Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

“Булгария” һәлакәтеннән соң мин тормышка хәзер бөтенләй бүтәнчә карыйм (+ФОТО, ВИДЕО)

Булгария… Ул бүген җан өшеткеч сүзгә, олы фаҗига, йөзләгән корбаннарга китергән җинятьчел җавапсызлык символына әверелде. Соңгы вакытта "Булгария" һәлакәте кабат җәмәгатъчелекнең игътибар үзәгендә булды - әлеге җинаять эшен Казанның Мәскәү районы судында карау дәвам итте. Шул көннәрдә без әлеге коточкыч рейста якын туганнарын югалткан райондашыбыз - Ташбилге авылында яшәүче Илшадия...

Булгария… Ул бүген җан өшеткеч сүзгә, олы фаҗига, йөзләгән корбаннарга китергән җинятьчел җавапсызлык символына әверелде. Соңгы вакытта "Булгария" һәлакәте кабат җәмәгатъчелекнең игътибар үзәгендә булды - әлеге җинаять эшен Казанның Мәскәү районы судында карау дәвам итте. Шул көннәрдә без әлеге коточкыч рейста якын туганнарын югалткан райондашыбыз - Ташбилге авылында яшәүче Илшадия Абдуллина белән очрашып сөйләштек.

-Мин тормышка хәзер бөтенләй бүтәнчә карыйм. Вак-төяк югалтуларга, күңелсезлекләргә исем китми, андыйларга игътибар да итмәскә тырышам,-ди Илшадия ханым. -"Булгария" фаҗигасе китергән әрнүле югалтулар, үзәк өзгеч хәсрәт әнә шундый ачы сабак бирде: күп нәрсәгә күзләремне ачты, мөнәсәбәтемне үзгәртте, тормышта иң мөһим нәрсәләрнең - саулыкның, җан тынычлыгының кадерен ныграк белергә өйрәтте.

Илшадия Абдулла кызы тумышы белән Яшел Үзән районының Күгеш авылыннан. Әлкигә килен булып төшкәненә дә 25 ел инде. Ире Габдеразак белән икесе дә укытучылар, өч ул үстерәләр. Ташбилге мәктәбе башлангыч булып калгач, Илшадия Абдуллина өстәмә белем алып, олигофрения белән авыручы балаларны өйләрендә укытуга күчкән.

"Булгария" фаҗигасе аларның гаиләсен кайгы утына салган: Илшадиянең апасының 28 яшьлек кызы Альбина, аның 6 яшьлек улы Нияз һәм тагын бер айдан дөньяга килергә тиеш булган, әнисе карынындагы Зилә әлеге һәлакәттә вафат булалар.

2011 елның 10 июлендә Иделдә "Булгария" теплоходының һәлакәткә очравы барыбызны да тетрәндерде. Елгада ял итәргә, Болгарга сәяхәт кылырга дип юлга чыккан 201 кешенең 122 сенең әлеге фаҗигадә гомерләре өзелә бит! Һәлак булучылар исемлегендә 28 бала да бар. Әлеге мәхшәрдән нибары 6 бала исән чыккан. Сүз дә юк, бу бөтен халык өчен чиксез кайгы булды. Ә Иделдәге фаҗигадә якын кешеләрен, хәтта тулы бер гаиләләрне югалтучыларның, чәчәк кебек балаларын гүргә салучыларның мәңге төзәлмәс йөрәк ярасын, хәсрәт-сагышын күз алдына китерү дә авыр… Бөтен максатлары акча эшләүгә корылган, шуның хакына хәтта кешеләр хәвефсезлегенә дә төкереп караган бәндәләргә карата катгый чаралар күрми, күп бәлаләрнең башы булган җавапсызлык өчен кырыс җавапка тартмый торып җәмгыятьтәге мондый башбаштаклыкка чик куеп та булмастыр.

"Иң асылларның гомере өзелде"

-Хәсрәт кешеләрне берләштерә бит. "Булгария" һәлакәтендә туганнарын, якыннарын югалтучылар белән без интернет челтәре аша аралашып, хәбәрләшеп торабыз,-дип сөйли Илшадия ханым. -Беләсезме, әлеге фаҗигадә гомерләре өзелүчеләрнең барысы да тырыш-уңган, асыл затлар булганнар икән. Безнең Альбина да шундый иде. Мин аны бик кечкенәдән үз кулымда карап үстерештем, һәрчак бик тыгыз аралашып яшәдек. Ул миңа үз кызым кебек якын булды, беркем белән уртаклашмаган эч серләрен дә миңа сөйли иде. Аның үлеме үз баламны югалткандай авыр булды. Шулкадәр ягымлы, ихлас, уңган-булган иде Альбина. Ул гел камиллеккә омтылды. Бию түгәрәгендә шөгыльләнде, секциягә йөреп йөзәргә өйрәнде. Бәйләргә, аш-суга шулкадәр оста иде. Казандагы зур өйләрен гөлт итеп тотты. Гөлләр яратты, бакча тутырып чәчәкләр, яшелчәләр үстерә иде. "Ашыгыч ярдәм" станциясендә фельдшер булып эшләде, анда шулкадәр яраталар, бәялиләр иде үзен. Чирләп китсәк тә, бүтән эш-проблемалар буенча да гел аңардан киңәш сорый идек, шуңа "аяклы энциклопедия" дип йөрттек үзен. Алты яшьлек Нияз да шундый акыллы, тәртипле, өлкәннәрчә уйлый-фикерли торган бала иде. Ә кызлары Зиләнең дөньяга килүен ничек зарыгып көттеләр. Ни үкенеч, гомерләре бигрәк кыска булды шул…

"Болай буласын белсәм, юлга чыкмый идем"

Сеңелесенең ире һәм улы белән сәяхәткә җыенуын Илшадия алдан белмәгән дә.

-9 июль кичендә сыерымны саварга чыксам, көтүдән җиленен җәрәхәтләп кайткан икән. Нәрсә сөртеп дәваларга икән дип, күнегелгән гадәт буенча Альбинага шылтыраттым. "Апа, без елга портында. Теплоходта Болгарны күреп кайтмакчы булабыз. Казанда көн бозылып китте әле, җил кузгалды, кара болыт килә. Болай буласын белсәм, юлга чыкмый да идем",-ди. "Болгарга килгәч, безгә генә кайтып кунасызмы әллә, безгә якын бит ул",-дидем әле. Шуннан соң бүтән сөйләшмәдек инде.

Икенче көнне Иделдә теплоход бату хәбәрен Илшадиягә улы шылтыратып әйтә.

-Йөрәгем жу итеп китте. Шундук Альбинаның номерын җыйдым. Әмма телефон җавап бирмәде. Телевизорны кабызсак, Мәскәү каналы Казан елга портын күрсәтә. Шунда апаның кайгылы йөзе күзгә чалынып китте. Машина белән тизрәк Казанга "очтык",-дип әрнү белән искә ала ул хәсрәт тулы көннәрне Илшадия. -Кама Тамагы районының Сөкәй авылы янында судан чыгарылучылар безнекеләр түгелме, дип көтеп торулар, Казанда суд-медицина экспертизасы бинасы янында ут йотулар, мәетләрне танырга керү газаплары… Альбина белән Ниязның җансыз гәүдәләрен 12 июльдә судан чыгардылар. Аларны Киндери зиратына җирләдек. Якыннарыбыз янында теплоход һәлакәтендә вафат булган дистәдән артык кеше күмелде. Кемнәрнеңдер җавапсызлыгы, ваемсызлыгы аркасында күпме яшь гомерләр өзелде, никадәр кеше кайгы-хәсрәт кичерде.

Ә менә күпме су астында яткан цифрлы фотоаппаратларга, видеокамераларга зыян килмәгән булып чыга. Альбина белән Ниязның "Булгария"дә төшкән соңгы сурәтләре шулай итеп якыннарына килеп ирешә.

Альбинаның күңеле сизгән бугай…

Һәлакәттә Альбинаның ире Ленар исән кала. Аның туганнарына сөйләвенчә, хәвеф турында ишеткәч, алар коткару жилетлары да кия башлыйлар. Әмма як-яктан бәйләргә өлгерә алмыйлар. Теплоход секундлар эчендә су төбенә китте, ди Ленар. Су астына төшеп киткән теплоходтан барлыкка килгән каты дулкын аларның өчесен дә аера. "Альбинаны коткара алмаячагымны аңлый идем инде, ничек тә Ниязны алып калырга, дигән уй күңелне сызып үтте, улымның кулын чытырдатып тоттым. Әмма дулкын китереп бәргәннән соң исемә килгәндә Нияз янымда юк иде инде",-дип сөйләгән ул.

Нишлисең, тормыш дәвам итә. Фаҗигадән соң бер ел үткәч Ленар өйләнгән, яңа никахтан уллары туган.

-Фаҗига буласын берсе дә алдан сизмәде микән?-дип сорыйм Илшадиядән.

-Альбинаның күңеле бәхетсезлек киләсен тойганмы әллә дип уйлыйм. Үләренә берәр ай кала ул бик боек, күңелсез булды. Нәкъ бер ай алдан туган авылыбыз Күгешкә Сабан туена кайткан идек. Көн бик яңгырлы булды. Икебез дә кечкенә балаларыбыз белән машинага кереп утырдык Башка вакытта сөйләшеп сүзебез бетми иде. Ә монда әллә нинди уңайсыз тынлык урнашты - ни дип сүз башларга белмәдек. Шул көнне тагын бер хәлгә хәйран калдым. Бездә Сабан туе түбәнлектә уза. Авылга кайту өчен үргә менәргә кирәк. Ә юл пычрак, машиналар уңга-сулга борыла. Шуңа күпләр җәяү генә кайтырга чыкты. Ә Альбина авырлы килеш машинага утырды да китте. Әйтерсең лә аңа ни булса да барыбер иде. Нияз да сәфәргә чыгар алдыннан берничә төн йоклый алмый интекте, диделәр. Аннан фотоларны карап утырганда шуңа игътибар иттем: Альбина соңгы вакытта гел су янында сурәткә төшкән икән бит.

-Илшадия, "Булгария" теплоходы һәлакәте буенча суд эше ахырына якынлаша. Сез фаҗигадә гаепле кешеләргә нинди җәза бирелүен телисез?

-Без кичергән хәсрәтләрне бүтән беркемгә дә күрергә язмасын иде. Инде өч елга якын вакыт узса да, әрнү-сагышларыбызның басылганы юк. Әмма без гаеплеләргә каты җәза бирелсен, дип теләмибез. Чын гаеплеләрнең гадел хөкемгә тартыласына ышанмыйбыз да. Без аралашкан кешеләрнең күбесе шушы фикердә. Барысы да Ходай кулында, иң гадел хөкемне ул чыгарыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев