Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Авылларыбыз атамаларының килеп чыгышы

Районыбыз территориясендә Болгар дәүләте, аннан соңрак Казан ханлыгы чорына караган авыллар һәм анда яшәгән кавемнәрнең варислары калмаган. Хәер, яңа килеп урнашкан халык берничә авыл исемендә иске атамаларны кабатлаганнар. Мәсәлән, Чаллы, Салман (елга исемнәре белән бәйле), Иске Камка (Ибн Фадлан язуыннан) атамалары. Болгар җимерелгәч, ерак бабаларыбызның читтә шул ук атамалы авылларга...

Районыбыз территориясендә Болгар дәүләте, аннан соңрак Казан ханлыгы чорына караган авыллар һәм анда яшәгән кавемнәрнең варислары калмаган. Хәер, яңа килеп урнашкан халык берничә авыл исемендә иске атамаларны кабатлаганнар.
Мәсәлән, Чаллы, Салман (елга исемнәре белән бәйле), Иске Камка (Ибн Фадлан язуыннан) атамалары. Болгар җимерелгәч, ерак бабаларыбызның читтә шул ук атамалы авылларга оешып яшәүләре һәм гасырлар үтеп оныкларының кире Болгар дәүләтенең үзәгендә урнашкан, югарыда әйтелгән авылларга кайтып төпләнүләре табигый хәл. Иске Баллыкүл, Татар Шәпкәсе (эпиграфик ташлар дәлил) авыллары шулай булырга мөмкин. Тик авыл исемнәре Болгар чорыныкы дип төгәл әйтеп булмый.
Районыбызда күп авыллар янында Болгар чорына караган авылларның урыннары билгеле, ә атамалары сакланмаганнар.
17 нче гасыр башыннан 18 нче гасыр ахырына кадәр Иделнең уң як җирләреннән, Алатырь, Сембер, Сергач һәм башка өязләрдән, күбесе мишәрләр, безнең якка күчеп килеп урнашканнар. Төрле яклардан җыелу турында документлар һәм 5-6 диалектта сөйләшү моңа дәлил булып тора. Мәсәлән, Иске Салман белән Яңа Салман кешеләре сөйләшүен, Иске Чаллы белән Әлморза кешеләренең сөйләшүен һич чагыштырып булмый.
Чуашлар башлыча хәзерге Чувашстан республикасыннан "новокрещенныйлар" сословиесеннән булып, җирләр бирелеп күчеп килгәннәр.
Руслар татарлардан һәм чуашлардан соңрак төрле өлкәләрдән килгәннәр. Рус алпавытлары үз крестьяннары һәм монастырь крестьяннары белән күченгәннәр. Качып китү очраклары да күп күзәтелгән.
Авылларның барлыкка килүе турында газетабызда 2011 ел, берничә номерда тарих фәннәре кандидаты Р.Г.Насыйров язып чыккан иде. Аны кабатламыйча, диссертациясеннән кайбер мәгълүматлар алдым. Ә авыл атамалары турында милли архив материаллары миңа чыганак булды.
Районыбызда исеме үзгәрмәгән берничә авыл гына билгеле. Әйтик, Карга, Түбән Салман, Яңа Баллыкүл, Хлебодаровка һ.б. Әгәр авыл исеме алдыннан "иске", "татар", "рус", "чуваш" дигән сүз өстәлсә, бу исеме үзгәргән дигәнне аңлата.
Мәсәлән, Татар Әхмәте. Димәк, ул авылдан соң башка Әхмәт тә барлыкка килгән.
Бүгенге Базарлы Матак 19 нчы гасыр башы чыганакларында "Новые Матаки" атамасы белән билгеле. Чөнки өч Матак арасында ул яңасы. Старые Матаки кыска гына "Матак" дип аталган. 1819 елгы чыганакларда с. Христоворожденственское дип атау күрсәтелә. Бу чиркәү атамасы белән бәйле. "Село" дигән статус бирелү чиркәү булу белән генә бәйле түгел, руслар булуы да шарт. Бер чорда руслар килеп урнашканнар Иске Матакка һәм Базарлы Матакка. "Новые Матаки" башта (1716 елларда) "починок Новые Матаки" дип аталган. 19 нчы гасыр урталарында базар оешып, ярминкәләр уздыра башлагач, село "Новые Базарные Матаки" дип аталган. Тора-бара "новые" сүзе төшереп калдырылган.
Югары Матак яше буенча Базарлы Матактан өлкәнрәк. Бу авылны "Исейчино" дип тә йөрткәннәр. 19 нчы гасыр ахырларында "Чуваш Төгәлбәе" диеп атаган документлар бар. Күп авылларны рәсми исеме белән түгел, халыкча атап йөртү гадәте бар.
Старые Матаки - "Чиркәүле Матак", Верхние Матаки - "Кечкенә Матак" яки «Матачка».
Төп Матактан Нохрат аерылып чыккач, беренче халкы чуашлардан торган. Яңа Нохрат барлыкка килгәч төп Нохратка "Иске" атамасы өстәлгән.
Матакка нигез салучылар - Тойгузя Кайбичев дигән, 1631 елда Каманың уң ягында Перов дигән авылда гомер кичергәнлеге билгеле булган шәхеснең оныклары. Т. Кайбичевның Актай елгасының югары өлешендә биләмәләре булып торган.
Өч Чаллы турында. Хәзерге Иске Чаллы элек Яңа Чаллы дип аталган. Чөнки югарыда язылганча, Чаллы елгасының югары өлешендә Болгар чорындагы "Чаллы" булган (Р.Г.Насыйров). Хәзерге Яңа Чаллы 18 нче гасыр урталарында барлыкка килгән. Исеме үзгәрмәгән. Базарлы Матакка кадәр волость үзәге булган. Халык саны буенча районыбызда ул иң зур авыл булган, 1920 елда анда 2727 кеше яшәгән.
Иске Үргәгар Мәмәтчәле исеме белән аталган. Иң беренче килеп урнашкан Мәмәтчәли Исяшев авылга исем бирүче шәхес. Яңа Үргәгар барлыкка килгәч, Мәмәтчәле "Иске Үргәгар" дип аталып киткән.
Камка авылы 18 нче гасыр урталарында, бер өлеш халкы Мәүләшә елгасы буена күчеп утыргач, Иске Камка булып кала.
Башта бу авыл "Рахматуллино" вновь поселенная, аннан "Мелявша" вновь поселенная, аннан "Мелявша" "Яңа Камка" булып китә. Бу авыл кырында руслар да булганнар. Архивта "Русская Мелявша" дигән атама да бар. Халык арасында Мәүләшә атамасы нык саклана.
Карамалы авылы Исәнбай исеме белән йөртелгән. Кайбер чыганакларда Исәнкилде дип аталган. Бу шәхес - авылга нигез салган ике туганның берсенең исеме 1865 елдан башлап муллалар язып барган метрика кәгазьләрендә "Исәнбай Карамалысы" дип аталган очраклар бар.
Әлки авыллары: өч Әлки арасында өлкәне Урта Әлки, халык телендә "Китәнче". 18 нче гасыр башында рус чыганакларында "Исенчина" дип теркәлгән. Уртада булмаса да, нигә шулай аталган - бусы табышмак.
Килеп чыгуы һәм диалекты белән башкалардан Югары Әлки аерылып тора. Беренче мәчет 1859 елда, авыл барлыкка килгәннән соң 100 елдан артык вакыт узгач төзелгән. (Тарихы кызык, ләкин язмыйм, чөнки җитәкче булып эшләгән шул авыл кешесе мин сөйләгәч ризасызлыгын белдерде).
Ташбилге авылын Татарстанда иң өлкән авыл дип санаучы тарихчылар бар. Бу дөрес түгел. Хәзерге халыкның бабалары 17 нче гасырның икенче яртысында килеп урнашканнар. Ә андагы эпиграфик ташлар 13,14 гасырдан. Болгар чорындагы бу ташларның хуҗалары ни атлы авылда яшәгәннәр, бу билгесез, ачыкларга мөмкин түгел дип уйлыйм.
Борынгы халкы үзләре исән чакта үз авылына "Ташбилге" атамасын кулланмас иде. Ә менә 250-300 елдан соң килеп урнашкан кавем элеккеге исемен белә алмаган, шуңа күрә Болгар чоры халкына ихтирам йөзеннән "Ташбилге" атамасын куйганнар.
19 нчы гасыр язмаларында руслар авылны "Старое Тяжбердино" исеме белән атаганнар. Димәк, "Новое" дигәне дә булган. Бу ничек? Ачыклый алмадым. Шунысы кызык, Тәтеш районы Тархан авылы тирәсендә шундый ук "Ташбилге" исемен йөртүче Болгар чоры зираты бар, ләкин авыл юк.
Әнҗерә (Ямкино) авылларының тарихы бик гыйбрәтле һәм тирәнтен өйрәнелмәгән. 17 нче гасыр урталарында Чулман елгасының сул агымында, хәзерге Спас районы биләмәсенә керә торган, Алексеевск авылларына якын урында Әнҗерә авылы халкы соңгы елларын кичергәннәр.
1730 елларда шул авылның мәчете җимерелә. Бу Анна Иоановна "Кровавая" чоры була. Олы елга буенда бу авылның урнашуы тора-бара халыкка зур авырлык китерә. Чөнки бу авылга руслар килеп төпләнеп, әкренләп әнҗерәлеләрне кысрыклыйлар. Зур җәберләрдән соң халык хәзерге Әлки районының көньяк-көнчыгышындагы урманлы өлешенә күчеп китәргә мәҗбүр була. Ә авыл атамасын яңа урында да "Әнҗерә" дип саклап калалар. Спас районындагы Әнҗерәдә "Ямкино" исеме астында руслар яшәп калалар.
Шәпкә авыллары: Халык арасында өч авыл үз исемнәре белән аталалар: "Рус Шәпкәсе", «Чуаш Шәпкәсе», "Татар Шәпкәсе". Ә рәсми рәвештә ике генә. Татар Шәпкәсендә элек татарлар күпчелек булган, ә хәзер күпчелекне чуашлар тәшкил итә. Чуаш Шәпкәсе дигән өлешендә руслар да бар. Шуңа аны халык "Рус Шәпкәсе" дип атый.
Иштүбә (Иштубино) авыллары: алар дүртәү. Хәзерге Хузангай элек Сихтермә иде, волость үзәге, Совет чорында больницалы, урта мәктәпле (2 телдә). 19 нчы гасырда "Средний Иштуба" дип аталган. Хәзерге Хурада "Нижний Иштуба" дип аталган, халыкча "Кората". Хәзерге Еряпкино - "Старое Иштубино", хәзерге Югары Колчурино - "Верхнее Иштубино". Ә менә хәзерге Түбән Колчурино Югары Колчуринодан аерылып чыккан. Аларга "Иштубино"атамасы бирелмәгән. Халык телендә "Биктобай" дип йөртелә.
Югары Колчурино 1716 ел язмаларында билгеле булган Д.С.Колчурин дигән керәшен татары нигезләүендә барлыкка килгән. Шул елда бу авылда 24 керәшен татары яшәгәне билгеле. Колчура - борынгы төрки-татар исеме, бу исем угро-финнарда да кулланылган. Бикбай, Биктобай шулай ук борынгы төрки-татар атамалары. Чиябаш авылы элек "Рысова Поляна" исемендә булган. Каракүл авылы "Яңа Апак" дип аталган.
Рус Төгәлбәе Бизнә (Бездна) елгасы башында урнашканга, беренче атамасы рус документларында "Бездна" булган. Елганың урта өлешенә руслар килеп урнашкач, "Бездна" атамасын үзләштергәннәр. Ул авыл Спас районында, башта чиркәү исеме белән "Богородское" дип аталган, революциядән соң Антоновка исемен алган. Бизнә елгасының элеккеге Болгар чоры атамасы югалган.
Хәзерге Иске Баллыкүл борынгы Болгар чорында яшәгән авыл урынында урнашкан. Ул авыл элек ничек аталгандыр, шулай ук "Баллыкүл" булуы ихтимал. Ә хәзерге халкы Сембер өязеннән, дөресрәге, хәзерге Чүпрәле районы авылларыннан күчеп килгәннәр. Рус документларында авыл "Круглое Озеро" диеп аталган. 19 нчы гасыр урталарында ике исемдә - "Круглое озеро Баллыкүль"дип йөртелгән. Соңрак" Яңа Баллыкүл барлыкка килгәч, баштагы авыл Иске Баллыкүл исеме белән калган.
Казан юлы өстендә, Хлебодаровка турысында, уң якта Старосельское авылы бар иде. Андагы соңгы өйләр 1970 елда юкка чыкты. Бу авыл "село" статусында, чиркәүле булган. Иске атамасы - Красное Поле. 1710-1716 елларда помещик Я.И. Старосельский бу авылның хуҗасы булган. Димәк, атамасы "иске авыл" дигән мәгънәдән түгел, фамилиядан.
Салман авыллары:
6 авыл Салман елгасы буена урнашып, елга исемен йөртәләр. Болар арасында елганың өске өлешендә урнашкан бүгенге Иске Салман - төп Салман булып санала. Районыбызда ике генә авыл: Иске һәм Абдул Салманнар гына сөйләшү буенча мишәр диалектыннан аерылып торалар. Чөнки халыкларының килеп чыгышы "Тау ягы" - Кама Тамагы районыннан. Иске Салман урынына 17 нче гасыр башында Колмөхәммәт бабабыз крестьяннары белән бергә Җәмәки авылыннан килеп урнашкан. Янәшәдә генә 5 йорттан торган "Кече Салман" булган (1678 ел), ахырдан төп Салманга кушылган.
Яңа Салман ярты гасыр соңрак, Алатырь өязе Рыбушкино, Пашятово авылларыннан килеп урнашкан крестьяннардан башланып киткән. Алар үзләренә генә хас, аерым диалектта сөйләшәләр. Авыл исеме үзгәрмәгән. Ә халык арасында һәм муллалар язып калдырган метрикаларда "Урта Салман"диеп йөртелгән.
Алпавытлы руслардан торган село Салманы "Салман" атамасын үзенә алган. Төп Салманга "Югары Салман" исеме бирергә мәҗбүр булганнар. Дүртенчесе - Түбән Салман. 18 нче гасырдан исеме үзгәрмәгән. Халык арасында "Кәҗә Салман" диеп йөртү булган. Милли архивта сакланган метрика документларында күрше авыл муллалары хәтта "Начар Салман" диеп язгалаганнар. Мине гафу итсеннәр. Бу авыл бик җәберләнеп яшәгән. Тирә-юнендә уңдырышлы зур кырлар, тик алар Салман алпавытыныкы һәм аның Анна исемле кызыныкы булганнар.
Түбән Салман халкына 16 чакрымдагы Абдул Салман авылы морзаларының җирләрен алып бүлеп биргәннәр. Юкка гына түгел, 1921-22 еллардагы ачлыкта бу авыл 68 процент халкын югалткан. Елга агымы буйлап түбәндә Анино Салман. Ул Салман алпавыты кызы Анна авылы була, алар үз крепостной крестьяннары белән яшәгәннәр. Авыл исеме үзгәрмәгән.
Алтынчы Салман - иң яше - Абдул Салман. 1797 елда Иске Салманнан морзалар нәселеннән булган 11 гаилә аерылып чыгып, Салман елгасы башланган җиргә урнашып, авылга нигез салганнар.
Екатерина Икенче 1784 ел Указы белән морза титулын торгызырга рөхсәт бирә. Аны документаль рәвештә исбатларга кирәк була. 1713-1715 елларда чукынырга риза булмаган татар морзаларының җирләрен тартып алган булганнар, титулларын бетергәннәр. Петр I эшләгән бу яман гамәлдән соң 70 еллар узган була. Күп морза нәселләре таркалып өлгерә. Документлар юкка чыккан, янган, югалган. Ә боларны исбатлау күбесенә насыйп булмаган.
Чепкенеев нәселе бу эшне башкарып чыккан. 12 ел дәвамында җирләр бирелми торган. Гос. Сенат моңа каршы килеп барган. Әлеге хәл 1796 елның декабренә кадәр сузылган. Шул чорда "чабаталы морза" дигән төшенчә барлыкка килгән.
Салман елгасында яңа авылга - "Салман башы"на нигез салына. Яңа килеп төпләнгән әлеге морзалар авылы "Вершины Салманы" дип аталган. Соңрак бу авыл "Габделваһаб Салман" дип атала башлый. Ә руслар Абдул Салман дип әйтәләр. Габделваһаб (1753-1822) авылның башында торган, хәрбиләрдән булган шәхес.
Авыл халкы урманны кисеп-чистартып җирләр үзләштерәләр. Габделваһаб исемен 20 нче гасыр урталарында ук инде беркем дә белми иде. Бүгенге көндә аның исеме, даны ачыкланды, барланды.
Абдул Салман авылын гади халык телендә "Морзалар Салманы" яки "Морза" диеп атап йөртәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев