Алькеевские вести

Алькеевский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Новости

Әлки районында Базарлы Матак бассейны төзелешендә 36 кеше эшли

Район үзәгендә смета бәясе 128 миллион сум торган йөзү бассейны төзелә. Ул Кама аръягы районнары арасында иң зурысы була. Бассейнның мәйданы 35 кә 25 метр тәшкил итәчәк. Әлеге бассейн узган ел республикабыз башкаласы Казанда үткән су спорты буенча дөнья чемпионаты ярышларында сынау узды. Әлеге чемпионаттан соң аны үткәрү өчен махсус...

Район үзәгендә смета бәясе 128 миллион сум торган йөзү бассейны төзелә.

Ул Кама аръягы районнары арасында иң зурысы була. Бассейнның мәйданы 35 кә 25 метр тәшкил итәчәк. Әлеге бассейн узган ел республикабыз башкаласы Казанда үткән су спорты буенча дөнья чемпионаты ярышларында сынау узды. Әлеге чемпионаттан соң аны үткәрү өчен махсус ясалган өч бассейн савыты бушап калган. Аларның берсе Казанда кала, берсе Яр Чаллы шәһәрендә урнаштырыла, ә су полосы өчен ясалганы бездә, Базарлы матакта урын алачак.

Бассейн урнаштырыласы бинаның стена балкаларын бастыру инде төгәлләнеп килә. Шулай ук стенаның 1 метр 20сантиметр биеклектәге кирпеч өлеше дә күтәрелеп бетте. Тиздән төзүчеләр әлеге зур корылманың түбәсен җыя башлыйлар. Аннан инде сэндвич-панельләрдән стена күтәреләчәк.

Төзүчеләр әлеге бассейнны сентябрь башында файдалануга тапшыру өчен тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев