Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки районында пенсия фондына бурычлары зур булган эшмәкәрләрдән әҗәтләрен түләтәләр

фото vk.com сайтыннан Районыбызда Пенсия фондына бурычлары зур булган эшмәкәрләрдән әҗәтләрен түләтү айлыгы бара. Әлеге айлык 12 майда старт алган иде. Атна саен Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре суд приставлары белән берлектә сәүдә нокталарына, оешмалар офисларына, оешмалар офисларына, шулай ук шәхси эшмәкәрләрнең яшәү урыннарына рейдлар үткәрәләр. Акциянең төп максаты - үзләре...

фото vk.com сайтыннан

Районыбызда Пенсия фондына бурычлары зур булган эшмәкәрләрдән әҗәтләрен түләтү айлыгы бара.

Әлеге айлык 12 майда старт алган иде. Атна саен Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре суд приставлары белән берлектә сәүдә нокталарына, оешмалар офисларына, оешмалар офисларына, шулай ук шәхси эшмәкәрләрнең яшәү урыннарына рейдлар үткәрәләр. Акциянең төп максаты - үзләре яисә үз хезмәткәрләре өчен Пенсия фондына иминият взнослары түләмәгән эш бирүчеләрдән бурычларын мәҗбүри түләтү.

Районда бүген 193 шәхси эшмәкәрнең Пенсия фондына иминият взнослары буенча әҗәтләре бар. Бу бурычларның гомуми суммасы 9254,34 мең сум тәшкил итә. Приставларның өегезгә килүен теләмисез икән, моның бердәнбер юлы - бурычыгызны тизрәк түләү. Моны теләсә кайсы кредит учреждениесендә эшләргә була. Әгәр эшмәкәрләрнең взносларны түләү буенча нинди дә булса сораулары туа икән, Пенсия фондының район идарәсенә (Базарлы Матак, Ленин ур 4Б) мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mp3}2639{/mp3}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев