Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сата-сата остарабыз

Әлкилеләр һәр елның көзендә башкалабыз Казанда үткәрелүче ярминкәләрдә катнашып, районда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату итә. Бу көздә районыбыз вәкилләре инде икенче тапкыр кала халкына үз нигъмәтләрен тәкъдим итте.

29 сентябрь, шимбә көнне иртәнге өчтә бездән товарлар төяп 32 автомашина бер колонна булып башкалага юл тотты. Ә сәгать биштә инде Казанның Идел буе районы базарында сәүдә мәйданчыкларын көйли башладылар. Озак та үтмәде, беренче сатып алучылар да күренде. Сатып алучыларның ярминкәгә шулай иртә таңнан килә башлавы аңлашыла - сыйфатлы, арзанлы азык-төлек белән запасланып калырга ашыгалар.
Ә безнең Әлки җирендә үскән, җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе өчен башкала халкы алдында кызарырлык түгел. Республикада экологик яктан иң чиста саналган басуларыбызда, бакчаларда үскән бөртек, яшелчә белән горурланып сәүдә итә алабыз. Шулай ук бездәге бал-майлар, ит-сөт, тавык-йомыркалар саф чиста һәм бик тәмле продукция. Шуңа да әлкилеләр үткәргән ярминкәгә бер килгән кала халкы ел да безнең товарларны алырга тырыша.
Кулындагы ике сумкасы да төрле азык-төлек белән тулы агай әнә нәрсә ди:
-Мин Мирный бистәсендә яшим. Миңа бу көннәрдә Казанда гөрләп үтүче ярминкәләрнең кайсына барсам да була. Әмма мин ел да әлкилеләр янына ашыгам. Бердән, сездә чиста, ышанычлы ашамлыклар сатылса, үзем Спас районыннан чыккан кеше булганга, үз якларыбыз ризыгы кадерле, якын.
Ярминкә булгач, аның җыры, музыкасы да яңгырап торды. Район мәдәният йорты үзешчән сәнгать осталары, бар халыкны әлкилеләрнең сәүдә рәтләренә чакыргандай, берсеннән-берсе матур җырлар башкарды.
Ә сатып алучыларга кытлык булмады. Башкала базарына 2 миллион сумнан артыклык азык-төлек, бөртек алып барылган булса, шуның 1 миллион 780 мең сумлыгын казанлылар сатып алды. Ә бәяләр безнекеләрдә шактый арзан. Әйтик, итнең килосы 220 сум, сөт - 18, бәрәңге - 8, суган, кишер, чөгендер ише яшелчәләр 8-10 сум. Бу товарларны халык чират торып алып бетерде. Никадәр кабакны кулдан тартып диярлек сатып алып бетерделәр. Ә менә балга, дуңгыз итенә сорау аз булды. Бәрәңге беренче ярминкәдә ике «Газель» әрҗәсе сатылып беткәч, бу юлы өч йөк автомобиле белән алып барган идек. Әмма азрак сатылды.
Юрий Тяминовтан сораштырам:
-Бәрәңгегез шулкадәр эре, чиста, коры. Халыкка кай ягы белән ошап җитми икән?
-Казанлыларны аңламассың, эре бәрәңгене күргәч: «Бу әллә терлекләргә ашата торганмы?»-дип сорыйлар. Терлекләргә ашата торган бәрәңге бөтенләй булмый, ашханә, салат бәрәңгеләре болар, дип аңлаттык. Әмма өч машинада да бәрәңгенең шактые кире кайтты. Киләсе юлы ваграк сортлысын төяп барырбыз дип уйладык инде,-ди Юрий …
Безнең авыл җирлекләре ярминкәне оештырырга, сату итәргә остарып беттеләр. Әйтик, Борискино, Чуаш Борнае, Иске Матак, Иске Чаллы, Ташбилге, Карга авыл җирлекләре халык соравы зур булган товарларны киң ассортиментта һәм мулдан алып баралар. Алар һәр ярминкәгә шулай ныклап әзерләнеп, киң колач белән сәүдә итәләр. Апак авыл җирлеге сөт продуктларының ниндие белән генә сату итми. «Хузангай» кооперативы он, ярмалар, сыек май, төрледән-төрле колбасалар, камыр ризыклары белән яхшы сәүдә итә. Аларның ярмалары, оннары җаның теләгән зурлыктагы капларга матур итеп тутырылган була. «Түбән Кәчи» ҖЧҖ ярминкәләрдә һәрчак катнаша, ашлыкның төрлесен сата.
Шулай ук гаилә фермалары да башкала ярминкәләрендә даими катнашып киләләр. Әйтик, «Агапова», «Мусин», «Гәрәев» гаилә фермалары районыбызның сәүдә рәтләрен төрле товарлары белән тулыландыралар. Ә бит гаилә фермалары районда шактый. Башкалары исә, дәүләт субсидияләре алып эшләрен нәтиҗәле башкарсалар да, ярминкәләргә йөрүдән баш тарталар.
«Кызыл Шәрык-Агро» - районда авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүче иң зур предприятие. Әмма алар ярминкәләрдә өч төр - ит, сөт, бөртектән кала башка бернинди товар белән сәүдә итмиләр. Алары да бик аз күләмдә була.
Ә гомумән алганда, Казан халкы, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйть Нуретдинов әлкилеләр оештырган ярминкәгә, сәүдә бәйрәменә югары бәя бирделәр.
-Башкалада ярминкәләрне әле безгә кара көзгәчә үткәрәсе. Һәм аларны тагын да җанлырак, мулрак, халык күңеленә ятышлырак итеп оештыру өчен мөмкинлекләребез бар әле,-ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов.
Идрис Габдрахманович ярминкәләрне оештыруны, анда сату итүне камилләштерү буенча кайбер киңәш-тәкъдимнәрен дә әйтте:
-Сатучыларыбызның күбесе ярминкәдә махсус киемнән эшли, әмма барысы да түгел. Моны кагыйдә итеп аласы иде. Һәм ул киемнәр ялт итеп торырга тиеш инде. Аннан, товарлар тезә торган өстәлләр кечкенә. Күп азык-төлек асфальт өстендә яисә автомобиль эчендә, әрҗәсендә. Ә бит өстәлләрне озын итеп бергә тезеп куйсаң күркәмрәк булыр иде. Тора-бара авыл җирлекләре, фермерлар, үз товарларын сатучы шәхси хуҗалыклар сәүдә палаткалары да алып җибәрсәләр, ярминкәләр ничек ямьләнер, сату өчен күпкә уңайлырак булыр иде. Үткән шимбә көнендәге кебек җил-яңгыр астында тормыйсың, товарларың да юешләнми бит палаткаң булса. Биюче бии-бии остарган кебек, безгә дә ярминкәләр, бәйрәмнәр үткәрү дә камилләшә барырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ярмарка