Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уңыш ачкычы үз кулыбызда

Менә 21 нче гасырның тагын бер елы - 2015 нең дә тарихка кереп калу сәгатьләре якынлаша. Ул әлкилеләр өчен нинди булды? Ә киләсе елга нинди планнар һәм өметләр белән аяк басабыз? Традиция буенча, Яңа ел алдыннан әнә шундый сораулар белән без район башлыгы Александр Никошинга мөрәҗәгать иттек. -Александр Федорович, Яңа...

Менә 21 нче гасырның тагын бер елы - 2015 нең дә тарихка кереп калу сәгатьләре якынлаша. Ул әлкилеләр өчен нинди булды? Ә киләсе елга нинди планнар һәм өметләр белән аяк басабыз? Традиция буенча, Яңа ел алдыннан әнә шундый сораулар белән без район башлыгы Александр Никошинга мөрәҗәгать иттек.
-Александр Федорович, Яңа ел якынлашканда гадәттә без узганына нәтиҗәләр ясыйбыз. Сез 2015 елны ничек үтте дип бәялисез? Райондашларыбыз хәтеренә ул нинди булып кереп калыр икән?
-Без авыл хуҗалыгы районы. Шөкер, инвесторларыбыз Айрат Хәйруллин, Иван Казанков ярдәме һәм халкыбыз тырышлыгы нәтиҗәсендә бу өлкәдә әйбәт уңышларыбыз бар. Дөрес, соңгы 5-6 елда табигать безне бик сөендермәде. Менә быел да яз әйбәт килде, уҗымнар яхшы кышлады, әмма озакка сузылган корылык иген уңышын без көткәнчә алырга мөмкинлек бирмәде. Шуңа карамастан, игенчеләребез бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 24,9 центнер уңыш алуга ирештеләр. Терлекләр өчен дә мул азык запасы булдырылды. "Кызыл Шәрык-Агро" хуҗалыкларында һәм "Хузангай" ҖЧҖ дә карусыз тырыш хезмәт куючыларга мин олы рәхмәтләремне җиткерәм. "Кызыл Шәрык-Агро", "Хузангай", "Яшь көч" хуҗалыклары, "Тяминов" КФХ барлык салымнарны түләп, эшчеләргә хезмәт хакларын биреп, пай җирләре өчен дивидендларны өләшә алдылар.
Төзелешләргә килсәк, узып баручы елда районда, зурын-кечесен санап, 49 объект төзелгән һәм ремонт ясалган. Менә яңа гына Базарлы Матакта 80 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы ачтык. Түбән Колчуринода күп функцияле мәдәни үзәк, Урта Әлкидә һәм Алпарда модульле ФАПлар төзелде. Юхмачыда модульле ветеринария пункты, Салман һәм Иске Чаллы авылларында участковыйлар өчен эш урыны белән бергә торак өйләр сафка басты. Түбән Әлки мәктәбе, район үзәк хастаханәсе поликлиникасы, авылларда биш ФАП капиталь ремонтланды.
Республикада игълан ителгән парклар һәм скверлар елына да без актив кушылдык. Базарлы Матакта ике яңа парк ачылды, өченчесендә төзелеш эшләре башланды. Юллар салу буенча да күп эшләр башкарылды. Яңа Әнҗерәгә кадәр без күптән хыялланган вак таш һәм ком катнашмалы җиде километр озынлыгында юл салынды. Хәзер инде ул авылга яңа сулыш өрелде. Халык клуб, башлангыч мәктәп сорый башлады.
Район үзәгендә смета бәясе 128 миллион сум булган бассейн төзелеп килә. Бассейнның зурлыгы 25 кә 35 метр. Ул Кама аръягы районнарында иң зурысы була. Биредә халыкара турнирлар, ярышлар үткәрергә мөмкин булачак. Шуңа без алга таба Базарлы Матакның инфраструктурасын яхшырту юнәлешендә дә төрле эшләр башкаруны күздә тотабыз. Әйтик, безгә өстәмә кунак йортлары, ашханәләр кирәк булачак.
Яңа Тумба авылына Чирмешән елгасы аша 100 миллион сумлык күпер төзелеп бетеп килә. Яңа күпер аша инде йөрергә дә була. Без аны тантаналы төстә 15 февраль тирәсендә ачарбыз дип торабыз.
Районда бары өч авылга - Түбән Салманга, Йолдызга, Катюшинога асфальт юл саласыбыз калды. Йолдыз поселогына кадәр вак таш-ком катнашмасыннан юл түшәү инде 2016 ел планына кертелде. Базарлы Матакның 16 урамында юллар яхшыртылды, күп авыллар эчендә юллар ремонтлау һәм төзү эшләре башкарылды.
-Халык та авылларда тормыш уңайлыклары тудыруга үз өлешен кертә. Мин үзара салымнарны әйтүем…
-Әйе, авыл җирендә төрле социаль проблемаларны хәл итү буенча халык тәкъдимнәрен искә алып, районда референдумнар үткәрелде. Нәтиҗәдә үзара салым җыюдан кергән средстволар хисабына авылларда тулысынча урам утлары ясалды, су белән тәэмин итү буенча бик күп эшләнде, парклар төзелеше җанланды, авыл юллары рәтләнде.Халыктан ел дәвамында 5 миллион сум үзара салым җыелды, моңа өстәп Татарстан хөкүмәте тагын 20 миллион сум түләде. Бу бик саллы ярдәм. Тора-бара үзара салым керемнәрен файдаланып авыл эчләрендәге юлларыбызны рәтләрбез, зиратларны төзекләндерербез, су проблемасын хәл итәрбез.
Узып баручы 2015 ел халкыбыз өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы буларак та кадерле һәм истәлекле булды. Без бу юбилейга әзерлекне берничә ел алдан башлаган идек. Райондагы барлык хезмәт коллективлары да әлеге эштән читтә калмады. Ветераннарыбыз, ветераннарның тол хатыннары турында һәрьяклап кайгыртырга тырыштык. Хәер, бу эшне хәзер дә дәвам итәбез.
-Александр Федорович, ә шәхсән Сезнең үзегез өчен узып баручы ел нинди булды? Сез бит быел Президентыбыз тәкъдиме белән район советы депутатлары тарафыннан бертавыштан район башлыгы итеп сайландыгыз?
-Әйе, бу минем тормышымда зур вакыйга. Һәм мин республика җитәкчелеге, райондашларым ышанычын аклар өчен бар энергиямне, көчемне куеп эшләргә тырышырмын. Әлбәттә, мин беренче чиратта район службалары, предприятиеләре җитәкчеләренә һәм коллективларына таянам. Безнең алда зур эшләр тора. Бергәләп, уртак тырышлык белән аларны хәл итү өчен тырышырга кирәк.
-Александр Федорович, менә шул урында Сездән сорамакчы булам - киләсе Кызыл маймыл елыннан нәрсә көтәсез? Районда нинди яңарыш, үзгәрешләр булыр?
-Сүзебезне авыл хуҗалыгыннан башлаган идек бит. 2016 елда районда терлекчелек тармагының шактый үсеше көтелә. "Кызыл Шәрык-Агро" яңа гына Иске Камка авылында 410 башка исәпләнгән савым фермасын эшләтеп җибәрде. Алар алдагы елда тагын сигез авылда шундый фермалар булдырырга ниятли. Әйтик, Иске Матак, Бибай Чаллысы, Урта Әлки, Чуаш Кичүе авылларында савым фермалар биналары ремонтланды инде. Анда терлекләр кайтарылачак.
"Хузангай"да бүген 3200 баш терлек бар. Анда да мөгезле эре терлекләр санын 5 мең башка җиткерүне күздә тоталар. Әлеге хуҗалыкта 800 терлеккә исәпләнгән савым фермасы салынып бетте. Биредә 100 миллион сумлык иң заманча техника белән җиһазланган саву цехы эшли. Хузангайлылар да тагын берничә авылда терлекләр фермасы ачачак. Мин һәр авылда, бигрәк тә кечерәк авылларда гаилә фермалары да булдыру ягында.
Киләсе елда Түбән Кәчи һәм Иске Салман мәктәпләренә, Салман клубына капиталь ремонт үткәреләчәк. Хастаханәнең бала тудыру корпусын да ремонтлау планыбыз бар. Карамалы һәм Кошки авылларында модульле ФАПлар, ә Алпарда ветеринария пункты төзеләчәк. Бибай Чаллысында клуб салу, Салманда 10 миллион сумга клубны төзекләндерү планга кертелде. Патолог-анатом бүлегенең модульле бинасы да төзеләчәк.
Чаңгы базасын да төзеп бетерүне күздә тотабыз. Ул җәен парк буларак хезмәт итәчәк. Анда җәяүлеләр өчен һәм велосипедта йөрү юллары да булдырыла. Ниһаять, без "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагерен ремонтлауны да ел планына кертә алдык. Ремонтны 19 майга төгәлләргә ниятлибез. Биредә җәен-кышын балалар ял итә алырлык шартлар булачак. Ә Юхмачыда балалар бакчасын төзекләндерү инде төгәлләнеп килә.
Гомумән, илдә кризис булуга, нефтьнең бәясе төшү, доллар курсы күтәрелүгә карамастан, Татарстанда киләсе елда да социаль программаларның барысы да эшләячәк. Бу хакта Президент ышандырып әйтте. Районыбыз да әлеге программалардан һичшиксез файдаланачак.
-Яңа елга аяк басканда Сез әлкилеләргә нәрсә теләр идегез?
-Яңа ел - олысы-кечесе дулкынланып көтеп ала торган могҗизалы бәйрәм. Һәр коллективта, һәрбер гаиләдә аны күңелле итеп, шатлык-сөенечләр, якты өметләр белән каршы алсыннар иде. Билгеле, иң мөһиме, һәркайсыбызга исәнлек, имин, тыныч тормыш телим. Заманасы шул, хәзер уңган-булган, тырыш кешеләр һәм гаиләләр бик әйбәт тормышта яши. Туасы ел һәркем өчен муллык һәм бәрәкәт китерсен иде.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Александр Федорович. Үзегезне дә Яңа ел бәйрәмнәре белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев