Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Мәктәп автобуслары: куркынычсызлык таләпләре үтәләме?

Район башкарма комитетының чираттагы утырышында мәктәпләргә укучыларны автобус белән йөртү куркынычсызлыгын тәэмин итү турында мәсьәлә каралды. Хәзерге вакытта 31 маршрут буенча балаларны мәктәпкә илтәләр. Әлеге маршрутларга тиешле документлар эшләнгән, район хастаханәсе белән шоферларның сәламәтлеген тикшереп тору турында килешенгән, балаларны озатып йөрүче җаваплы кешеләр билгеләнгән. Әмма хәл ителәсе мәсьәләләр дә бар:...

Район башкарма комитетының чираттагы утырышында мәктәпләргә укучыларны автобус белән йөртү куркынычсызлыгын тәэмин итү турында мәсьәлә каралды.

Хәзерге вакытта 31 маршрут буенча балаларны мәктәпкә илтәләр. Әлеге маршрутларга тиешле документлар эшләнгән, район хастаханәсе белән шоферларның сәламәтлеген тикшереп тору турында килешенгән, балаларны озатып йөрүче җаваплы кешеләр билгеләнгән. Әмма хәл ителәсе мәсьәләләр дә бар: булган 18 автобусның берничәсенә ремонт кирәк, техник карау, ГЛОНАСтан файдаланган өчен акча җиткерәсе, кышкы юлларда йөрү өчен шиннар аласы бар. Укучыларны йөртүгә кагылышлы таләпләрнең катгый үтәлергә тиешлеге турында район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин да кисәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев