Татарстанда бер сыер 4 бозау китергән
Чүпрәле районында бер сыер берьюлы 4 бозау китергән
Бу уникаль һәм сирәк очрак “Цильна” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять фермасында булган.
“Березка” кушаматлы сыерның бозаулары якынча 20шәр килограммлы булып туган. “Гадәттә сыерлар - бер, сирәк кенә ике бозау китерә. Берьюлы өч бозау туу очрагы 7 мең сыерга бер генә туры килә. 25 ел эшләү чорында 4 бозау китерү очрагы булганы юк, бу – могҗиза”, - дигән хуҗалыкның баш зоотехнигы Марат Раимов. “Березка”, бозаулаганнан соң, үзен яхшы хис итә һәм тәүлегенә 35 кг нан артык сөт бирә икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев