Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Ринатны Үргәгар халкы 31 декабрьдә салкын җиргә иңдерде

…Яңа ел ишек шакырга берничә сәгать кала телефон чыбыклары буйлап йөгереп кайгылы хәбәр килеп җитте. Туйбикәнең армиядәге малае үлгән! Бәйрәм сөенече тулы бу минутларда күңел әлеге хәбәрне кабул итәр хәлдә түгел иде, аңышып җитмәгән килеш аны җиткерүчене шелтәләп ташладым. Аннары акрынлап аңга барып җитте: әй Аллам, ялгыз канат кагып гомер...

…Яңа ел ишек шакырга берничә сәгать кала телефон чыбыклары буйлап йөгереп кайгылы хәбәр килеп җитте. Туйбикәнең армиядәге малае үлгән! Бәйрәм сөенече тулы бу минутларда күңел әлеге хәбәрне кабул итәр хәлдә түгел иде, аңышып җитмәгән килеш аны җиткерүчене шелтәләп ташладым. Аннары акрынлап аңга барып җитте: әй Аллам, ялгыз канат кагып гомер итүче Туйбикә мондый хәсрәтне ничек кичерер?!
…Ринатны Үргәгар халкы 31 декабрьдә салкын җиргә иңдерде. Хәсрәттән сыгылып төшкән ана янында аның өч улы, киленнәре, туган-тумачасы, дус-күршеләр бөтерелсә дә, ул үз эченә бикләнгән:
-Улымның үлеме хәбәрен миңа 28 декабрьдә үк әйттеләр. Ышанмадым… Соң, әле бит сөйләшкән генә идек, әни Яңа елга кайта алмыйм инде, дежурда булам, беренче февральдән ял алып кайтам, дигән иде бит. Ничек инде "үлгән",-дип ул көннәрдәге кичерешләре белән уртаклашты ул.
Туйбикә Сираева тормыш иптәше Ирек белән дүрт ир бала табып үстерә. Үзе дә зур гаиләдән, кечкенәдән тормышның гел генә бәйрәмнән һәм ялдан тормаганын бик яхшы аңлап үскәнгә, улларын да эшнең төрлесенә өйрәтеп үстерә, тәртипле булырга, кешеләрне хөрмәт итәргә кирәклеген күңелләренә сеңдерергә тырыша. Сугышта катнашкан, аннан аягын югалтып кайткан солдат кызы Туйбикә улларына кечкенә чакларыннан ук "армиядә хезмәт итәргә кирәк", дип тукый, "әнә, дәү әтиегез күз алдыгызда, аңардан үрнәк алыгыз", дип әйтә килә.
Һәм малайларның дүртесен дә берәм-берәм армиягә озаталар Ирек белән Туйбикә, алар өчен ут йотып яшиләр, сөенеп каршы алалар. Өченче уллары Ришатка Чечня Республикасында хезмәт итәргә туры килә. "И, әни, мондагы хәлләрне белмисез, шулкадәр куркыныч бит. Исән-сау кайта алырмынмы…"дип яза егет хатында. Ә Ринатлары Мәскәү өлкәсендә үтә хезмәтен. Үзен яхшы яктан гына күрсәткән егетне командирлары Мактау грамотасы белән бүләкли. Күңеленә хуш килә хәрби хезмәт. Армиядән кайткач, берничә ел Мәскәүгә китеп эшләп йөрсә дә, уенда башка планнар корган икән, бер көнне әнисенә:
-Риза булсаң, мин киредән армиягә китәр идем. Хәрби хезмәтне яратам. Ә монда эше дә юк бит әле аның,-дип әйтеп сала. Һәм 2013 елның ноябрендә Саклану министрлыгы белән килешү төзеп, Самара өлкәсендә хезмәт итә башлый.
-Улым армиядә үз урынын тапты. Разведка төркемендә иде. "Кырымны кайтарган өчен" медале белән бүләкләделәр үзен. Яңа дуслар тапты. Бигрәк тә Башкортстаннан ике егет белән нык дуслашты. Февральдә ялларына да бергәләп кайтырга, башта бездә, аннары Башкортстанга китеп кунак булырга җыенган иделәр бит,-дип уфтана Туйбикә апа.
Дуслар гомерләренең соңгы сәгать-минутларында да бергә булалар. Өчәүләп юлга чыгалар егетләр. Төнге трассада аларны фаҗига көткән икән: солдатлар утырып барган машина каршына килүче транспорт белән бәрелешә. Ринат һәм аның иптәшләре шулай итеп юл фаҗигасендә һәлак булалар.
-Белмим, ничек аңлатыргадыр, әмма җәйге ялыннан Ринатым теләмичәрәк китте бугай. Үзе бер дә хезмәтеннән зарланмады, анысы, бик канәгать иде. Ә менә китер көне җитеп, Самара автобусына кереп утыргач та мине үз яныннан бик озак җибәрми торды. Икебезгә дә әллә нәрсә булды: кочаклашабыз да елыйбыз… Шофер, кузгалабыз, дип, озатучыларны төшергәч тә мин кире ишеккә ябыштым, ә улым арткы урыннан йөгереп килеп җиткән иде. Тагын кочагына алды үземне. Бик авыр булды, соңгы хушлашуыбыз икәнен күңелләребез сизенде микән?-дип исе китеп сөйләде Туйбикә апа һәм хикәясен дәвам итеп өстәп куйды: -Йомшак күңелле иде улым, әтисенә охшаган иде. Ирек тә шундый булды. Ул моннан биш ел ярым элек кинәт кенә вафат булды. Ятим калдык, улларым да хәсрәтләнделәр. Ринат, хезмәтенә китәр алдыннан, зиратка, әтисе каберенә барган иде. Кайтты да: "Әни, беләсеңме, мин әтинең өстен чистарта гына башладым, кечкенә генә бер кош килде дә кунды чардуганына. Китми генә бит! Аннары мин кайтырга кузгалгач, артымнан озата баргандай булды. «Әллә Ирекнең рухы шулай улыбызга бер-бер хәбәр җиткерергә тырышканмы? Белмәссең…
Кызганычкадырмы, бәхеткә дип әйтергәме, әмма 30 яшьлек Ринат хәтта гаилә дә кормаган килеш һәлак була. Яшьтән сөеп йөргән кызы белән юктан гына үпкәләшеп, аралары өзелә, ә башкаларга күңеле тартылмый. "Әй, әни, миңа аннан башка беркем кирәк түгел бит!"-дип эч серен бушата ул газиз кешесенә.
-Изге мәүлет аенда дөньядан китте бәбекәм. Табуттан алып, мөселманча юып, үземә дип әзерләгән кәфенлеккә төреп, җиргә иңдердек баламны. Урыны җәннәттә булсын. Аны озатырга искиткеч күп кеше килде, һәрбарчасына рәхмәт. Улларым, киленнәрем янымда булды, күршеләрем Рәйсә белән Илгиз Кыямовлар янымнан китмәделәр дә. Шыгырданнан дустыбыз Рәмис Шәрапов килеп җитте. Ә инде дусларны, тирә-күршеләрне, авылдашларны әйткән дә юк, кайгымны күтәрештеләр. Һәммәсенә рәхмәтем зур,-ди Туйбикә апа.
Үлгән арты үлеп булмый, кайгы нинди генә олы булмасын, исәннәргә яшәргә кирәк. Туйбикә апа да, бөтен сабырлыгын туплап, улы рухына дога кыла-кыла ире белән яшәп, дүрт баласын үстергән кадерле нигезендә үзе генә көннәрен үткәрә. Уллары бик тә чакыралар үзләренә, киленнәре дә "әни" дип кенә торалар. Әмма: "Юк әле, кузгалырга иртә әле миңа",-ди ул. Авыр хәсрәтләрең җиңеләйсен, күңел әрнүләрең басылсын, Туйбикә апа…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев