Республикада һәм районда наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш айлыгы дәвам итә.
Наркотикларга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында айлык башыннан алып үткәрелгән чаралар турында сөйләштеләр, алдагы атнага эш планын расладылар. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре авылларга барып "Наркотикларсыз тормыш" дигән темага дискотекалар үткәрәчәк. Аларда медицина хезмәткәрләре дә катнашып, яшьләргә наркотикларның зыяны турында кабат сөйләячәкләр.

Нет комментариев