Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки районы юлларында “Айнык йөртүче” дигән айлык башланып китте

фото izhevsk.1gs.ru сайтыннан 30 июльдә район юлларында "Айнык йөртүче" дигән айлык башланып китте. Ул августның соңгы көненә кадәр дәвам итәчәк. Елның 7 аенда район юлларында 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 3 кешенең гомере өзелде, 14 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. Аврияләрнең сәбәпләре төрлечә, билгеле, әмма шунысы борчый: аларның 8 ендә...

фото izhevsk.1gs.ru сайтыннан

30 июльдә район юлларында "Айнык йөртүче" дигән айлык башланып китте. Ул августның соңгы көненә кадәр дәвам итәчәк.

Елның 7 аенда район юлларында 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 3 кешенең гомере өзелде, 14 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. Аврияләрнең сәбәпләре төрлечә, билгеле, әмма шунысы борчый: аларның 8 ендә руль артына исерек килеш утырган машина йөртүче гаепле. Үзе һәм башкалар өчен бер тамчы да җаваплылык хисе тоймаган бу йөртүчеләр ике кешенең гомерен вакытыннан алда өзделәр, сигез кешенең сәламәтлегенә зыян китерделәр. Әле бит шуның өстенә руль артына утырып юлга чыккан бу йөртүчеләрнең өчесенең моңа хакы да булмаган - аларның машина йөртүче таныклыгы бөтенләй юк.

Билгеле, юл кагыйдәләрен бозган, авария ясаган, юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркыныч тудырган әлеге йөртүчеләргә карата җаваплылык чаралары кулланыла. Өчесе йөртүче таныклыгыннан колак какты, икесенә карата җинаять эше ачылып, материаллар судка тапшырылды. Исерек килеш руль артына утыру авария ясаучының гаебен арттыра, җинаять җаваплылыгын кырыслата. Әгәр авария ясаучы гаебе белән башка кешенең сәламәтлегенә зыян салына икән, аны, "права"сыннан 1-1,5 елга мәхрүм итү белән беррәттән, 2,5 мең сумнан 25 мең сумгача штрафка тартырга мөмкиннәр.

Өстә әйтелгәннәрдән чыгып һәм транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итүчеләрнең юлларда авария ясауларын кисәтү максатыннан чыгып "Айнык йөртүче" операциясе үткәрелә дә инде. Бу айда юлларда ЮХИДИ инспекторлары гына түгел, район эчке эшләр бүлегенең башка хезмәткәрләре дә катнашында рейдлар гадәттәгедән ешрак үткәреләчәк. Юл кагыйдәләренең үтәлешен дә игътибар үзәгендә тотачакбыз.

Исерек шофер - потенциаль җинаятьче ул. Билгеле, андый кешеләргә карата җәза закон белән билгеләнгән. Әмма берничә рюмка аракы эчеп, аннары кемнеңдер гомерен өзүеңне аңлау гомерлек намус газабына әйләнсә, моннан да авыр җәза бар микән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев