Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Җирле референдумда исемлеккә кертелгән 14080 кешенең 77 проценты катнашты

Күпчелек ризалыгын белдерде Үткән якшәмбедә районда үзара салым салу мәсьәләсе буенча җирле референдум булды. Анда исемлеккә кертелгән 14080 кешенең 77 проценты катнашты. Яңа Үргәгар (100), Иске Камка (98 процент) һәм Ташбилге (97 процент) авыл җирлекләрендә референдум аеруча активлык белән узды. Авылларны су белән тәэмин итү чыгымнарын каплау өчен һәр балигъ...

Күпчелек ризалыгын белдерде

Үткән якшәмбедә районда үзара салым салу мәсьәләсе буенча җирле референдум булды. Анда исемлеккә кертелгән 14080 кешенең 77 проценты катнашты.

Яңа Үргәгар (100), Иске Камка (98 процент) һәм Ташбилге (97 процент) авыл җирлекләрендә референдум аеруча активлык белән узды. Авылларны су белән тәэмин итү чыгымнарын каплау өчен һәр балигъ гражданиннан елына 180 сум күләмендә үзара йөкләнгән түләү кертү турындагы референдумга куелган сорауга район халкының 85 проценты уңай җавап бирде. Карга авыл җирлегендә яшәүчеләрнең 96, Яңа Үргәгар халкының 99 проценты "әйе" дигән җавапны сайлаган.

Базарлы Матак авыл җирлегендә үткән референдумда катнашучыларга икенче сорау да тәкъдим ителгән иде. Анысы Имәнлек һәм Яшьләр урамнарында ял парклары төзү өчен һәр балигъ гражданинга елына 180 сум үзара йөкләнгән түләү кертү турында иде. Беренче сорауга референдумда катнашкан Базарлы Матак халкының 74 проценты, икенче сорауга 69 проценты уңай җавап биргән.

Төбәк сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов әйтүенчә, референдум һәр җирдә дә тыныч, имин узган, беркемнән дә дәгъвалар кермәгән, референдум үткәрү тәртибе бозылмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев