Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Республика ярышында яшь каратэчыларыбызның барысы да призлы урыннар яулады (+ФОТО)

"Алинә" спорт залы каратэчыларны кабул итте. Биредә кекусинкай-каратэ буенча Татарстанның ачык кубогы ярышлары булды. Турнирда Казаннан, Яр Чаллыдан, Спас, Балтач, Әлки районнарыннан 8-15 яшьләрдәге 120 яшь спортчы көч сынашты. Районыбыздан исә тренерлар Андрей Зинков һәм Геннадий Вассунов кул астында шөгыльләнгән 26 каратэчы катнашты, алар барысы да диярлек призлы урыннар яуладылар....

"Алинә" спорт залы каратэчыларны кабул итте. Биредә кекусинкай-каратэ буенча Татарстанның ачык кубогы ярышлары булды.

Турнирда Казаннан, Яр Чаллыдан, Спас, Балтач, Әлки районнарыннан 8-15 яшьләрдәге 120 яшь спортчы көч сынашты. Районыбыздан исә тренерлар Андрей Зинков һәм Геннадий Вассунов кул астында шөгыльләнгән

26 каратэчы катнашты, алар барысы да диярлек призлы урыннар яуладылар.

Кекусинкай-каратэ районыбызда елдан-ел популярлаша бара. Мәктәп укучылары спортның бу төре белән аеруча мавыга.

Каратэчыларыбыз Б.Борһанов, И.Герасимов, А.Наубатов, Д.Фәхретдинов, С.Хамидуллин, Е.Ферапонтов, В.Советников беренче урыннарны яуладылар. Е.Васяйчев, А.Шәйхетдинов, Б.Вәлиев, Р.Сираев, М.Варламова, М.Чернова, Р.Гатауллин, Р.Фәхретдинов, Я.Яганев икенче булдылар. К.Ситдиков, Р.Низамов, К.Вафин, В.Силаева, Д.Кашкаров өченче урынга чыктылар.

Баштагы очрашуларда җиңеп, спортчыларыбыз финалда үзара ярыштылар. Шуңа бөтенесе дә беренче урыннарны ала алмады. Мондый яхшы нәтиҗәләргә яшь спортчыларыбыз даими рәвештә, көн саен шөгыльләнү аркасында ирештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев