Яңалыклар
-
Яңа Салман авылыннан Денис Саттаров бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша
“Без укыган мәктәпнең идәннәре тактадан, саргылт-көрән төстә, баскычлары исә кызгылт-көрән, аның урта өлешендәге буявы күп йөрүдән ашалган, ә өстәл-парталары катлы-катлы итеп буялган иде”, – дип, сагынып искә алды Денис туган мәктәбен. Күңелендә белем йорты турындагы хатирәләре яңарганда, аның йөзендәге якынлык, ярату, рәхәтлек хисләренең балкуын күрү бер дә кыен түгел иде.
-
Чуаш Борнае авылында яшәүче Татьяна Андреевага 100 яшь тулды
О.В.Морозов исеменнән хөкүмәт телеграммасын аның ярдәмчесе Луиза Абдрахманова тапшырды.
-
Әлкилеләр өлешчә мобилизация чорында хәрби хезмәткә чакырылган Әмир Нотфуллинны соңгы юлга озатты
7 ноябрь иртәсендә “Дан аллеясы” каршында мәтәи митингы үтте. 1978 елда туган, өлешчә мобилизация чорында хәрби хезмәткә чакырылган Әмир Марат улы Нотфуллинны соңгы юлга озаттык.
-
Әлкилеләр Дөньякүләм “Татарча диктант” акциясендә катнаштылар
8-10 ноябрь көннәрендә илебезнең төрле төбәкләрендә Дөньякүләм “Татарча диктант” акциясе уза.
-
2 декабрьдән соң салым түләмәүчеләргә һәр көн өчен пеня өстәлә бара
2023 ел өчен милек салымын түләү вакыты төгәлләнүгә таба бара. 2 декабрьгә кадәр бу эшне башкарып кую мөһим. 2 декабрьдән соң салым түләмәүчеләргә һәр көн өчен пеня өстәлә бара.
-
Әлки районында агымдагы елның ун аенда 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, 2 кеше үлде
Юл хәрәкәте иминлеге (ЮХИ) – иң актуаль темаларыбызның берсе. Шул уңайдан әлеге мәсьәләгә кагылышлы чаралар еш һәм төрле була.
-
Борискино почта бүлекчәсе “Әлки хәбәрләре”нә яздыруда планны үтәделәр
2025 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу дәвам итә.
-
Чуаш Кичүе авыл җирлек башлыгы итеп Рафик Мусин билгеләнде
Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Ирина Мамбетова, лаеклы ялга китү сәбәпле, вазифаларыннан азат ителгән иде.
-
2 нче ноябрьдә Түбән Әлморза егете Евгений Челноков белән хушлаштык
2 нче ноябрьнең яңгырлы иртәсендә тагын бер райондашыбыз белән хушлаштык.
-
Әлки районында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты узды
4 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм иттек. Бердәмлекнең әһәмияте хәзер аеруча зур, мөһим.
-
Бүген Югары Әлморза авылында туып үскән Рамил Исмәгыйлевның юбилее
4 ноябрьдә Югары Әлморза авылында туып үскән Рамил Назыйф улы Исмәгыйлевка 60 яшь тулды.
-
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне
Хөрмәтле әлкилеләр! Сезне якынлашып килүче бәйрәмнәр белән тәбрик итәм.
-
Рамил Минһаҗев Карга авыл җирлеге башлыгы булып 34 ел дәвамында эшли
Районыбыз үсә, үзенә кунаклар җәлеп итеп, елдан-ел матурая, төзекләнә бара. Яңа йортлар, кибетләр салына, ял урыннары булдырыла.
-
Ташбилге авылында биш кабер ташын торгыздылар
1 октябрь көнне чишмә ачу тантанасында сүз куешкан, иске зиратлардагы борынгы ташларны торгызырга теләк белдергән Ташбилге халкы 27 октябрьдә, бердәм булып, янәдән җыелды.
-
Александр Никошин: «Җирлектә яшәүче һәркем үзеннән өлеш кертсә иде»
Татарстан авылларында үзара салым программасы эшләвен яхшы беләбез. Чөнки аның гамәлдә булуына дистә елга якынлашып килә инде.