Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Лагерьда ял итүче балалар өчен “Куркынычсыз каникуллар” дигән чара үткәрелде (ФОТО)

Җәйге яллар башлануга Базарлы Матак мәктәбе лагерында ял итүче балалар өчен "Куркынычсыз каникуллар" дигән чара үткәрелде. Аны "Чистай электрчелтәрләре" җәмгыяте оештырды. Энергетиклар балаларга электр җайланмаларының нинди куркыныч булырга мөмкин икәнлеген аңлаттылар, өйдәге приборлар белән эш итәргә өйрәттеләр. Электрлаштыруның тарихы хакындагы хикияне балалар шулай ук кызыксынып тыңладылар, шушы темага багышланган эстафета...

Җәйге яллар башлануга Базарлы Матак мәктәбе лагерында ял итүче балалар өчен "Куркынычсыз каникуллар" дигән чара үткәрелде.

Аны "Чистай электрчелтәрләре" җәмгыяте оештырды. Энергетиклар балаларга электр җайланмаларының нинди куркыныч булырга мөмкин икәнлеген аңлаттылар, өйдәге приборлар белән эш итәргә өйрәттеләр. Электрлаштыруның тарихы хакындагы хикияне балалар шулай ук кызыксынып тыңладылар, шушы темага багышланган эстафета һәм конкурста да актив катнаштылар. Җиңүчеләргә бүләкләр дә тапшырылды, ә электр куркынычсызлыгы турындагы кулланманы һәр балага тараттылар.

Бу чарада Базарлы Матак мәктәбе һәм гтмназиясе, Түбән Әлки мәктәбе укучылары катнашты. "Куркынычсыз каникуллар" башка мәктәпләрдә дә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mp3}2639{/mp3}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев