Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

“Тамедиа” ААҖ басмаларына он-лайн режимында язылырга була

"Тамедиа" ААҖ басмаларына Дәүләт хезмәтләре порталы аша он-лайн режимында язылырга була. Дәүләт хезмәтләре порталында (https://uslugi.tatarstan.ru/) "Вакытлы басмаларга язылу" хезмәте эшли. Аның ярдәмендә өйдән чыкмыйча гына үзегез теләгән газета-журналларга язылырга мөмкин. Моның өчен "Россия почтасы" тәкъдим иткән каталоглардан үзегез язылырга теләгән басманы сайлап алырга кирәк. Аннары әлеге газета яисә журналга нинди...

"Тамедиа" ААҖ басмаларына Дәүләт хезмәтләре порталы аша он-лайн режимында язылырга була.

Дәүләт хезмәтләре порталында (https://uslugi.tatarstan.ru/) "Вакытлы басмаларга язылу" хезмәте эшли. Аның ярдәмендә өйдән чыкмыйча гына үзегез теләгән газета-журналларга язылырга мөмкин. Моның өчен "Россия почтасы" тәкъдим иткән каталоглардан үзегез язылырга теләгән басманы сайлап алырга кирәк. Аннары әлеге газета яисә журналга нинди срокка язылуыгызны билгелисез, үзегезнең контакт мәгълүматларын һәм адресыгызны күрсәтәсез. Подписканы үзегезгә дә, бүтән кешегә дә рәсмиләштерә аласыз. Берьюлы берничә газета-журналга язылырга мөмкин. Шуннан соң сайлаган басмалар өчен "Россия почтасы" бүлегенә түләү башкарасыз. Сезнең заказ электрон төстә "Россия почтасы"ның тиешле бүлегенә юллана, һәм анда ул өч көн дәвамында эшкәртелә. Электрон язылу уңышлы эшкәртелгәч, сезнең шәхси кабинетка подписканың рәсмиләштерелүе хакында хәбәр килә. Һәм сез киләсе яртыеллыкта үзегез күрсәткән адрес буенча әлеге басманы ала башлаячаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев