Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Интернатта тәрбияләнүчеләрне гает белән тәбрикләделәр

Корбан бәйрәмендә дә интернатка игътибар бик зур булды. Гает иртәсендә Түбән Әлморза авылы мулласы бирегә килеп дога укыды, өлкәннәрне изге бәйрәм белән котлады. Аннан соң корбанга сарык чалып, аш-су әзерләделәр, өлкәннәрне мул ризыклы бәйрәм өстәленә чакырдылар. Бу көнне бик күп райондашларыбыз интернатка корбан ите, җиләк-җимеш, тәм-том китерделәр, биредә тәрбияләнүчеләрне гает...

Корбан бәйрәмендә дә интернатка игътибар бик зур булды.

Гает иртәсендә Түбән Әлморза авылы мулласы бирегә килеп дога укыды, өлкәннәрне изге бәйрәм белән котлады. Аннан соң корбанга сарык чалып, аш-су әзерләделәр, өлкәннәрне мул ризыклы бәйрәм өстәленә чакырдылар. Бу көнне бик күп райондашларыбыз интернатка корбан ите, җиләк-җимеш, тәм-том китерделәр, биредә тәрбияләнүчеләрне гает белән тәбрикләделәр, хәл-әхвәлләрен белештеләр. Хәйруллин хәйрия фонды вәкилләре дә күпләп бүләкләр алып килделәр. Бу игелекле кешеләрнең һәммәсенә интернат хезмәткәрләре дә, анда тәрбияләнүчеләр дә рәхмәт сүзләрен җиткерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев