Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Быел Базарлы Матакта һәм Әлки районы авылларында юллар салу һәм ремонтлау буенча бик күп эшләр башкарыла

Алексеевск юл төзү җәмгыятенең Әлки филиалы быел район үзәгендә һәм авылларда юллар салу һәм ремонтлау буенча бик күп эшләр башкара. Хәзерге вакытта юл төзүчеләр район эчке эшләр бүлегенең яңа корылган бинасы каршында асфальт мәйданчык төзиләр. Шулай ук үзәк хастаханә янында машиналар кую урыны ремонтлана һәм яңа асфальт җәелә. Район хакимияте...

Алексеевск юл төзү җәмгыятенең Әлки филиалы быел район үзәгендә һәм авылларда юллар салу һәм ремонтлау буенча бик күп эшләр башкара.

Хәзерге вакытта юл төзүчеләр район эчке эшләр бүлегенең яңа корылган бинасы каршында асфальт мәйданчык төзиләр. Шулай ук үзәк хастаханә янында машиналар кую урыны ремонтлана һәм яңа асфальт җәелә. Район хакимияте һәм мәдәният йорты каршында да асфальт мәйданчык салынып ята. Базарлы Матакның Хузангай урамында яшәүчеләрнең дә күптәнге хыялы чынга ашты - урамда асфальт-бетон юл төзелде.

Авылларда да төзек асфальт юллар арта бара. Хлебодаровканың үзәк урамына комлы вак таш катнашмасы түшәлә, аның өстенә махсус катлам салына. Демидовка һәм Анино Салман авылларын тоташтыручы 3 километр юлга шулай ук комлы вак таш һәм битум җәелә. Яңа Баллыкүл һәм Иске Баллыкүл авылларына килүче 1,5 һәм 2 чакрым озынлыктагы юллар да шундый катнашма белән ныгытыла.

Базарлы Матак-Мамыклы юлының районыбыз территориясендәге 8 чакрым өлеше дә бу җәйдә асфальт салып яңартылды. Базарлы Матак-Карга трассасының 6 километрына шулай ук асфальт җәелде. Хурада авылына да көзге кебек асфальт юл илтә хәзер.

Соңгы көннәрдә юл төзүчеләр "Хузангай" терлекчелек комплексына 5 чакрым озынлыктагы асфальт юл салуга керештеләр. Әлегә биредә җир эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев