Көн темасы
Әлки районында "Бердәм Россия" партиясенең мобиль җәмәгать кабул итү пункты халыктан наказлар җыя
"Бердәм Россия" партиясенең халыкны кабул итү мобиль пунктларына мөрәҗәгать итүчеләр әнә шулай ди. Әлеге партиянең җәмәгать кабул итүе пункты (приемная) урнашкан, "Бердәм Россия" логотибы төшерелгән автобусның районыбызга инде икенче килүе. Бу юлы ул Ташбилге, Түбән Әлки, Салман авылларында эшләде. Халыкның гозерләрен "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Алия...
"Бердәм Россия" партиясенең халыкны кабул итү мобиль пунктларына мөрәҗәгать итүчеләр әнә шулай ди. Әлеге партиянең җәмәгать кабул итүепункты (приемная) урнашкан, "Бердәм Россия" логотибы төшерелгән автобусның районыбызга инде икенче килүе. Бу юлы ул Ташбилге, Түбән Әлки, Салман авылларында эшләде.
Халыкның гозерләрен "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Алия Дәминова һәм партиянең төбәк бүлекчәсе вәкиле Ландыш Лотфуллина тыңлады. Түбән Әлки авылында аларга Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Бердәм Россия" төбәк бүлекчәсенең җәмәгать кабул итүе җитәкчесе Татьяна Воропаева да кушылды. Партия вәкилләре авыл кешеләре белән актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, аларның тәкъдимнәрен, наказларын кабул иттеләр.
Бу көнне әлкилеләр "Бердәм Россия" партиясенә 14 наказ, 1 рәхмәт хаты тапшырдылар. Мөрәҗәгатьләрнең барысы да диярлек авылларны төзекләндерү, яшәү шартларын яхшырту турында.
Әйтик, ташбилгелеләр авылларында балалар өчен спорт мәйданчыгы төзүне сорыйлар. Елга аръягы урамында яшәүчеләр авыл уртасындагы күпернең бик начар хәлдә булуыннан зарландылар, шуны ремонтлауны тизләтүне гозерләделәр. Ә хезмәт ветераны Рәшит Латыйпов үзләре яши торган Яңа урамында юлны асфальтлауны сорый, андый ук мөмкинлек булмаса, вак таш булса да җәеп булмасмы икән, ди. Рәшит ага шулай ук урам яктырткычларындагы янган лампочкаларны вакытында алыштырырга кирәклеген әйтә.
Гомумән, Ташбилге халкы бик актив булды. Проблеманы хәл итүне сорап кына түгел, рәхмәт әйтергә килүчеләр дә бар иде. Әйтик, авыл китапханәчесе Рузалия Абдуллина республикада эшләүче күп төрле программалар өчен республика хөкүмәтенә рәхмәтен җиткерде.
-Авылыбызда менә дигән модульле ФАП төзелде. Анда халыкка квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелә. Гомумән, һәр авылда мәктәп тә, балалар бакчасы да, ФАП та, клуб һәм китапханә дә, кибетләр дә булсын. Республикабыз җитәкчелегенең алга таба да авыллар турында кайгыртасына ышанам,-ди ул.
Салманлылар да "Бердәм Россия" вәкилләренә үзләрен борчыган гозерләр белән мөрәҗәгать иттеләр.
-Авылыбыз янындагы дуңгызчылык комплексы әйләнә-тирәне бик пычрата. Җил авылга таба искәндә ферма тарафыннан сасы ис тарала,-ди авыл кешеләре. -Анда тиешле чистарту корылмалары урнаштыру турында инде кайчаннан бирле сүз бара. Ул кайчан тормышка ашар икән?
Биредә шулай ук авылдагы күлне чистарту турында сүз алып баралар. Әгәр бу эшне башлап җибәрүче булса, без үзебез дә ярдәм итәр идек, диләр.
Түбәнәлкилеләрне исә авыл уртасындагы күпернең тузган булуы борчый. "Авыл мәдәният йорты да искерде инде. Аны да ремонтлыйсы иде", диләр.
Җәмәгать кабул итүе мобиль пунктында халыкның гозерләрен, наказларын кабул итеп, аларны хәл итү буенча эшләргә ышандырдылар.
-Безнең барлык карарларыбызның нигезендә - кешеләр, аларның көндәлек ихтыяҗлары һәм проблемалары, омтылышлары һәм планнары. Теләсә нинди мәсьәлә белән теләсә кайчан сез партиянең җәмәгать кабул итүе пунктларына мөрәҗәгать итә аласыз,-ди бердәмроссиялеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев