Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яхшырак, мулрак яшисе килә

Алпар якларында җитеш, мул тормыш корам дигән кешегә мөмкинлекләр бихисап. Терлек асрарга, үз эшен ачарга теләүчеләргә дәүләт тә һәрьяклап ярдәм итеп тора. Һәм тырыш, максатчан кешеләр зарланып, сылтау эзләп утырмый, җиң сызганып эшли һәм матур итеп яши. "Күршедә ут бар, миндә дә янсын" Җыенга килгән берничә ир-ат Алпар авыл җирлеге...

Алпар якларында җитеш, мул тормыш корам дигән кешегә мөмкинлекләр бихисап. Терлек асрарга, үз эшен ачарга теләүчеләргә дәүләт тә һәрьяклап ярдәм итеп тора. Һәм тырыш, максатчан кешеләр зарланып, сылтау эзләп утырмый, җиң сызганып эшли һәм матур итеп яши.

"Күршедә ут бар, миндә дә янсын"

Җыенга килгән берничә ир-ат Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринат Шәйхетдиновның хисап докладын сөйләп бетерүен түземсезлек белән көтеп утырдылар бугай.

-Докладчыга сораулар бармы?-диюгә, берьюлы ике-өч кеше урыннарыннан купты.

Җәлил абый дигәне көчле тавыш белән кат-кат:

-Урамнар чокыр-чакырлы, нигә тигезләмисез аларны? Авыл җирлегенә бит аның өчен акча бирелә,-дип шаулады.

Икенче бер ир авылның Чирмешән елгасы аръягындагы өлешенә каты түшәмәле юл салуны сорады.

Минем янда утырган апа исә:

-Ике елдан бирле урам уты өчен түлим. Нигә минем өй каршында төнлә ут янмый, ә күршенекендә яна?-дип канәгатьсезлек белдерде.

Алпарда җыен шулай шау-шулы башланып китсә дә, күтәрелгән сорауларга шунда ук төпле җаваплар яңгырагач, халыкны тәртипкә чакыргач, калган өлеше эшлекле шартларда үтте.

Җыен эшендә районыбыз башлыгы Александр Никошин катнашты. Халык белән очрашуга шулай ук Казаннан Табигать байлыкларыннан файдалану өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Сәлахетлинов килгән иде. Авыл кешеләре үзләренә хезмәт күрсәтүче күп кенә оешма-учреждение вәкилләренә турыдан-туры сорау-гозерләрен юллый алды.

Алпар авыл җирлеге советы районда уңышлы эшләүчеләр рәтендә. Биредә халык тормышы өчен мөһим булган мәсьәләләр вакытында хәл ителә. Авылларны су белән тәэмин итү буенча җитди эшләр башкарылган. Биредә районда беренчеләрдән булып урамнарга лампалар урнаштырып чыктылар. Дөрес, соңгысы буенча тагын башкарасы эшләре бар икән әле. Әйтик, берничә йорт каршындагы баганага хуҗаларның счетчигы аша (килешү нигезендә) урам утлары куелган. Аларын да бердәм линиягә күчерергә торалар. Аннан кайберәүләр урам лампаларын нәкъ үз өйләре алдындагы баганага урнаштыруны сорый икән, анысын да акрынлап хәл итәргә мөмкин. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Шәйхетдинов:

-Кирәксенүчеләргә лампаларны өстәп куярбыз,-дип тора.

Авыллары белән фермерлар

Алпар җирлеге районда гына түгел, республикада гаилә фермалары төзелеше буенча күпләргә үрнәк. Биредә кечкенә генә Татар Мулла авылында биш гаилә фермасы шактый уңышлы эшләп китте. Әнә авыл башында Рамил Гыйматдинов терлекләр өчен нинди заманча бина корып куйды. Бүген инде аның 25 баш савым сыеры янына тагын 15 нәселле тана кайтарылган. Тәлгать Фәттаховның 24 сыеры, Фәрит Гыйматдиновның 12 баш сыеры бар.

Рамил Гыйматдинов һәм Тәлгать Фәттахов былтыр сөт сатудан берәр миллион сумнан артык керем алганнар.

Алпарда Рамил Гариповның гилә фермасы да әйбәт кенә үсеш ала. Аларда быел 11 сыер асрала. Хуҗалыкта маллар саны тагын артачак әле.

Әлеге егетләр берничә ел элек бу эшкә бик сак кына керешкәннәр иде. Банкларга кредитка батып харап булмабызмы, дип сагайдылар бугай. Бүген инде һәркайсы ныклап аякка басып килә.

2016 ел Татарстан авыл хуҗалыгында "Сөт елы" дип игълан ителде. Миңа калса, сөт җитештерүчеләргә игътибар тагын да артыр, аларга ярдәм итү юллары да тәкъдим ителер. Хәер, әнә бүген үк бит теләге булганнарга терлек абзары төзергә 200 мең сум субсидия бирелә дип торалар. Бердәнбер шарт - өч сыерың булу һәм киләчәктә аларның санын арттыра барып сигез башка җиткерү. Бу субсидияне алу өчен документлар әзерләү дә кыен түгел. Авыл җирлеге башкарма комитетына, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать иткән һәр кешегә ярдәм итәчәкләр.

Алпарда ике кеше 200 мең сумлык субсидияне алырга теләк белдергән. Әмма мондый авыл җирлеге өчен аз бу.

Соңгы ике елда җирлектәге күп сыер асраучы 8 гаиләгә бушлай саву аппаратлары бирелгән. Тагын һәр сыер башына 3 әр мең сум дәүләт ярдәмен дә онытмыйк. Алпар гомергә печәнлек, көтүлекләргә иркен яшәде. Мал асрау өчен мөмкинлекләр бихисап шул хәзер. Үстергән терлекне, сөт ризыкларын күпләр Казанда үтә торган ярминкәләрдә сатып файда күргән.

Былтыр Җәмил Сәлахов хуҗалыгы 10 мең литрга якын, Әсхәт Сибаев - 12500, Зөлхия Гатауллина - 11 мең, Рәис Мәхмүтов - 10800, Рафик Гайфуллин - 9 мең, Сәгыйть Фәйзуллин - 10900, Габбас Нуруллин - 8890, Рәфис Әсәдуллин 8900 литр сөт сатып гаилә бюджетларын шәп кенә тулыландырганнар.

Якташлары бик ярдәмчел

Соңгы елларда өч авылда да зиратлар тирәсе яңабаштан тотып алынды. Авыл уртасында якташлары, Казан шәһәр советы депутаты Альберт Мөхәммәтшин ярдәме белән Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл- обелиск ачылды. Альберт Мөхәммәтшин Алпар мәктәбенә дә зур ярдәм күрсәткән. Ул, үз төзүчеләрен китереп, мәктәптә өр-яңа санузел эшләткән, мәктәп балалары өчен Казанга сәяхәт оештырган. Инде Алпар клубын ремонтлауны төгәлләргә дә ярдәм итәргә булган.

Алпар мәктәбе бинасына республика программасы нигезендә капиталь ремонт ясалган иде. Былтыр мәктәп каршында ук модульле ФАП бинасы төзелеп эшли башлады. Быел модульле ветеринария пункты да сафка басачак. Районда бердәнбер киез итек басу цехы да биредә эшли.

Бар да әйбәт кебек. Әмма җирлектә балалар бик аз туа. 2014 елда 5 нарасый дөньяга аваз салган булса, былтыр 1 генә бәби туган. Соңгы ике елда 26 кеше бакыйлыкка күчкән. Ятим балаларны тәрбиягә алган гаиләләр дә бар. Әйтик, Рифкать һәм Гөлсем Яруллиннар бүген 6 үксез баланы үзләренә сыендырган.

Район башлыгы Александр Никошин җыенда ясаган чыгышында соңгы елларда башкарылган кайбер эшләрне атап үтте. Алар барысы да халык күз алдында. Кайчандыр юлсызлыгы белән телгә кергән Әлки районында бары өч кечкенә авылга асфальт барып җитмәде. Алары да быел һәм киләсе елга хәл ителәчәк. Әнә бит Тумбага 100 миллион сумлык (күпере белән бергә) юл салынып ята. Газ, электр, телефон кебек үк, су белән тәэмин итү мәсьәләләре дә якын арада көн үзәгеннән төшеп калачак, дип ышандыра район башлыгы. Үзләре өчен мөһим булган күп мәсьәләләрне хәл итүгә халык үзара салым түләү юлы белән дә өлеш кертә.

Ә Алпарның аръягына юл салдыру, урам юлларын тигезләп тору кебек җыенда күтәрелгән мәсьәләләрнең хәл ителүе безнең контрольгә алыныр, диде район башлыгы Александр Никошин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев