Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әниләр көненә багышланган кичә үткәрделәр (ФОТО)

Әниләр көненә багышланган кичә үткән җомгада балалар иҗаты йортының иркен залында узды. Бәйрәмдә катнашу өчен күп кенә оешма-учреждениеләр үзләрендә хезмәт куючы, эштә дә, өйдә дә уңганлыклары белән аерылып торган, ул-кызлар тәрбияләп үстергән коллегаларын вәкил итеп җибәргәннәр. Ә авыллардан килгән әниләрнең күбесе инде өлкән яшьтә булып, тормышның авырлыкларын да кичергә, инде...

Әниләр көненә багышланган кичә үткән җомгада балалар иҗаты йортының иркен залында узды.

Бәйрәмдә катнашу өчен күп кенә оешма-учреждениеләр үзләрендә хезмәт куючы, эштә дә, өйдә дә уңганлыклары белән аерылып торган, ул-кызлар тәрбияләп үстергән коллегаларын вәкил итеп җибәргәннәр. Ә авыллардан килгән әниләрнең күбесе инде өлкән яшьтә булып, тормышның авырлыкларын да кичергә, инде үсеп, таралырга өлгергән балаларын көтеп яшәүче, күпсанлы оныкларның сөекле дәү әни булып торучы апа-әбиләр иде.

Тантананы район җитәкчелеге исеменнән тәбрикләү сүзе белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ринат Зарипов, социаль яклау бүлеге начальнигы Альмира Ибәтова ачып җибәрделәр. Алар кичәдә катнашучыларны Әниләр көне белән котлап, илебезгә лаеклы уллар һәм кызлар тәрбияләгән өчен рәхмәт әйттеләр, исәнлек, иминлек теләделәр.

Бәйрәм кичәсен мәдәният хезмәткәрләре Гөлия Яруллина белән Александр Елисеев алып бардылар. Алар тантанага чакырылган һәр әни турында кыскача гына сөйләп үттеләр, хезмәт урынында, гаиләдә ирешкәннәре хакында җылы итеп сөйләделәр. Башта, билгеле, сүз өлкән буын турында барды. Әбекәйләр арасында 5-7 бала табып үстерүчеләр бик күп иде бит. Аларга Хәйруллинның Хәйрия фонды ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.

Аннары алып баручылар оешмалар вәкилләрен мактап телгә алдылар, аларны да бүләкләделәр. Һәм, билгеле инде, бәйрәм кичәсен үзешчәннәрнең, укучыларның җыр-биюләре, музыка мәктәбе укытучылары оркестрының чыгышы бизәде.

Тагы да күбрәк фотографияләрне безнең группада карагыз http://vk.com/albums-64690122

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев