Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Эшчәнлекләре белән тамашачыны җәлеп итеп, хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашып эшлиләр алар

Районыбызда илле мәдәният учреждениесе эшли, аларның һәрберсе белән сәләтле, җаваплы һәм белемле кешеләр җитәкчелек итә. Шундый фидакарьләребезнең берсе турында райондашларга да сөйләп үтәсем килә. … Гади генә авыл өе. Шул өйнең җылы бүлмәсенең нәкъ урта бер җиренә бишек эленгән. Чыбылдык эчендә сабый - нәни кызчык үзенә-үзе нидер көйләп ята. Настяның...


Районыбызда илле мәдәният учреждениесе эшли, аларның һәрберсе белән сәләтле, җаваплы һәм белемле кешеләр җитәкчелек итә. Шундый фидакарьләребезнең берсе турында райондашларга да сөйләп үтәсем килә.
… Гади генә авыл өе. Шул өйнең җылы бүлмәсенең нәкъ урта бер җиренә бишек эленгән. Чыбылдык эчендә сабый - нәни кызчык үзенә-үзе нидер көйләп ята. Настяның шулай тик кенә ятуына әнисе бик канәгать, кызым җырчы булыр ахры, дип сөенеп куя ул. Бу сүзләрне чынга ашар дип ана үзе дә, билгеле инде, нәни кызчык та уйламагандыр ул вакытларда.
Ә бит әнисенең хыялы бер дә нигезсез булмый. Зоя апа үзе дә бик матур, моңлы тавышка ия, ире Николай да җыр-моңны ят итми. Бәйрәмнәрдә Беловлар гаиләсендә табын тирәли кунак җыела, өйдә җыр яңгырый. Аларның хәтта үз җырлары да бар. Бу сәләтле, тырыш, уңган гаиләдә үскән Настя ничек инде бүтән төрле булсын?! Балалар бакчасында да, мәктәптә дә җырларга яратуы белән аерылып тора Настя.
Сәләтле кеше бөтен яклап сәләтле була, диләр бит. Анастасиянең кул эшләренә - тегү, чигүгә оста булуы да ачыклана. Шуңа күрә ул мәктәптән соң Тольяттига китеп, тегү училищесында белем ала. Тәртипле, тырыш булганы, яхшы укыганы өчен аны Германия демократик республикасына сәяхәткә җибәрәләр - шулай чит илне күреп кайта ул.
Әмма күңеле туган авылына тарткан икән, шәһәрдә калмый Анастасия. Төрле җирләрдә эшли, шул ук вакытта районның, авылның мәдәни тормышында актив катнаша башлый. Шундый сәләтен күреп, 2000 елда аңа Борискино мәдәният йорты директоры булырга тәкъдим итәләр. Шул ук елны Анастасия Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесында читтән торып укый башлый.
-Бәлки, миңа баштан ук шул һөнәрне сайларга булгандыр. Мәдәният йортында мин үз урынымны таптым, шуңа сөенеп эшлим хәзер,-ди Анастасия.
Менә 14 ел инде бар осталыгын биреп авылның мәдәният учагын дөрләтеп хезмәт куя ул. Үзе җырлый, искиткеч матур бии, нәфис сүзгә дә оста. Белгәнен түгәрәкләр оештырып башкаларга өйрәтә. Борискино мәдәният йортында даими рәвештә өч түгәрәк эшләп килә. "Земляничка" ансамбленә йөрүчеләр бию серләренә өйрәнәләр, "Родник" ("Чишмә") фольклор түгәрәгендә җыр сөючеләр тупланган. "Модельләр мәктәбе"нең исеме үк анда йөрүчеләрнең тегү, кием дизайны белән шөгыльләнүләрен әйтеп тора. Чынлап та, кайда табып, кайда югалтасыңны белмисең кайчак. Яшьлегендә алган тегүче һөнәренең дә кирәге чыга шулай итеп.
Анастасия Николаевна түгәрәк белән генә җитәкчелек итеп калмый, сәхнә костюмнарын да үзе тегә ул.
-Вакыты шундый бит, кайчандыр алган белемнәр белән генә чикләнергә һич ярамый. Тамашачыны концертка, авыл кешесен түгәрәкләргә җәлеп итү өчен ниндидер яңалык, үзенчәлекле ысул-алымнар табарга кирәк. Шөкер, төрле тәкъдимнәр, идеялар туып кына тора,-ди Анастасия.
-Коллегабыз спорт белән дә шөгыльләнә, конкурсларда осталыгын төрле яклап күрсәтергә дә өлгерә. "Чуаш чибәре", "Чуаш сандугачы-2006", "Иң яхшы директор" конкурсларында җиңүләр яулады. Ул җитәкләгән "Родник" ансамбле ел саен республика күләмендә үткәрелүче Уяв чуаш бәйрәмендә катнашмый калмый,-дип мактый хезмәттәшебезне район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина.
Менә шундый ул, Борискино авыл мәдәният йорты директоры, чибәр, тәвәккәл, уңган хезмәттәшебез Анастасия Дмитриева. Алыштыргысыз хезмәткәр, яхшы җитәкче булу өстенә, ул әле ике улына сөекле әни дә. Без аңа сокланабыз, чөнки бөтен барлыгын халыкка мәдәният хезмәте күрсәтүгә багышлаган мондый фидакарьләр күп түгел бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев