Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Мул сөт чоры

Үткән яртыеллыкта шәхси сектордан 2845 тонна сөт хәзерләнгән. Бу узган ел күрсәткечләреннән 365 тоннага күбрәк.

Шәхси хуҗалыклардан һәр көнне 2 шәр тоннага күбрәк сөт җыела. Тапшырылган продукция өчен 34 млн. 500 мең сум акча түләнгән. Бу күрсәткеч тә үткән елныкыннан 7,5 млн сумга артыграк.
Индивидуаль сектордан сөт хәзерләүдә Салман, Иске Алпар, Түбән Әлки, Чуаш Кичүе авыл җирлекләре алдынгы. Соңгы көннәрдә Борискино һәм Иске Хурада авыл җирлекләрендә дә эшләр бераз яхшырган.
Июнь ае күрсәткечләре мондый: барлыгы 711 тонна сөт хәзерләнгән, бу 8 млн. сумлык продукция дигән сүз. Соңгы ункөнлектә исә 238 тонна сөт җыелган. Әлеге күрсәткечләр дә узган елның шул чоры һәм алдагы декада күрсәткечләреннән шактый югары.

Мәрхәмәтлелек, гафу итү ае
9 июльдә мөселман календаре буенча Рамазан ае башланды. Мөселманнар уразага керделәр.
Ислам динен тотучылар изге Рамазанны бәхет ае, мәрхәмәтлелек, савап һәм әҗер ае дип саныйлар. Елның ин озын көннәренә туры килгән бу айда ураза тотучылар тәүлегенә 19 сәгать чамасы ашамый-эчми торалалар. Әмма изге Рамазан ашау-эчүдән генә түгел, төрле кирәкмәгән гамәлләрдән, начар эшләрдән, гайбәт һәм башка тыелганнардан тыелу, бер-береңә ярдәм итү, игелекле гамәлләр кылу ае да ул.

Конкурстан үтүчеләргә субсидияләр
Татарстанның Икътисад министрлыгы агымдагы елның 30 октябренә кадәр Лизинг-Грант кысаларында субсидия бирү өчен заявкалар кабул итә.
Субсидияләргә түбәндәге юнәлешләрдәге чараларны тормышка ашыручылар өмет итә ала: төрле җиһазларны лизингка алганда беренче кертемне түләү; инновацион продукция эшләүче һәм тормышка ашыручы кече һәм урта эшмәкәрләргә ярдәм итү; электр хуҗалыгына тоташуны түләүгә, энергия саклау чараларына, энергетик тикшеренүләр үткәрүгә тотылган чыгымнарны субсидияләү. Заявкалар тапшыру тәртибе Татарстан Икътисад министрлыгы сайтында яхшылап аңлатылган, район газетасында да берничә тапкыр басылды.

Малларны кигәвен борчымас
Район ветеринария берләшмәсе белгечләре, авылларга барып, шәхси хуҗалыкларның көтүгә йөрүче терлекләренә канэчкеч бөҗәкләргә каршы эшкәртү үткәргәннәр.
Җиде төркем белгечләр һәр иртәдә көтүгә куылган терлекләрне махсус сыекча белән эшкәртәләр. Алар һәр авылда диярлек булырга өлгергән инде. Махсус сыекчаның тәэсире 25 көнгә җитә. Ягъни, шул кадәр вакыт малларны чебен, кигәвен, черки борчымый, алар иркенләп ашап йөри.
Сыекчаның сыер сөтенә зыяны юк. Ә ветеринарлар үз хезмәтләре өчен нибары 50 сум акча сорыйлар.

Ачык һавада дискотека
14 июльдә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда күңелле бию кичәсе үткәрелә. Ул Россия яшьләре көненә багышлана.
Дискотека 21 сәгатьтә башлана. Ял кичәсенә рәхим итегез!

"01" хәбәр итә
8 июльдә яшен сугу нәтиҗәсендә Иске Алпар авылындагы йортка ут каба (бәхеткә, анда кеше яшәмәгән).
Шул ук көнне "Хузангай" кооперативы басуын да яшен сугып, 5-6 гектарда игеннәр янып, көлгә әйләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев