадада катнаша һәм призлы урыннар яулый. Язгы-көзге чакырылыш барышында "Призывник көне" үткәрү дә матур традициягә әйләнде. Анда армиягә җыенучылар гына түгел, мәктәпләрнең өлкән сыйныфлар укучылары, авыл яшьләре дә катнаша. Май аенда "Аҗаган" уены, ә августта "Яшь армиячеләр алга" ярышлары үткәрелә. Анда җиңүчеләр республика күләмендә үткәрелә торган ярышларда булып, ун дисциплина буенча призлы урыннар алып кайттылар. 26-28 сентябрьдә Хурада авылы янында кыр шартларында өйрәнүләр уздырдык,-дип сөйләде Айрат Вәлиев.

Билгеле инде, үткән 2015 ел Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итү белән истә калды. Мәктәпләр, җирле үзидарә органнары, җәмәгатьчелек тарафыннан башкарылган зур күләмле эш үсеп килүче буын - балаларыбыз, яшьләребез күңеленә сеңгәндер, аларда патриотик хисләр тәрбияләүгә булышкандыр дип өметләник.

-Без сугышчан хәрәкәтләр ветераннары оешмасы белән хезмәттәшлек итәбез. Апрельдә алар ярдәме белән якташыбыз Ирек Сөләйманов истәлегенә волейбол буенча 6 район командалары арасында турнир үткәрдек. Декабрьдә мини-футбол турниры оештырып, Чечен республикасында сугышкан егетебез Рамил Шәйхетдиновны искә алдык. Мондый ярышлар яшьләрне тарта, шуңа күрә аларны быелгы эш планына да керттек,-диде Айрат Вәлиев.

Яшь кеше өчен тормышында үрнәк алырлык, ышанып иярерлек өлкән иптәше, остазы булу бик тә мөһим. Үзләре дә районыбыз патриотлары булган, туган җирен ташлап китмичә, шунда хезмәтен куйган, иң мөһиме - балалар, үсмерләр белән мавыгып эшләүче педагогларыбыз, бәхеткә, аз түгел. Базарлы Матак урта мәктәбенең "ОРКЕСТР" клубы җитәкчесе Сергей Платонов, Юхмачы мәктәбеннән "Йолдыз" клубы җитәкчесе Андрей Романовлар эшчәнлегенә таң калырлык. Алар укучылар белән туган як тарихын өйрәнәләр, якташларыбыз батырлыгын мәңгеләштерү юнәлешендә зур эш алып баралар. Укучыларны бер максатка туплап торучы мондый клублар алга таба барлык мәктәпләрдә дә оешачак икән.

Башкарма комитет утырышында район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев та чыгыш ясады. Аны, гомерен армия хезмәтенә багышлаган офицер, үсмерләрнең еш кына сәламәтлеге, физик әзерлеге начар, белем дәрәҗәләре дә "сай" булу бик нык борчый икән. Шуңа да хәрби-патриотик тәрбия төшенчәсен тагын да киңәйтеп, бу юнәлештә эшне камилләштерәсе иде, дигән фикерен җиткерде.

Рафаэль Гатауллин, Иске Алпар авылы:

-Патриотик тәрбия - катлаулы һәм күпьяклы төшенчә ул. Ил өчен гомерен бирергә әзер патриотлар үсерү ансат эш түгел, бигрәк тә бүгенге вәзгыятьтә. Минем уйлавымча, моны ил югарылыгында хәл итсәң генә. Беренче шарт - илдә социаль гаделлек, законнарның һәркем өчен тигез булуы. Коррупция чәчәчк аткан, еүпчелек дөрес мәгълүматтан иәхрүм булган җәмгыятьтә патриот тәрбияләү мөмкин микән? Икенчедән,, үз тарихыбызны балаларыбызга өйрәтергә, аңнарына сеңдерергә тиешбез. Кечкенә сыйныфларда герой-пеионерлар батырлыгы турында өйрәнсеннәр, өлкән сыйныфлар программасында 1812 нче һәм 1911-45 нче елгы Ватан сугышлары, бөек полководецлар, командирлар, гади солдатларның тиңдәшсез батырлыклары хакында укысыннар. Туган як тарихын өйрәнмиләр хәзер, аңа да дәресләр бирергә кирәк. Өченчедән, акчага, малга табыннарга ярамаганны аңлатасы иде. Мал корбаны чын патриот була алмый, минемчә. Һәм, билгеле, гаилә тәрбиясе бик тә мөһим. Бүгенге яшьләр - үз балаларыбыз, алар өчен һәр ата, һәр ана җаваплы. Ике улыбыз хәрби училищеда укыды, олысы хәзер инде рота командиры, дивизиясендә иң яхшылыклардан санала аның ротасы. Кечесе Эчке эшләр министрлыгы структурасында хезмәт итә. Улларыбызның шундый юл сайлавында безнең дә өлешебез бардыр, дип уйлыйм.

Затия Гатина, Яңа Чаллы авылы:

-Ирем Шәһит белән өч малай үстердек. Кечкенәдән хезмәткә өйрәнделәр, гел әтиләре янында чуалдылар. Авылда мәктәп бетерделәр. Олысы Әнвәрне унсигезе тулуга алдылар армиягә, Германиядә хезмәт итте. Азат белән Айрат Казанда үттеләр солдат хезмәтен. Инде оныгыбыз Илнур да армиядә булып кайтты. Ир-атның бурычы бит ул - илне саклау. Шуңа күрә малайларны кечкенәдән эшкә өйрәтеп, чыныктырып, акыллы, сүз тыңлый белә торган итеп үстерергә кирәк. Шул чакта безнең күңелләр дә тыныч булыр, үзләре дә авырлыклардан куркып тормыйча, теләсә нинди сынауны үтәрлек булырлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев