Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

"Хузангай" республикага танылды

"Хузангай" кооперативы республикада иң тотрыклы эшләүче 20 хуҗалык арасына керде.

Кооператив быел бөртеклеләрдән 29 мең тонна тулаем уңыш җыеп алды. Кооперативта бодай һәм арыш оны тарттыру тегермәннәре, сыек май сыгу цехы, макарон һәм ярма ясау линиясе эшли. Биредә 11,5 мең тонна бөртек сыйдырышлы складлар, сәгатенә 20 тонна җитештерүчәнлекле бөртек киптерү җайланмасы, көчле техник базасы булган машина-трактор паркы бар.
Кооператив рәисе Евгений Чугунов базар икътисады шартларында республиканың иң уңышлы эшләүче хуҗалыкҗитәкчеләре исемлегенә кертелде.
Президент Чыршысында булдылар
Башкалабыз Казанда үткән республика Чыршы бәйрәмендә безнең районнан 18 укучы катнашты.
Алар арасында уку алдынгылары, төрле олимпиада-конкурсларда җиңгән укучылар бар. Балалар Президент Чыршысында рәхәтләнеп күңел ачтылар, могжизага тиң тамаша карадылар. Кыш бабай аларга бүләкләр дә өләште әле.
Район бюджеты - сайтта
Муниципаль район советының 20 декабрьдә узган утырышында кабул ителгән 2014 елга һәм 2015-2016 елларның планлаштырылган чорына бюджеты белән районның рәсми сайтында (alkay@tatar.ru) танышырга була.
Бәйрәмнәр хәвефсез үтсен
Террорга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәрен хәвефсез үткәрүне кайгырту хакында сүз барды.
Яңа ел, чыршы бәйрәмнәре узасы биналарны террорлык актларыннан һәм башка хәвеф-хәтәрдән саклау максатында күреләсе чаралар турында район эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов хәбәр итте. Бәйрәмнәрдә район халкын өзеклексез электр энергиясе һәм газ белән тәэмин итү, коммуналь хезмәтләр күрсәтү буенча әлеге службалар җитәкчеләре мәгълүматлары тыңланды.
Бөтен җирдә дә кулланырга ярамый
Яңа ел төнендә караңгы күкне фейерверклар белән балкыту гадәткә кереп бара.
Әмма пиротехник җайланмаларны транспорт инфраструктурасы, электроэнергетика, торак-коммуналь хуҗалык, терлекчелек тармагы объектлары, кешеләр күпләп җыела торган биналар, дәүләт һәм җирле үзидарә органнары биналары,мәдәният, спорт, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклау учреҗдениеләре, җәмәгать туклануы предприятиеләре, сәүдә-күңел ачу үзәкләре тирәләрендә кулланырга ярамый. Гомумән, фейерверклар, салютлар, ракеталар аттырып күңел ачар алдыннан ут белән шаярырга ярамаганлыкны онытмагыз. Саклык чараларын төгәл үтәү бәла-казалардан саклар, бәйрәм кәефегезне дә бозмас.
Ялган аракы сатучыларны фаш итик
Районда ялган аракы сату очраклары булу турында хәбәрләр йөри.
Әмма кеше саулыгына зур зыян китерүче эчемлек сатучыларны ачыклау кыен. Авылыгызда ялган спитрлы эчемлекләр белән сату итүчеләр булса, алар хакында түбәндәге электрон почталарга хәбәр итсәгез иде: alk.prok@tatar.ru (прокуратура), ispolkom-alkeevo@rambler.ru (район башкарма комитеты).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев