Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тәнне сихәтләндерә, җанны сафландыра

18 гыйнвардан 19 ына каршы төндә православныйларның олы дини бәйрәмнәре Качману (Крещение) башланды. Бу төндә иң элек храмнарда гыйбадәтләр үткәрелде, аннары елга-буалардагы сулар изгеләндерелде. Төнлә һәм көндез изгеләндерелгән бәкеләрдә коенучылар да байтак булды. Базарлы Матак янындагы буада алдан ук хач рәвешендә зур бәке уелган. Төн уртасына таба биредә шактый кеше...

18 гыйнвардан 19 ына каршы төндә православныйларның олы дини бәйрәмнәре Качману (Крещение) башланды. Бу төндә иң элек храмнарда гыйбадәтләр үткәрелде, аннары елга-буалардагы сулар изгеләндерелде. Төнлә һәм көндез изгеләндерелгән бәкеләрдә коенучылар да байтак булды.

Базарлы Матак янындагы буада алдан ук хач рәвешендә зур бәке уелган. Төн уртасына таба биредә шактый кеше җыелды. Кечкенә балаларын алып килүчеләр дә бар иде. Төнге 12 дә район благочинные, Изге Троица чиркәве протоиерее Андрей Зиньков суны изгеләндерү йоласын башкарды. Ул бирегә килгән халыкны христианнарның иң күренекле бәйрәмнәренең берсе -Крещение белән тәбрикләде. Һәркемгә тән һәм җан сихәтлеге, елларның имин, тыныч килүен теләде.

Бәйрәмгә килүчеләр бәкедәге су белән кулларын чайкадылар, битләренә бөркеделәр. Изгеләндерелгән суны савытларга тутырып өйләренә алучылар да күп булды. Әлеге суның дәвалау үзлеге бар, һәм ул ел буена үзенең көчен югалтмый дип санала.

Инде бәке-иорданьга чумарга әзерләнүчеләр күренә башлады. Һава температурасы зыкы салкын булмаса да, көчле җил җылы киемнәр аша да үтеп кереп тәнне дерелдәтә. Әмма Ходайга чын күңелдән ышанган, ихтыяр көче зур булганнар бозлы суга чумудан курыкмады.

Беренче булып изгеләндерелгән бәкегә Чуаш Кичүеннән килгән бертуганнар … чумып чыкты. Бозлы су хатын-кызларны да өркетмәде. Әнә Базарлы Матактагы бер кибеттә эшләүче Лилия … бәкедә коенып чыкты.

-Мин өченче ел рәттән инде Изге Качману бәйрәмендә су коенам. Суык суга чумып чыккач шулкадәр рәхәт. Җиңеләеп, сафланып киткәндәй буласың. Туңдырмый да. Бәйрәмне бик көтеп алдым. Әйтмәгәнем булсын, соңгы елларда салкын тидереп чирләгәнем юк диярлек. Бозлы суга чумуның файдасы дип саныйм моны,-ди кыз.

Иптәш кызлары судан чыккач ук Лилиягә коры киемнәр бирделәр, термостан кайнар чәй салып эчерделәр.

Изге иордань янына район башлыгы Александр Никошин да килеп җитте. Ул әле генә Чуаш Шәпкәсендәге чишмә янында булган икән.

-Анда да халык бик күп. Коенучылар да бихисап. Мин үзем дә иорданьда чумып чыктым. Шәп! -диде Александр Федорович, кешеләрне бәйрәм белән котлагач.

Изгеләндерелгән буа янына килүчеләр арасында район оешмалары җитәкчеләре дә бар иде. Район урман хуҗалыгы директоры Евгений Васяйчев бәкедә коенып, өч мәртәбә чумып та чыкты. Аның үзен ничек хис итүен сораштырам.

-Беләсезме, су мин уйлаганча ук салкын түгел икән. Минем әле бозлы суга беренче чумуым. Быел Качмануда коенырга дип адлан ук планлап, үземне әзерләп тордым. Хәзер канәгатьлек, рәхәтлек хисләре кичерәм,-ди Евгений Владимирович.

Шуны да әйтергә кирәк, бәйрәм төнендә изге иордань янында коткаручылар, медицина хезмәткәрләре кизү торды. Бозлы судан чыгучыларга җылыну, киенү өчен махсус автобус та билгеләнгән иде.

Район благочинные Андрей Зиньков изге иорданьда өч көн дәвамында коенырга мөмкин булуын әйтә. Ул әле бу төндә һәм көндез Чуаш Борнае, Юхмачы авылларында да суны изгеләндерү йолаларын башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев