Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Европа һәм дөнья чемпионы Андрей Агеев истәлегенә пауэрлифтинг буенча ачык чемпионат ярышлары булды

Европа һәм дөнья чемпионы Андрей Агеев истәлегенә пауэрлифтинг буенча ачык чемпионатта безнең егетләр призлы урыннар яуладылар. Пауэрлифтинг (яткан килеш штанга күтәрү) спорты соңгы елларда районда шактый үсеш алды. Әлки егетләре республика күләмендә уза торган әлеге төр ярышларда һәрдаим уңышлы чыгыш ясыйлар. Ульяновск шәһәрендә узган ачык чемпионатта төрле өлкә, республикалардан бик...

Европа һәм дөнья чемпионы Андрей Агеев истәлегенә пауэрлифтинг буенча ачык чемпионатта безнең егетләр призлы урыннар яуладылар.

Пауэрлифтинг (яткан килеш штанга күтәрү) спорты соңгы елларда районда шактый үсеш алды. Әлки егетләре республика күләмендә уза торган әлеге төр ярышларда һәрдаим уңышлы чыгыш ясыйлар. Ульяновск шәһәрендә узган ачык чемпионатта төрле өлкә, республикалардан бик күп спортчылар көч сынашты. Районыбыздан әлеге бәйгедә дүрт ир-егет катнашты. Базарлы Матактан Касыйм Зыятдинов урта яшьтәгеләр арасында, ә Рәшит Гарипов өлкәннәр арасында өченче урыннарны яуладылар. Алар бәйгенең бронза медальләренә һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев