Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Ташбилге авылыннан Зәйдуллиннар нәселендә 49 кеше бар бүген

Ташбилге авылында зур һәм тату гаилә яши. Бу гаиләдә олыларны хөрмәтлиләр, кадерлиләр, ә балаларны яратып тәрбиялиләр, мөстәкыйль тормышка әзерлиләр. Сүзем Ташбилге авылыннан Зәйдуллиннар гаиләсе турында. Кырык тугыз туган Бу йортка мин дулкынлану хисе белән аяк бастым. Бәйрәм көн, аналарны олылау көне иде ул. Әниләре Минзәлифә әбине котларга дип балалары килгән,...

Ташбилге авылында зур һәм тату гаилә яши. Бу гаиләдә олыларны хөрмәтлиләр, кадерлиләр, ә балаларны яратып тәрбиялиләр, мөстәкыйль тормышка әзерлиләр. Сүзем Ташбилге авылыннан Зәйдуллиннар гаиләсе турында.
Кырык тугыз туган
Бу йортка мин дулкынлану хисе белән аяк бастым. Бәйрәм көн, аналарны олылау көне иде ул. Әниләре Минзәлифә әбине котларга дип балалары килгән, читтәгеләре кайткан, оныклары да дәү әниләре янына ашыккан.
-Бигрәк күбәү икәнсез? Барыгыз да җыелышкансыз бугай,-дидем мин, соклануымны яшермичә.
-Әйе шул, күбәү без!-дип горурланып җавап бирде йорт хуҗасы Рамил абый.-Әтиебез Галимулла белән әниебез Минзәлифә өч кыз, өч ул үстерделәр. Ә безнең гаиләләрдә аларның 18 оныгы туды һәм инде үсеп тә җитте. Аларның да шактые мөстәкыйль кешеләр инде,-гаиләлеләр. Әти-әнинең оныкларында бүгенге көндә 22 бала үсеп килә. Әле күптән түгел генә бер кечкелдеккә арттык. Санап карасаң, әти-әнидән башлап кына да нәселебездә 49 кеше бар бүген.
Гаиләнең башы
Зәйдуллиннарны авылда тату, бердәм нәсел дип саныйлар. Рамил абыйдан:
-Сезнең шулай бердәм, дус яшәвегезнең сере, сәбәбе нидә соң?-дип сорыйм.
-Без бит бер ата, бер ана балалары, башкача була да алмый. Әткәй-әнкәй сабый чактан безне яратып үстерделәр, күңел назларын кызганмадылар. Шул ук вакытта бер-беребез турында кайгыртып, ярдәмләшеп яшәргә өйрәттеләр. Барысы да алардан - газиз әти белән әнидән,-диде ул.
Бу өйдә тормыш мул, җитешле, тик әтиләре Галимулла абыйның бик иртә, 58 яшендә үк үлеп китүе генә күңелләрен әрнетә. Ул бик уңган кеше булган: балта остасы, төзүче, данлыклы комбайнчы, механизатор. Ә гаиләсендә кайгыртучан да, кирәк икән, кырыс һәм гадел ата да була белгән ул.
Сугыштан соңгы авыр елларда ир-ат башкара торган хезмәтләр хатын-кыз җилкәсенә дә төшкән. Яшь кызлар урман да кискәннәр, елга портында баржа да бушатканнар, ерак өлкәләргә китеп торф та чыгарганнар. Бу хезмәтләрне Минзәлифә апага да башкарырга туры килә.
...Галимулла булачак тормыш иптәшен районнан читтә, Куйбыш якларында урман кискәндә очрата.
Минзәлифә дә, төз буйлы, нык беләкле Галимулланы беренче күрүгә охшата, әмма сиздермәскә тырыша. Тик йөрәкне алдалап буламыни? Сизенә Галимулла һәм, эшне озакка сузмый, кыз янына килә дә, гомерлек ярым бул, дип тәкъдим ясый. Ул вакытта йоласын үтәп, Минзәлифәне урлап та кайта. 1953 ел була бу.
- Әти безнең ир-атларга кирәкле сыйфатларга ия иде. Әнкәйдә хатын-кызларча йомшаклылык та, уңганлык, тырышлык та җитәрлек. Шулай бер-берсен яратып, безгә үрнәк булып яшәделәр. Әти исән булса, уртак гаилә коруларына 60 ел тулып узар иде,-диләр үзләре дә олыгаеп баручы балалары.
Һәрберсенең үз язмышы
Шундый ата белән анадан начар бала тумас, булдыксыз кеше булып үсмәс. Зәйдуллиннарның алтысы да тормышта үз урынын тапкан. Олы уллары Гамил гомере буе туган авылында механизатор булып эшләгән, илне, халыкны икмәкле итүгә зур өлешен керткән. Гөлсинә белән Гөлзәйнәп - терлекчелектә эшләгәннәр, сыер сауганнар, балалар табып үстергәннәр. Гөлсинә апаның кызы Гөлфирә биш бала анасы, 2010 елда ук II дәрәҗә "Ана даны" медаленә лаек булган. Гөлсирә апа шулай ук тырыш хисапчы, ул әле мал табибы булып та эшләгән кеше.
Өлкән туганнар районыбызда яшәсә, энеләре Дамир Казанда төпләнгән, утыз ел инде хирург булып эшли, сынган-киселгән кул-аякларны дәвалый. Лаеклы ялда, әмма хезмәтен дәвам итә әле. Төпчекләре Альберт Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган, ул да Казанда, бер оешмада баш хисапчы.
Татулыкның сере нидә?
-Минзәлифә әби, балаларыгызның үзара бер йодрык булып, тату яшәүләренең сере нидә? - дип сорадым гаиләнең баш кешесеннән.
- Гаиләдә һәркемнең үз урыны булырга тиеш, улым. Ир икән, тормыш дилбегәсен үз кулына алсын. Хатын-кыз икән, үз урынын белсен, ирен хөрмәт итсен. Билгеле инде, әни - әти сүзе балалар өчен закон булырга тиеш. Шөкер, әйткән сүзләребезне күңелләренә салганнар ул-кызларым, бик хөрмәтлиләр үземне. Бәйрәм саен балаларым, оныкларым җыела. Әле менә Казанга, зур бәйрәмгә барып кайттык. Үземне, кызым Гөлсинәне, оныгым Гөлфирәне дәрәҗәле сәхнәгә чакырып хөрмәтләделәр,-диде Минзәлифә әби, шатлыгын да, горурлануын да яшермичә.
Тормыш - катлаулы һәм авыр сынау. Аны лаеклы итү өчен кешегә таяныч гел кирәк. Зәйдуллиннарга ул яктан көнләшеп куярсың, чөнки алар барысы да бер-берсенә әнә шундый ышанычлы терәк бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев