Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Республиканың кайбер районнарында БТИ хезмәтен кыскартып, халыкны әлеге хезмәтләр белән күрше районга йөртә башлаганнар

Республиканың кайбер районнарында техник инвентарьлаштыру бюролары (БТИ) бетерелгән икән. Татарстан Президенты бер киңәшмәдә мондый районнарны каты тәнкыйть утына алды. Халык файдалана торган әлеге хезмәтне яшәтү, аларга кирәк булганча ярдәм итү зарурлыгын әйтте. Безнең районда техник инвентарьлаштыру бюросы күп еллардан бирле эшли. Өйләргә табигый газ керткәндә, яңа йортлар, корылмалар төзегәч аларны...

Республиканың кайбер районнарында техник инвентарьлаштыру бюролары (БТИ) бетерелгән икән. Татарстан Президенты бер киңәшмәдә мондый районнарны каты тәнкыйть утына алды. Халык файдалана торган әлеге хезмәтне яшәтү, аларга кирәк булганча ярдәм итү зарурлыгын әйтте.
Безнең районда техник инвентарьлаштыру бюросы күп еллардан бирле эшли. Өйләргә табигый газ керткәндә, яңа йортлар, корылмалар төзегәч аларны теркәү эшләрен башлаганда без шул БТИ ишекләрен ачабыз. Бүген алар Крайнов урамындагы элекке хәрби комиссариат бинасында хезмәт күрсәтәләр.
БТИга эше, йомышы төшмәгән кеше сирәктер бүген. Хәзер бит йортың, корылмаларың, җирең - барысы да рәсмиләштерелгән булырга тиеш. Бу эшләр бик күпләрнең башыннан үтә. Техник инвентарьлаштыру эшен башкарып чыкканчы әлеге хезмәтне күрсәтүче егетләр янына әллә ничә мәртәбә киләсең. Документларны бит барлык таләпләргә туры килерлек итеп эшләргә кирәк, ә аның өчен әле тегесе, әле монысы җитешми.
Республиканың кайбер районнарында БТИ хезмәтен кыскартып, халыкны әлеге хезмәтләр белән күрше районга йөртә башлаганнар. Күрше район ул күрше булса да чит инде. Һәркемнең анда барып йөрергә мөмкинлеге дә юк. Ә үзеңдә булганда район үзәгенә килгәндә юл уңаенда да БТИга сугылырга мөмкин. Шуңа да районда бу хезмәтнең эшләп калуы бик мөһим. Район җитәкчелеге дә аның шулай булуы өчен тырыша.
БТИ бездә бөтен шартлары тудырылган, әйбәтләп ремонтланган иркен бинада эшли. Биредә документлаштырылган барлык эшләр дә теркәлеп, архив буларак саклана. Документыңны югалтсаң, сиңа биредә шунда ук күчермәсен эшләп бирәләр.
Район БТИ хезмәте бүген иң яңа, заманча оештыру техникасы белән җиһазланган. Алар үзәкләштерелгән челтәргә тоташкан. Бу заявкаларны тиз һәм сыйфатлы итеп башкарырга мөмкинлек бирә.
Районыбызда шәхси торак йортлар төзелеше актив дәвам итә. Узган ел 6 мең квадрат метрдан артык мәйданда - барысы 59 йорт файдалануга тапшырылган. БТИ аларны техник инвентарьлаштыру һәм паспортлаштыру эшләрен башкарган.
Соңгы елларда төзелеш объектларын документлаштыруда кайбер үзгәрешләр кертелде. Әйтик, әлегә кадәр БТИ күчемсез милеккә техник паспорт кына эшләп бирә иде. Хәзер исә әлеге милекне җир участогына бәйләп техник план эшләнә. Бу хезмәтне башкару өчен алар иярчен аша тоташкан геодезия җиһазларыннан файдаланалар. Ә инде кадастр эшен Росреестрда теркәү өчен интернет-портал файдаланыла. Бу күчемсез милекне дәүләт исәбенә кую вакытын җиде көнгә чаклы кыскарту мөмкинлеген бирә.
Биредә кадастр хезмәтләре өчен түләү республиканың гомуми тарифларыннан чыгып билгеләнә.
Район БТИ хезмәте, техник инвентарьлаштыру һәм техник планнар эшләүдән тыш, җир участокларын межалау, мирас рәсмиләштерү өчен һәм башка максатлардан күчемсез милек объектларына һәм транспорт средстволарына бәя бирү хезмәтләре күрсәтә, төрле алыш-бирешләр өчен проект килешүләре төзергә ярдәм итә. Биредә шулай ук шәхси һәм сәнәгать корылмаларына проектлар әзерләү, төзелеш экспертизасы үткәрү эшләрен дә башкаралар.
"Бердәм тәрәзә" республика программасын тормышка ашыруда катнашып, БТИ хезмәткәрләре күп функцияле үзәк бинасында халыкны һәркөнне кабул итәләр, квалификацияле консультацияләр бирәләр.
Район БТИ хезмәтенең баш белгече Илнар Шәйхетдинов үзләре күрсәтә торган хезмәтләрнең һәрчак сыйфатлы башкарыласына ышандыра. Авыллардан мөрәҗәгать итүчеләр булганда, алар клиентлар өчен уңайлы вакытта урынга барып эшләргә һәрчак әзер. Районда мондый хезмәт күрсәтү булуга сөенеп, файдаланасы гына.
фото vchaspik.ua сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев