Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Авариядә машина йөртүче ир-ат һәлакәт урынында үлә

28 ноябрьдә көн уртасында Чуаш Шәпкәсе ягыннан Төгәлбәйгә барганда Daewoo Matiz автомобиле юл астына төшеп каплана, машина йөртүче һәлакәт урынында үлә. Авариядә гомере өзелгән ир-ат Лаеш районында яшәүче 1958 елгы Мәхмүт Мөхәммәтҗанов булып чыга. Әлеге фаҗига буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы район комиссиясе утырышы булды. Анда ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин...

28 ноябрьдә көн уртасында Чуаш Шәпкәсе ягыннан Төгәлбәйгә барганда Daewoo Matiz автомобиле юл астына төшеп каплана, машина йөртүче һәлакәт урынында үлә.

Авариядә гомере өзелгән ир-ат Лаеш районында яшәүче 1958 елгы Мәхмүт Мөхәммәтҗанов булып чыга. Әлеге фаҗига буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы район комиссиясе утырышы булды. Анда ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин бу авария һәм аның сәбәпләре хакында мәгълүмат белән чыкты. Юлның әлеге участогында һәлакәткә китерерлек бернинди хилафлык та ачыкланмаган. Асфальт юл бик яхшы хәлдә, хәтта юл кырые да каты түшәмәле, бернинди борылышлар юк. Баш инспектор авария машина йөртүченең йоклап китүе аркасында килеп чыккан дигән нәтиҗә ясады.

Ни аяныч, руль артында барганда йоклап китү очраклары еш була, ди Рәис Сафин. Ул күзгә йокы төшкәндә машинаны туктатып черем итеп алу яисә, киресенчә, бераз хәрәкәтләнеп йокыны качыру кирәклегенә басым ясады. Үз карамагында автотранспорт булган җитәкчеләргә дә бу хакта шоферларга даими искәртү кирәклеге әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев