Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

“Каенкай”ның үз мәшәкатьләре

"Каенкай" да тәрбияләнүче балаларның күбесе өчен үткән җәй күңелле вакыйгалары белән истәлекле булыр. Чөнки биш үсмер август аенда Кырымда ял итеп, диңгездә коенып сәламәтлеген ныгыткан. Тагын 10 бала Чистайдагы "Раздолье" сәламәтләндерү комлексында булып кайтканнар. Хәзер инде приюттан 9 бала мәктәптә яңа уку елын башлап җибәргән. "Каенкай" хезмәткәрләре тырышлыгы белән приют...

"Каенкай" да тәрбияләнүче балаларның күбесе өчен үткән җәй күңелле вакыйгалары белән истәлекле булыр.

Чөнки биш үсмер август аенда Кырымда ял итеп, диңгездә коенып сәламәтлеген ныгыткан. Тагын 10 бала Чистайдагы "Раздолье" сәламәтләндерү комлексында булып кайтканнар. Хәзер инде приюттан 9 бала мәктәптә яңа уку елын башлап җибәргән.

"Каенкай" хезмәткәрләре тырышлыгы белән приют бакчаларында бәрәңге, кишер, чөгендер, суган кебек яшелчәләр генә түгел, баклажан, борыч ишеләреннән дә мул уңыш җыеп алынган. Теплициларда әле дә кыяр үсә, помидорлар кызарып утыра. Болар барысы да балаларны витаминлы тәмле ризык белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев