Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Суыклар сыный

Карсыз декабрь өчен бурычын түләгәндәй, үткән атнада табигать буранга, явым-төшемгә кинәндерде. Ә бу атнада кыш безне суыклары белән сынады. Районыбыз салкыннарны ничек кичерә соң? Өшүдән сакланыгыз Иң мөһиме, салкыннардан кешеләр зыян күрмәгән. Районның баш табибы урынбасары Игорь ЛЕОНТЬЕВ әйтүенчә, өшүләр белән хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр булмаган. -Һава инде җылына төшсә дә,...

Карсыз декабрь өчен бурычын түләгәндәй, үткән атнада табигать буранга, явым-төшемгә кинәндерде. Ә бу атнада кыш безне суыклары белән сынады.

Районыбыз салкыннарны ничек кичерә соң?

Өшүдән сакланыгыз

Иң мөһиме, салкыннардан кешеләр зыян күрмәгән. Районның баш табибы урынбасары Игорь ЛЕОНТЬЕВ әйтүенчә, өшүләр белән хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр булмаган.

-Һава инде җылына төшсә дә, алга таба суыкларның бит тагын кабатлануы мөмкин. Шуңа салкыннардан саклану кагыйдәләрен һәркем белеп торсын иде,-ди Игорь Леонтьев. -Һава температурасы нык төшкәндә урамга туклыклы ашап, җылы киенеп чыгыгыз. Иң әйбәте - кат-кат киенү, киҗе-мамык һәм йон киемнәргә өстенлек бирү. Истә тотыгыз: салкында спиртлы эчемлекләр кулланмавың хәерле. Суыкларда һәм буранда ерак юлга чыгудан да тыелып торырга кирәк. Ә инде сәфәргә чыгуны кичектереп булмый икән, машинагызның төзеклегенә инаныгыз, үзегез белән һичшиксез термоста кайнар чәй, җылы киемнәр алыгыз. Суыкта битегез, колак я борыныгыз агарып киткән икән, аны кар белән ышкымагыз, кайнар әйбер дә куймагыз. Йомшак шарф я бияләй белән акрынлап җылыту дөрес. Югары кан басымлы, йөрәк авырулы кешеләргә суыкта аеруча сак булырга кирәк. Андыйлар урамга чыкканда даруларын онытмасын.

Җәнлек-кошлар да ярдәмгә мохтаҗ

-Көчле салкыннар - кыргый җәнлекләр һәм кошлар өчен бик җитди проблема,-ди җәнлекләр дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге начальнигы Андрей ЕРУСЛАНОВ. -Карның күп булуы да кыенлык тудыра. Гел азык эзләү өчен хәрәкәтләнергә кирәк, ә кар катламының биек булуы моңа комачаулый. Җимлекләр ясап кошларга ашарга куйсак, бу аларга суыкларны исән-имин үткәрергә бик ярдәм итәр иде. Райондашларыбызны мин бу игелекле гамәлне искә төшерергә һәм дәвам итәргә чакырам. Җәнлекләр һәм кошлар (куяннар, төлкеләр, тиеннәр, көртлекләр) хәзер тән җылысын саклау өчен аз хәрәкәтләнәләр, аяк астында булган ризык белән канәгатьләнәләр. Шуңа аларны борчымау бик мөһим. Кыр машиналары булганнар юллардан читтә, урман эчләрендә йөрмәсеннәр, өннәрендә яшеренгән җәнлекләрне өркетмәсеннәр иде.

Суыкка электр чыбыклары да чыдамый

26 гыйнвар төнендә Базарлы Матак белән Карга арасында югары вольтлы электр линияләре өзелә. Нәтиҗәдә бер фазада электр тогы югалып, Карга һәм Демидовка авылларының бер өлеше, Карга сөтчелек комплексы утсыз кала. Төннәрен бит район территориясендә һава температурасы минус 33 градускача төшә, ә түбәнлекләрдә хәтта 37 градуска җитә.

- Авария аркасында кулланучыларыбыз ике сәгать чамасы гына утсыз тордылар,-ди район электр челтәрләре начальнигы Тәлгать САФИН. - Авыллар да, комплекс та вакытлыча бүтән линиягә тоташтырылып, электр энергиясе белән тәэмин ителде. Кизү бригадаларыбыз кичекмәстән авария урынына чыкты. Кырның ул участогында кар күп булганлыктан машиналар керә алмагач, дүрт хезмәткәребез чаңгыда китеп линия өзелгән урынны таптылар. Зәмһәрир салкында кешеләрнең өшү куркынычы булганлыктан, аларны кире кайтардык. Икенче көнне техника белән авария урынына җитү җаен табып, өзелгән һава линияләрен төзәттек.

Тәлгать Сафин әйтүенчә, 26-27 гыйнвар төннәрендә Татар Борнае, Село Салман авыллары тирәсендә дә суык аркасында һава линияләре өзелгән. Аварияләр тиз арада төзәтелгән.

-Мондый суык көннәрдә райондашларыбыз да уяу һәм сак булсыннар иде, -дип искәртә Тәлгать Сәхапович. - Ясалма электр җылыткычлары куллану да бик хәвефле. Ут сүнә калса, вакытны сузмыйча 2-01-05 телефоны буенча безгә яисә 8-800-2000-848 номерына республика контакт үзәгенә шылтыратыгыз. Тәүлек әйләнәсе эшләүче бу телефоннарга шылтырату бушлай. Безнең кизү бригадалар теләсә кайчан авария урынына чыгарга әзер.

Уҗымнар ни хәлдә?

Күпләрне борчыган әлеге сорауга җавапны "Россельхозцентр"ның Әлки районара бүлеге начальнигы Рафик Сафин бирде:

-Районда былтыр 23 мең гектарда уҗым культуралары һәм 1,5 мең гектар кышкы шепкән (рыжик) чәчелде. Узган көздә уҗым культураларын кышлатуга әзерләү шактый катлаулы шартларда барды. Җылы дымлы һава торышы уҗымнарны кышка әзерләүнең беренче фазасында, аерым алганда, үсемлекләрдә шикәр туплануга тискәре йогынты ясады.

Бездә уҗым культураларында шикәр күләме 26,7-28,9 процент тәшкил итә. Бу нормага якын. 25 гыйнварга кырларда кар катламы 35-51 сантиметрга җитте. Ә җир 35-42 сантиметрга кадәр туңды. Уҗымнарның тармаклану урыны тирәнлегендә туфракның температурасы 4-15 градуска кадәр салкын булды. Ә бу инде хәвефле температурага якын. Әлеге тирәнлектә удым үсентеләре өчен куркыныч янаган температура менә иондый: уҗым бодае өчен 16-18 градус, уҗым арышы өчен 20-22, тритикале өчен 19-20 градус салкын.

Уҗымнарның нинди хәлдә булуын белү өчен һәр 15 көн саен кар астыннан җир катламын алып тикшерү зарур. Быел инде без бер мәртәбә мондый тикшерү үткәрдек. Үсентеләрнең 2-4 проценты һәлак булуы ачыкланды. Бу бездә уҗымнарның сакланышы әйбәт дигән сүз. Үсентеләрдә шикәр күләменең 26-30 процент тәшкил итүе дә моны раслый (шикәрнең 11 процентка калуы критик чик дип санала). Әмма, ничек кенә булмасын, авыл хуҗалыгы формированиеләрендә язгы чәчү өчен кирәкле орлык күләменең 50-70 проценты кадәр страховой фонд калдыру зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев