Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Иске Тахтала халкы быел зурлап авыл көне үткәрде (ФОТО)

Чуаш авыллары арасында беренчеләрдән булып Иске Тахтала халкы быел зурлап авыл көне үткәрде. Бу бәйрәбмне оештыручылар авыл барлыкка килүгә 400 ел, мәктәп ачылуга 100 ел тулуга багышладылар. БӘйрәмнең күзгә күренеп торган бизәлеше дә тарихка ишарәле илде: бердән ул сугышта һәлак булган авылдашларына куелган һәйкәл янында үтте. Икенчедән, подиум янәшәсендә генә...


Чуаш авыллары арасында беренчеләрдән булып Иске Тахтала халкы быел зурлап авыл көне үткәрде. Бу бәйрәбмне оештыручылар авыл барлыкка килүгә 400 ел, мәктәп ачылуга 100 ел тулуга багышладылар.
БӘйрәмнең күзгә күренеп торган бизәлеше дә тарихка ишарәле илде: бердән ул сугышта һәлак булган авылдашларына куелган һәйкәл янында үтте. Икенчедән, подиум янәшәсендә генә борынгы сондык, самовар, үтүк, кувшин, юкә кабыгыннан үргән чабаталар, төрле гичешләр куеп, кечкенә генә экспозиция дә ясалган иде. Тарих укытучысы Людмила Калмыкова Иске Тахталаның килеп чыгышы турында төрле чыганаклардан күп итеп материал туплаган, аларны авылдашларына да җиткерде.
Заманында Иске Тахтала бик күп кешеле зур авыл булган. Бөек Ватан сугышына биредән 140лап кешене озаталар, алар арасында 3 хатын-кыз да була. Туган илебезне яклап батырларча сугышалар авылдашлар. Аларның унысы орденнар белән бүләкләнә.
Тарихны искә төшергәннән соң бәйрәмгә килүчеләр авылдашлары Лев Еримеевның Иске Тахтала турында шигырь укуын тыңладылар, аннары үзешчәннәргә кушылып, аның туган якка багышланган җырын җырладылар.
Нинди бәйрәм кунаксыз үтсен? Биредә дә кунаклар бик күп иде - һәр йорт каршында диярлек төрле төбәкләрдән кайткан машиналар тора, ә мәйданга җыелучылар әледән-әле бер-берсен танып кул бирешәләр, кочаклашалар. Хәл-әһвәл сорашу, әяшьлекне искә төшерә... Авыл көненең мәгънәсе дә, рухы да шушы җирлектән чыгучыларны барлау, очраштыру бит.
Бәйрәмгә килүчпеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова котлады. Шунысы кызык, аның да нәсел тамырлары шушы авыл белән бәйле икән бит. Ул бертөркем тахталыларга башкарма комитетның Мактау кәгазьләрен тапшырды. Мондый хөрмәткә авыл көнен үткәрү өчен күпне эшләгән оештыручылар - чуаш милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе урынбасары Виктор Белов, мәктәп директоры Ирина Ферапонтова, тарих укытучысы Людмила Калмыкова, район данын төрле ярышларда яклаган спортчылар, актив ветераннар лаек булды.
Чуаш милли-мәдәни автономия рәисе Константин Яковлев та кайткан иде бәйрәмгә. Ул авыл халкын котлады, теләкләрен җиткерде, мәктәпкә 10 мең сум акча бүләк итте.
-Киләсе елда бу авылда часовня ачарга кирәк. Һәр өйдә тынычлык, бердәмлек, иминлек булсын,-диде ул.
Ә милли-мәдәни автономиянең район бүлекчәсен җитәкләүче Василий Мошков авыл көннәрен райондагы 22 чуаш авылының һәркайсында үткәрүне тәкъдим итте.
Бәйрәм бүләк-күчтәнәчсез булмый, билгеле. Бер гасырлык юбилеен бәйрәм итүче мәктәпкә үлән чапкыч, китаплар, акча бирделәр. Ә "Кызыл Шәрык-Агро"ның отряд начальнигы Шәйхетдинов Зөфәр иң яхшы механизаторлар Солодовников Николайны, Рыжков Викторны, Ферапонтов Серогейны һәм аларның иптәшләрен Рәхмәт хатлары белән бүләкләде, инвестор Айрат Хәйруллин исеменнән мәктәпкә принтер һәм спорт инвентаре тапшырды.
Ә аннары гаҗәеп бер күренеш башланды: мәйданга баштан-аяк агач ботакларына, яфракларга төренгән Уявны ияртеп, иркен мәйданга Лениногорск, Әлмәттән килгән фольклор ансамбльләр чыкты. Алар, түгәрәк хасил итеп, озын көйле җыр башладылар. Түгәрәккә башкалар да килеп кушылды. Ниндидер тылсымга ия гамәл иде бу! Шулай чуашлар борын-борыннан язны каршылаганнар, имин җәйләр килүен, мул уңыш үсүен теләгәннәр.
Бу тылсымлы хәрәкәт тынып калгач, халык кабат сәхнә каршына җыелды. Алып баручылар шушы авылда туып-үскән, соңрак илнең төрле якларына таралып, фән, мәдәният, сәнәгать өлкәләрендә, хәрби хезмәттә дан яулаган авылдашларын атадылар. Озын булып чыкты исемлек!
Мәктәпнең юбилее һич онытылдмады бәйрәмдә. Ветеран укытучыларга, бүген яшьләргә белем бирүчеләргә рәхмәт сүзләрен кызганмадылар тахтала халкы. Ә район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Вәлиева бүләкләр тапшырды. Сәхнәгә быел мәктәпне бетерүчеләр дә, 1 сентябрьдә укырга керәчәк сабыйлар да күтәрелде.
Тормышыбыз нигезе - гаилә. МОны һәркем аңлый: нык, тату гаиләдә генә акыллы, эшчән, тәрбияле балалар үсә. Андыйлар Иске Тахталада да күп икән. Район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Рузалия Сафина, түргә чакырып, аларны да бүләк белән сөендерде. Өлкән яшьтәгеләр дә, тәрбиягә бала алучылар да, улын армиягә озатучылар да бүләксез калмады бу көнне.
Менә шундый күңелле бәйрәм оештырдылар Иске Тахтала авылында. Табигатьнең искиткеч матур бер җирендә, урманнар кочагында утырган саф һавалы бу авылда эшчән, тырыш һәм җыр-биюгә, күңел ачуга да оста халык гәомер итә. Инде дүрт гасырлык тарихы булган Иске Тахтала алга таба да яшәсен өчен бик тә кирәк авыл көне үткәрү. Бу бит үткәннәрне искә төшерү генә түгел, алдагы көнгә омтылу, яшәешнең дәвамы да әле.
Тагы да күбрәк фотографияләрне безнең группада карый аласыз: http://vk.com/album-64690122_197750160

Василий Мошков, агрокөллият филиалы директоры:
-Менә беренче тапкыр биредә авыл көне үткәрергә булдык. Искиткеч матур, бай авыл, биредә яшәүчеләрнең тормышлары таза, өйләре матур, күңелләре дә иркен. Авыл көнен башка елларда да оештырсак иде.
Матрена Гурьева, хезмәт ветераны:
-Без яшь чакта Уявны ике атна буе бәйрәм итә идек. Һәр көннең үз тәртибе бар иде. Бик күңелле буладыр иде Уяв. Хәзер менә аны кабат искә төшерә башладылар. Шуңа сөендем.
Лев Еримеев, шагыйрь, композитор:
-Мин бу көнне бик көттем. Ниһаять, ул килеп җитте. Үземне бик бәхетле хис итәм. Кайбер авылдашларымны танымыйм да икән инде, моннан 40 ел элек чыгып киткән идем бит. Туган авылымны сагыным яшим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев