Алькеевские вести

Алькеевский район

18+
Рус Тат
Новости

Яшел Үзән районының Олы Яке авылында дүрт сыер һәм сигез сарыкны яшен суккан. ФОТО

Әлеге хәл Чөрәби урамында булган.

 

 

Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). Яшел Үзән районының Олы Яке авылында 12 йорт хайванын яшен суккан. Бу хакта Олы Яке авылы җирлеге хакимиятеннән хәбәр иттеләр.

Кичә һава торышы бозылу сәбәпле, Яшен Олы Яке авылы авылының Чөрәби урамындагы электр чыбыкларына зыян салынды. Җиргә төшкән чыбыкларга терлекләр баскан. Нәтиҗәдә, дүрт сыер һәм сигез сарыкны ток сугып үтергән. 
 

 

Рәсимә Нургалиева: «Башта улым суга батып үлде, аннары ирем гүр иясе булды, хәзер сыерымны ток сукты»

 

Кояш нык кыздырганнан соң яуган яңгыр зыянсыз булмый, ди халык. Яшел Үзән районының Олы Яке авылында яшенле яңгыр вакытында электр баганасындагы ут чыбыгы өзелеп, көтүдән кайткан малларга зыян килгән.

Дүрт сыер, сигез сарык үлгән. Бер хуҗалык берьюлы икешәр сыерын югалткан. Сигез сарык күпләп мал асраучы Альберт абый Габдрахмановныкы. Яке урта мәктәбендә пешерүче булып эшләүче Рәсимә апа Нургалиеваның да бер сыерын ток суккан.

– Белми дә калдым. Килеп әйттеләр. Көтү кайтканда булган бу хәл. Ярый кешеләргә зыян килмәгән. Сыерым бик әйбәт, игелекле иде. Көненә 25 литр сөт бирә иде. Көтүдән гел беренче булып кайтты. Икешәр бозаулый иде. Хәзер оныкларым витаминыбыз бетте инде дип ямансулыйлар. Сөтне бездә литрын 15 сумнан җыялар. Аз булса да ярап куя иде”, – ди Рәсимә апа.

 Яңгыры, давылы да көчле булмаган үзе. Аяз көнне мари ягыннан бер полоса болыт чыккан да, артык давылламыйча яшенле яңгыр яварга тотынган. “Күк күкрәде, яшен уты уйнады, биш алты тапкыр шартлау, чытырдаган тавыш ишетелде”, - ди Яке халкы. “Күрәчәгең булса,берни эшләп булмый икән”, диләр. Рәсимә апа артык борчылмаска тырыша. Йөрәге әрнесә дә, сабыр итә.
18 яшьлек улым суга батып үлгән иде, ул кайгыдан ирем дә озак тормады, гүр иясе булды. Хәзер менә сыерымны ток сукты. Бәла-казаларның бу соңгысы булсын иде дип телим. Хәзер бер танам гына калды. Ул сөт бирми әле. Кызым, шәһәрдән шалтыратты, Теләчедә берьюлы 56 сыер үлгән икән, Алла сакласын, шуларны уйлыйм да, сабыр итәргә кирәк, дим. Баш исән булсын, – ди ул. Кызганыч, Рәсимә апа сыерын иминиятләштерергә өлгермәгән булган.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев