Югары Әлкидә Авыл көне булып узды
Сабантуйга ияреп, әмма аны һич кабатламыйча, быел районда Авыл көннәре дә үткәрелде. Аш ашка, урыны башка, дигәндәй, нигездә күңел ачу, бәйрәм итү өчен дип оештырылса да, Авыл көненең үз максаты, үз мәгънәсе бар. Бу бәйрәмгә җыелучылар туган авылларының тарихын искә төшерәләр, бүгенгесенә бәя бирәләр, киләчәген уйлап, планнар коралар. Югары Әлкидә...
Сабантуйга ияреп, әмма аны һич кабатламыйча, быел районда Авыл көннәре дә үткәрелде. Аш ашка, урыны башка, дигәндәй, нигездә күңел ачу, бәйрәм итү өчен дип оештырылса да, Авыл көненең үз максаты, үз мәгънәсе бар. Бу бәйрәмгә җыелучылар туган авылларының тарихын искә төшерәләр, бүгенгесенә бәя бирәләр, киләчәген уйлап, планнар коралар.
Югары Әлкидә үткән Авыл көне моның чагылышы булды. Татар мәдәниятын үстерүгә үз өлешләрен керткән күренекле шәхесләр үстереп биргән авыл бит ул: Мөнирә Булатова, Габделхак Шаһиев, Исламия Мәхмүтова, Рузия Мотыйгуллина шушы авылда дөньяга килгән, аның урамнарында уйнап үскән, шунда беренче белем һәм тәрбия алган, шунда аларның хыяллары канат каккан.
Инде бәйрәм турында сөйлик. Югары Әлкинең нәкъ уртасында, мәдәният йорты янәшәсендәге зур урында матур итеп мәйдан корылган иде ул көнне. Алып баручылар укытучы Айзирәк Мисалова һәм китапханәче Венера Сираҗева, сәхнә осталарыннан һич калышмыйча, бәйрәмне ачып җибәрделәр, авылның борынгы тарихын искә төшерделәр, бүгенгесе турында да сөйләделәр. Аннары бәйрәмгә җыелучыларны Түбән Әлки мәктәбе директоры Фәнис Мисалов, район башкарма комитетының бүлек җитәкчесе Ринас Сәлахов котлап, Авыл көненең матур, имин үтүен теләделәр. Курчак кебек ике кыз мәйданга җыелучыларны күпереп пешкән икмәк, баллы чәк-чәк белән сыйладылар.
-Безнең авылдан акыллы, булдыклы җитәкчеләр күп чыккан. Аларның берсе-Дамир абый Каюмов. Ул бүген безнең арада. Туган җирен һич онытмый, кирәк чакта ярдәм итеп тора ул. Әле менә мәчетебез янып киткәч тә, ул аны яңадан төзетүгә иреште. Зират тирәсен тотуга үзенең саллы өлешен кертте. Авылны газлаштырганда, телефон линияләре сузганда да ярдәме зур булды Дамир абыйның,-дип алып баручылар сүзне беренче кунакка бирделәр.
-Авылыбыз халкы бердәм, тырыш, оешкан. Безне кодрәтлеләр, дип атыйлар иде, мактаулы исем бит бу. Искә төшерик әле, колхоз-совхозлар чорында төп механизатор эшен безнең егетләр башкарды бит,-дип сөйләп китте Дамир Каюм улы һәм авылның бик күптәнге тарихын, аның өч мәчетле, мәдрәсәле булган вакытларын искә төшерде, зур нәселләрне атады, авылдашларына тамыр-токымнарын онытмаска киңәш итте.
Айзирәк Мисалова тагын бер кунакларын - Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисткасы Исламия Мәхмүтованы аңа багышланган шигырь укып игълан итте.
-Хөрмәтле авылдашларым, бигрәк матур итеп оештыргансыз бәйрәмне! Мин бу кадәр үк булыр дип өметләнмәгән идем. Шатлыгым эчемә сыймый, утызар ел күрмәгән дусларымны, иптәшләремне очраттым. Бу авыл - безнең өчен изге җир, биредә балачагыбыз үтте, биредә әти-әниләребез җирләнгән. Авылыбызны саклап, яшәтеп, зиратыбызны карап торганыгыз өчен рәхмәт сезгә,-диде мәшһүр артисткабыз бик нык дулкынланып.
Аның сүзләрен сеңелесе, тагын бер горурлыгыбыз Рузия Мотыйгуллина куәтләде:
-Кызганыч, авылыбыз кечерәя. Әмма, бәхеткә, ул яши, аны сез яшәтәсез. Әгәр Югары Әлки юкка чыкса, шушы сөйкемле әби-бабаларыбыз да, менә бу шук-шаян балаларыбыз да булмый бит, - диде ул, мәйдан тирәли җыелган авылдашларына күрсәтеп. Аннары бәйрәмгә күчтәнәч итеп җырчылар, биючеләр алып кайтуын әйтте һәм өстәп куйды:
-Карап кына утырмагыз, җырлагыз, биегез, шуның өчен кайттык, сезнең күңелләрне күтәрик, - дидек.
Чынлап та бик затлы иде күчтәнәч: Югары Әлки авылы көнендә Татарстанның атказанган артисты, композитор Вагиз Бәйрәмов гармунда, курай-кубызда дәртле көйләр уйнады, Татарстанның атказанган артисты Фердинант Фәтхи, «Алсу-Фәридә» дуэтыннан Алсу Сөнгатуллина җырладылар, Республикабызның илгә танылган "Казан" бию ансамбле искиткеч матур биюләре белән таң калдырды (кызларның сәхнә костюмнары югары сәнгать әсәрләренә тиң иде). Якташлары Минһаҗев Рәзит (Исламия ханым аның әлерәк кенә театр училищесын тәмамлавын әйтеп үтте) пародик биюләре белән көлдерде.
Ә апалы-сеңелле Ләйсән һәм Лилия Мәхмүтовалар сәхнәгә чыккач, мәйдан гөр килеп алды.
-Без шунда тәгәрәп үстек, авылыбызны бик яратабыз. Кечкенә чакта җәйләребез Югары Әлкидә үтә иде бит. Матур итеп киендереп, безне Сабантуйга алып баралар иде. Билгеле, ул вакытта шулай кайтып, авылда Сабантуй үткәрешербез, дип һич уйламадык,-диделәр кызлар. Аннары авылдашларын җырлап сөендерделәр.
Авыл бәйрәме шулай җыр-бию белән үрелеп дәвам итте. Аның төп геройлары - шунда гаилә корып, балалар үстереп, тырышып эшләп гомер итүче кешеләр турында алып баручылар җылы итеп сөйләделәр, берәм-берәм мәйданга чакырып, бүләкләр бирделәр. Бөек Ватан сугышы вакытында тылда хезмәт куйган Шәйхетдинова Миңниса, Сәлахова Минзия, Хәйретдинова Зәкия, Сафина Саимә, Мисалова Сания һәм башка апаларга мәйдан алкышларын кызганмады. Әфганстанда хезмәт иткән Хәйруллин Марс, Хәйдәров Фәнис, Чечняда армия хезмәте үткән Зарипов Эльвир тыйнак булдылар, ахры, аларга аталган бүләкләрне әниләре, апалары чыгып алды. Ә менә армиядән яңа кайткан Вафин Инсаф "куркып" тормады, мәйданга үзе чыкты.
Иң матур йорт хуҗасы Фәттахов Әгъзамга бәйрәм иганәчеләренең берсе Хәйретдинов Тәлгать буяу сатып алырга дип сертификат тапшырды. Зәмзәмия һәм Инглиз Мингалиевлар күпләргә үрнәк гаилә булып яшиләр, аларны да мактадылар, авылның иң нәни кешесе Саматка да уенчык бирделәр. Хәйретдинов Тәлгать мәчетне карап торучы Вафин Илгизәр абыйга моторлы чалгы бүләк итте. Бәйрәмне үткәрүгә матди ярдәм күрсәткән Фәхретдинов Хафизгә, Җәббаров Илгизгә, Галәүов Илдарга, бертуган Гәрәевларга да авыл халкы исеменнән рәхмәтләр күп әйтелде.
Бәйрәм бит гел җыр-бию дә, оста сүз белән генә бармый әле, кунакларны сыйларга да кирәк. Бусы турында да уйлаганнар оештыручылар: озын итеп корылган өстәлдә бертуктаусыз самовар җырлады. Гөлнур Яруллина һәм Әминә Мисалова табаларда коймак чыжлаттылар.
-Дүрт чиләкле кәстрүлгә апара куйган идек, шөкер, коймагыбыздан теләгән һәркемгә авыз иттердек,-диделәр кызлар, бик арысалар да, канәгатьлек белән. Бәйрәмдә тәмле пылау да бар иде, анысын кунаклар өчен дип Мисалов Фоат пешереп торды. Ир-ат кулы тигән ризыкны һәркем мактап ашады.
Инде бәйрәм дәвамында исеме күп тапкыр телгә алынган берәү турында әйтеп үтик. Ул - Югары Әлки клубы мөдире Минһаҗева Фәния, авыл көнен үткәрү белән янып йөргән, мәшһүр артистларыбыз белән элемтәгә кергән, аларны кузгаткан, мең мәсьәләне хәл итүдә катнашкан. Авылдашлары гына түгел, Дамир ага Каюмов та, Исламия ханым Мәхмүтова, Рузия ханым Мотыйгуллина да: "Безнең Фәниябезгә рәхмәт!" диделәр.
…Бәйрәм әле яшьләр көрәше, уен-көлке, ярышлар белән озак дәвам итте. Аны киләсе елларда да үткәрергә карар иттеләр. Булдырырлар да, "кодрәтлеләр" бит алар - Югары Әлкинең уңган, булдыклы кешеләре.
Тагы да күбрәк фотографияләрне безнең группада карый аласыз: vk.com/album-64690122_198332857
Нәзгать Мәгърифәтуллин, "Яшь көч" ҖЧҖ инвесторы:
- Бәйрәмебез Рамазан ае алдыннан үтә. Ислам дине - игелеккә, бердәмлеккә өндәүче дин. Һәрвакыт тату, бердәм яшик, ниятләребез изге, эшләребез уң булсын.
Рифкать Ибраһимов: Түбән Әлки авыл җирлегенең элеккеге башлыгы:
- Күп еллар эшләү дәверендә шуны аңладым: җирлеккә кергән дүрт авыл халкы арасында сез иң тырышлар, бердәмнәре булдыгыз, теләсә нинди эшне күтәрештегез. Сездә һәрчак тәртип. Алга таба да шулай яшәгез.
Рәшит Сафин, Югары Әлки авылы:
- Бу бәйрәмдә бергәләшеп укытучыларыбызга рәхмәт әйтик. Алар безгә белем, тәрбия бирик дип тырыштылар, безне зур юлга чыгардылар. Хөрмәтли белик остазларыбызны, авылыбызның күрке, горурлыгы бит алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев