Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Ил азатлыгы өчен кулына корал тотып көрәшкән ветераннарыбыз арабызда бармак белән санарлык кына калып бара (+ФОТО)

Сугыш гөрелтесе тынганга 69 ел тула. Ил азатлыгы өчен кулына корал тотып көрәшкән ветераннарыбыз арабызда бармак белән санарлык кына калып бара. Җиңү көнен якынайту өчен бала килеш колхоз басуларында хезмәт куйган якташларыбыз да чал ветераннар инде. Әмма, күпме вакыт узса да, дүрт елга сузылган михнәтле сугышка чик куйган Җиңү көненең...

Сугыш гөрелтесе тынганга 69 ел тула. Ил азатлыгы өчен кулына корал тотып көрәшкән ветераннарыбыз арабызда бармак белән санарлык кына калып бара. Җиңү көнен якынайту өчен бала килеш колхоз басуларында хезмәт куйган якташларыбыз да чал ветераннар инде. Әмма, күпме вакыт узса да, дүрт елга сузылган михнәтле сугышка чик куйган Җиңү көненең чиксез шатлыгы аларның хәтереннән беркайчан җуелмас. Бу Җиңүнең ни кыйммәт бәягә яулануын алардан да әйбәтрәк кем белә?! Сүз сезгә, хөрмәтле ветераннар.
БАРИ ГЫЙЛЬМИЕВ, Бөек Ватан сугышы ветераны, Базарлы Матак авылы:
-Солдат хезмәтенә киткәндә 18 яшем дә тулмаган иде әле. 1943 елның зыкы салкын 11 гыйнвар иртәсе иде ул. Товар вагоннарына төялеп бер ай поездда барып, Маньчжуриягә килеп төштек. Безнең алга илнең көнчыгыш чикләрен саклау бурычы куелды. Аргун елгасының бер ягында безнең гаскәрләр, икенче якта - японнар. Без һәрвакыт диярлек тулы сугышчан әзерлектә булдык. Чөнки дошман әледән-әле һөҗүм итә, һаман бәрелешләр булып тора иде. Байтак сугышчан дусларымны югалттым мин анда. Бергә хезмәт иткән Салман егете сугышларның берсендә каты яраланып һәлак булды. Мин биредә пулеметчы, снайпер булдым, сугыш кораллары белән оста эш итәргә өйрәндем.
1945 елның 9 маенда фашистлар Германиясен җиңү хәбәре килеп ирешкәч, сөенечебезнең иге-чиге булмады. Көнчыгыш чикләрендә бик тынычсыз көннәр иде ул. Японнар туктаусыз чикне бозалар, атыш тынып тормый, корбаннар да бар. Әмма илебезнең фашист илбасарларын тар-мар итеп җиңү яулавы Көнчыгышта да тиздән тынычлык урнашасына өметләребезне тагын да ныгытты.
Аннан соң мин Иркутскидагы хәрби авиамәктәпне тәмамлап авиамеханик булдым, шушы белгечлек буенча Румыниядә, Кавказда хезмәт иттем. Хәрби хезмәттән демобилизацияләнеп 1950 елда гына туган якка кайттым. Гомерем буе туган районымда намус белән хезмәт иттем.
Җиңү көне - минем өчен иң изге бәйрәм ул. Бу көнне мин Ватаным, халкым өчен зур горурлык хисләре кичерәм. Советлар Союзы кулларын богауламаса, канэчкеч Гитлерның явыз планнарының ни белән төгәлләнәсен күз алдына китерү дә авыр иде бит. Безнең күп милләтле бөек дәүләтебез бер йодрык булып фашизмга каршы чыкты, кешелекне аның коллыгыннан коткарды. Совет кешеләрендә туган илне ярату, патриотлык хисе искиткеч көчле иде, әнә шул безгә куркыныч дошманны җиңәргә ярдәм итте дә.

ГАБДЕЛБАРИ ФӘСАХОВ, Бөек Ватан сугышы ветераны, Яңа Баллыкүл авылы:
-Мин 1943 елның 5 ноябрендә армиягә мобилизацияләндем. Фронтка безне Беренче танк армиясен тулыландыру өчен җибәрделәр. Биредә мине кыр кабель линияләре телефонисты итеп билгеләделәр, һәм мин анда 1948 елның 1 маена кадәр хезмәт иттем. Белоруссия җирләрен азат итү өчен барган бәрелешләрдә беренче сугышчан чыныгу алдым. Яшермим, ут эченә керү бик куркыныч булды. Әмма барына да күнәсең икән. Иң авыры - сугышчан иптәшләрне югалту. 1945 елның гыйнварында мин Польшаның Лодзь, Познань, Варшава шәһәрләрен азат итүдә катнаштым. Мартта инде без немецның Гдыня, Штеттин калаларын, ә май аенда Берлинны штурмладык. Миңа рейхстагта да булырга туры килде.
Безнең частьларны Берлин читендәрәк урнаштырдылар. 8 майдан 9 ына каршы төндә мин дежурда идем. Постымны тапшырып ял итәргә яттым гына, ату тавышлары ишетелде. Нәрсә булды икән, союзниклар сугыш ачтымы әллә, дип урамга йөгереп чыктык. Ә анда безне куанычлы шау-шу каршы алды. Сугыш бетте, Җиңү! Билгеле, безнең ул чактагы шатлыкны сүз белән генә аңлатырлык түгел иде.
Һәр елны Җиңү бәйрәмен мин шатлык һәм дулкынлану белән көтеп алам. Ә быел бәйрәм сөенеченә борчу һәм хәвеф тә өстәлде менә. Украина вакыйгалары һич тә тынгылык бирми. Без фронтта чакта: "Бандеровчы бандитлардан сак булыгыз, алар бик кансызлар",-дип кисәтәләр иде. Ә бүген шул башкисәрләрне олылаучылар властька үрмәли. Гомумән, үз халкына каршы корал күтәргән хөкүмәт турында ни әйтәсең?! Украинаның тарихны, Бөек Ватан сугышы сабакларын санга сукмавы бик кызганыч. Без бит гомер-гомергә тугандаш халыклар булып яшәдек. Сугышта минем украин якын дустым бар иде. Кыргызы, казахы, грузины бердәм булып фашизмга каршы көрәштек бит. Ә бүген күрше дәүләттә Бөек Җиңү көнен бәйрәмнәрдән сызып ташламакчылар. Бу хәлләргә йөрәгем бик әрни. Фашизмга азынырга ирек бирмәскә иде бит!

ПЕТР ШУВАЛОВ, хезмәт ветераны, Базарлы Матак авылы:
-Сугыш безне әтисез калдырды, балачагыбыздан мәхрүм итте. Әтием Алексей Шувалов 1942 елның мартында Ржев янында барган сугышларда батырларча һәлак була. Сугышка алынган 10 кардәшебезнең нибары өчесе генә туган якка исән-сау кайта алды. Безгә, сугыш чоры балаларына, нужаны-михнәтне ай-һай күп татырга туры килде. Фронттан үлем хәбәре алган гаиләләргә 40 сум пособие бирелә иде. Ә хәбәрсез югалганнарга анысы да юк. Без 10 яшеннән җәй буе колхоз терлекләрен көттек, тракторда прицепчы булып эшләдек. Үзебез ярымач - көндез бер тәлинкә аш, ә кичен 200 грамм фураж оны бирәләр. Басуда чүп утадык, фермада эшләдек, колхоз бакчасында яшелчә үстердек... Ачлыктан, авырулардан ел саен йөзләгән бала үлә иде. Базарлы Матакта нибары бер фельдшер иде бит ул вакытта. Без, ярым ятимнәр, чабата киенеп, сәләмәләргә төренеп үстек. Кырдан башак, черегән бәрәңге, алабута җыеп ашый идек. Сугыш вакытында ипине күрмәдек тә диярлек. Кибеттә икмәкне 1947 елда гына сата башладылар.
1945 елның язын, Җиңү көнен гомердә онытасым юк. Һәр өйдә диярлек тәлинкәле радиолар бар иде ул вакытта. Сугыш бетү хәбәрен әнә шуннан ишеттек. Авылның бөтен халкы Базарлы Матак уртасындагы мәйданга җыелды. Кешеләр бер-берсе белән кочаклашты, олы шатлыкны уртаклашты, үксеп-үксеп елады. Сөенеч яшьләре дә, яу кырыннан әйләнеп кайтмаячак газизләребез өчен ачы күз яшьләре дә иде бу.
9 Май - илебез өчен иң бөек, иң кадерле бәйрәм, дип саныйм мин. Җиңү көне турында уйлаган саен мине әйтеп-аңлатып бетергесез горурлык хисе биләп ала. Зур корбаннар бәрабәренә яулап алынган бу Җиңү булмаса, бүгенге тыныч мул тормыш һәм без үзебез дә булыр идек микән?! Һәр елны махсус шушы бәйрәм өчен мин кызыл лалә чәчәкләре үстерәм. Җиңү бәйрәменә багышланган митингта һәйкәл итәгенә чәчәк бәйләме салганда безнең бәхетле киләчәк өчен гомерен биргән әтием, туганнарым, авылдашларым, ватандашларымның якты рухы алдында баш иям, аларга күңелемнән иң ихлас рәхмәтемне җиткерәм…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев