Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

14 июньдә Болгар шәһәрендә “Изге Болгар җыены” була

фото www.islamnews.ru сайтыннан 14 июньдә Болгар шәһәрендә "Изге Болгар җыены" була. Билгеле булганча, бабаларыбыз рәсми рәвештә Ислам динен кабул иткән көнне билгеләп үтү максатында Бөек Болгар җирендә инде күп еллардан бирле милләттәшләребез җыела. Чын гомуммилли бәйрәм дәрәҗәсенә күтәрелгән "Изге Болгар җыены" быел Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1125 ел...

фото www.islamnews.ru сайтыннан


14 июньдә Болгар шәһәрендә "Изге Болгар җыены" була.

Билгеле булганча, бабаларыбыз рәсми рәвештә Ислам динен кабул иткән көнне билгеләп үтү максатында Бөек Болгар җирендә инде күп еллардан бирле милләттәшләребез җыела. Чын гомуммилли бәйрәм дәрәҗәсенә күтәрелгән "Изге Болгар җыены" быел Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1125 ел тулуга багышлана. Ул Спас районының Болгар шәһәрендә була, сәгать 10 да башлана. Оештыручылар барлык мөселман татар халкын әлеге бәйрәмгә чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mp3}2639{/mp3}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев