Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Ака-туй белән Уяв бергә үтте (ФОТО)

Язгы чәчү белән печән өсте арасында, бераз эштән бушап торган көннәрдә, авыл халкы - татары, чуашы, руслары үз бәйрәмнәрен үткәрә булган. Һәм бу традиция гасырдан гасырга күчеп, безгә кадәр җуелмаган, алга таба да шулай булыр. Иске Хурада җирлегенә караган авылларда яшәүчеләр быел ике бәйрәмне бер иттеләр - Ака-туй җайлап кына...


Язгы чәчү белән печән өсте арасында, бераз эштән бушап торган көннәрдә, авыл халкы - татары, чуашы, руслары үз бәйрәмнәрен үткәрә булган. Һәм бу традиция гасырдан гасырга күчеп, безгә кадәр җуелмаган, алга таба да шулай булыр.
Иске Хурада җирлегенә караган авылларда яшәүчеләр быел ике бәйрәмне бер иттеләр - Ака-туй җайлап кына Уявка кушылып китте. Кайдан табып бетергәннәр, диген, бик күпләр халык бәйрәменә милли киемнәрдән килгәннәр. Бу үзе үк бәйрәмгә ачык төсләр өстәде.
Ака-туй, Уяв - бер-берсен сагынышкан дус-туганнарның очрашып гәпләшү, хәл белешү урыны да. Гаиләләр иминме, эшләр барамы, алга планнар нинди? Һәм, билгеле, мәшәкатьләрдән арынып, күңел ачу, ял итү өчен сәбәп тә.
Ел саен Уяв яңгыр белән башлана я тәмамлана иде, быел да бәйрәмгә җыелучылар күктә болытлар куермасмы дип көттеләр. Әмма табигать чуашларга бәйрәм итү өчен кояшлы матур көн бүләк итәргә булган икән. Менә мәйданга балалар ияртеп, чуаш бабай чыга һәм җиргә казык кага. Бу - Уявның башлануы билгесе.
Аны рәсми төстә ачу өчен "Хузангай" кооперативы рәисе Евгений Чугунов, авыл җирлеге башлыгы Сергей Новиков чакырыла. Алар, халыкны бәйрәм белән тәбрикләп, кунакларга сүз бирделәр. Уяв байрагын күтәрүне кадерле кунаклары Иван Казанковка йөкләделәр. Аннары ул кооперативта, авылда башкарылган зур эшләр, алдагы планнар турында сөйләп үтте. Евгений Чугунов авылдашлары исеменнән зур кунакка рәхмәт әйтеп, аңа картина бүләк итте.
Ака-туйның төп геройлары - игенчеләр. "Хузангай" кооперативында уңган, тырыш эшчеләр аз түгел. Аларга хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп бүләкләр тапшырдылар, алдынгылыкларын күрсәтеп торучы тасмалар бәйләделәр.
Ака-туйда атлар да чаптырдылар: Түбән Әлкидән Салават Ишмуратов аты белән беренче килде. Юртаклар арасында Гомәр Баһавиев аты барысын да артта калдырды.
Шунда ук Уяв та башланып китте. Мәгълүм булганча, Уяв - җыр-бию бәйрәме бит. Үзешчән сәнгать коллективлары башка авыллардан да килгән иде, алар барысы да осталыкларын күрсәтеп, җырлап-биеп, халыкның күңелен күтәрделәр.
Мондый бәйрәмнәрдә һәркем үзенең сәләтен күрсәтергә омтыла. Шуңадыр, спорт ярышларында катнашучылар да күп иде Ака-туйда. Мәсәлән, футболда Хузангай, Яңа Сихтермә һәм Колчурино командалары призлы урыннарны яуладылар. Гер күтәрүдә Вячеслав Филатовка тиңнәр булмады - ул герны 50 тапкыр өскә чөйде. Икенче-өченче урында Дмитрий Мурзаков (38 тапкыр) һәм Владислав Соловьев (32). 21 метр озынлыктагы баганага Одиссей Ишмулкин бик оста үрмәләп менде дә, читлектәге әтәчне иреккә җибәрде.
Авыш баганага менүчеләр арасында Оксана Белова, Әлфира Нуруллина, Альбина Лаврентьева бүләкләргә ия булдылар. Егетләр дә алардан калышмады.
Бу бәйрәмдә "Чуаш гүзәлен" дә ачыкладылар. Бәйгедә катнашучыларның сигезесен дә җиңүче итеп таптылар, чөнки алар барысы да уңганлыкта, матурлыкта бер-берсеннән калышмадылар.
Менә шулай бик тә күңелле, җырлы-биюле, бүләкле һәм мактаулы булып үтте чуашларның милли бәйрәме. Аны үткәрүгә зур ярдәм күрсәткән Иван Казанковка рәхмәт әйттеләр катнашучылар.
Тагы да күбрәк фотоларны безнең группада карагыз vk.com/album-64690122_197094170

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев