Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Татарстанныкын нигә сатып алмыйлар? (СӘБӘПЛӘР)

ruslentarss.ru Республикада үзебездә җитештерелә торган продукцияне популярлаштыру буенча актив эш бара. Шулай булуга да карамастан, халык һаман да чит ил яки төбәкләрдән кертелгән продукциягә өстенлек бирә кебек. Татарстан товарларына ихтыяҗ түбән булуның сәбәпләре нинди, сатып алучылар бу хакта нәрсә уйлый, җитештерүчеләргә кайсы юнәлештә эшләргә - әлеге язма шул турыда. Мәгълүм...

ruslentarss.ru

Республикада үзебездә җитештерелә торган продукцияне популярлаштыру буенча актив эш бара. Шулай булуга да карамастан, халык һаман да чит ил яки төбәкләрдән кертелгән продукциягә өстенлек бирә кебек. Татарстан товарларына ихтыяҗ түбән булуның сәбәпләре нинди, сатып алучылар бу хакта нәрсә уйлый, җитештерүчеләргә кайсы юнәлештә эшләргә - әлеге язма шул турыда.


Мәгълүм булганча, Россиягә карата санкцияләр кертелгәч, илдә үзебездә җитештерелгән продукцияне популярлаштыру юнәлешендә эш башланып китте. Татарстанда исә әлеге максаттан "Татарстанныкын сатып ал!" акциясе игълан ителде. Узган елның декабрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада "Милли сәүдә маркасы" дигән махсус унитар предприятие булдыру турында хәбәр итте.

- Татарстан үз халкын төп азык-төлек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә ала. Бүгенге көндә республикада ит белән тәэмин ителеш - 113, сөт белән - 127, шикәр белән - 154, бәрәңге белән - 261 процентны тәшкил итә. Республикада азык-төлек сәнәгате тармагында хезмәт куючы предприятиеләр дә шактый. Кызганычка, аларның күбесе бәя буенча да, сыйфат ягыннан да көндәшлеккә сәләтле түгел, - дигән иде Президент ул чагында. Әлеге яңа предприятие үз эшчәнлеген алдынгы дөньякүләм тәҗрибә нигезендә оештырырга тиеш, дип билгеләнде.

Татарстанның дәүләт заказы буенча агентлыгы директоры Яков Геллер сүзләренчә, җирле товардан баш тартуның сәбәпләре түбәндәгеләр: югары бәя, түбән сыйфат һәм республикада әлеге продуктны җитештерү өчен шартлар булмавы. Соңгы сәбәпне исә икегә бүлеп карарга мөмкин - республикада мондый товар юк яисә аның турында белмиләр.

- Кайвакыт продукция кыйммәт, өстәвенә ул сыйфат ягыннан да көндәшлеккә сәләтсез булырга мөмкин. Мондый вәзгыятьнең сәбәпләрен әлеге компания җитәкчесе генә аңлатып бирә ала, - дип саный Яков Геллер.

Саннарга күз салыйк. Мәсәлән, 2013 елда республикага читтән кертелгән 300 миллиард сумлык продукциянең тиңдәшләрен Татарстан үзе үк җитештерә бит. Мондый шартларда әлеге пробелманың актуальлеге аеруча арта.

Чыннан да, кибетләрдә хәзер нинди генә товар юк: киштәләрдәге матур-матур кәгазьләргә төрелгән азык-төлекне күреп күзләр камаша. Ә куллар ни өчендер һәрвакыт чит ил продукциясенә үрелә. Халыкны әлеге товарларның күпкә кыйммәтрәк булуы да туктатмый хәтта...

Ни өчен халык үзебездә җитештерелгән продукцияне үз итми, ул башка товарлардан кай ягы белән "ким" соң? Бу турыда без кибеттән-кибеткә йөреп, сатып алучыларның үзләреннән сорашып карарга булдык. Язманы әзерләгәндә Татарстан җитәкчелеге һәм белгеч фикерләренә дә таяндык. Нәтиҗәдә, үзебез өчен 6 сәбәпне билгеләдек. Тикшеренү нәтиҗәләре белән укучыларыбызны да таныштырабыз.

1. Халыкка зәвыклы ризык кирәк

Шунысы кызык: иң төп сәбәпләрнең берсе гади стереотиплар белән бәйле. Бактың исә, бездә халык чит ил яки Россиянең башка төбәгендә җитештерелгән ит-сөт ризыкларын куллану яки кыйммәтле камыр азыклары сатып алуны "затлы ризык белән туклану" дип саный икән. Димәк, син зәвыклы, җитеш тормышта яшисең.

- Андый ризыкны еш алып булмый инде. Алсаң, елга бер аласың. "Тукта әле, кеше төсле ашап карыйм" дисең. Байлар гел шундый кыйммәтле кибетләргә генә йөри бит, - диде безгә Казандагы азык-төлек кибетләренең берсендәге сатып алучы.

2. Тәкъдим итә белмиләр

Әлеге "сәбәп" җайлап кына икенче сәбәпкә бары тоташа. Кагыйдә буларак, чит ил җитештерүчеләре үз товарларын сатып алучыга тәкъдим итүнең серен белә. Гадәттә, әлеге продукция нинди дә булса танылган бренд астында җитештерелә. Бу гына җитми, әлбәттә. Алар товарны зәвык белән, кеше күзенә ерактан ук ташланып торырлык итеп төрә. Бездә исә, җитештерүчеләрнең бу эшкә вакыт та, акча да сарыф итәселәре килми. Нәтиҗәдә, Татарстан продукциясе чит илдән кертелгән матур каплы товар арасында югалып кала, "юкка чыга".

- Үзебездә җитештерелгән ит-сөт ризыкларын гына алыйк. Аларның башка җитештерүчеләрнекеннән һич тә кайтыш түгел. Киресенчә, тәмлерәк һәм сыйфатлырак та әле. Кызганычка, төс-кыяфәтләре бигрәк ямьсез инде. Кулга да аласы килми кайчак. Сөт ризыклары суланып беткән була, ит ризыкларыннан шулай ук кан агып тора. Азык-төлекне яхшы итеп төрергә өйрәнсеннәр иде, - дигән фикерләрен җиткерде икенче бер сатып алучы.

3. Җитештерүчеләргә акча җитми

Өченчедән, товар халык арасында популярлашсын өчен, аны дөрес итеп рекламаларга кирәк. Продукция ничек кенә сыйфатлы булмасын, әгәр дә аның турында белмиләр икән, бу товарны сатып алмаячаклары көн кебек ачык. "Товар өчен махсус бренд булдыру, реклама ясау, матур капларга беркайчан да акча жәлләргә ярамый. Беренче чиратта, эшне нәкъ менә шуннан башларга кирәк. Бу - бизнесның киләчәге турында кайгырту дип атала. Әлбәттә, моның өчен финанслар булу да таләп ителә", - дип ассызыклый белгечләр.

Бездә исә агросәнәгать комплексларының күбесе инде озак еллар дәвамында очын-очка ялгап көн күрә. Фермерларның күбесе зур күләмдәге кредитларда "утыра". Мондый шартларда рекламаның товар җитештерүдә иң соңгы пунктларның берсе буларак каралуы сүзсез дә аңлашыла.

4. Чит ил җиһазларын ни белән алыштырырга?

Өстәвенә, Татарстан җитештерүчеләренең эшчәнлеге турыдан-туры чит ил технологияләренә бәйле. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы техникасы һәм эшкәртү предприятиеләрендәге төрле җиһазларның күбесе нәкъ менә чит илдән кертелә. Әгәр дә илдә югары сыйфатлы җиһазлар җитештерү җайга салынмаса, республика эшмәкәрләре һәрвакыт чит ил продукциясенә бәйле булачак, дигән сүз. Шуңа күрә республика предприятиеләрендәге җиһазларның техник хәлен тикшерү һәм аларны үзгәртеп кору турында уйларга кирәк, дип ассызыклый республика җитәкчелеге.

5. Уртак тел табылсын иде...

Татарстан продукциясенә ихтыяҗ булмауның тагын бер сәбәбе - республикада җитештерүчеләр, эшкәртүчеләр һәм сәүдә челтәрләре һаман да үзара хәбәрләшеп эшли белми. Ярдәм итәсе урынга, алар, киресенчә, бер-берсенә киртә кора.

- Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән "сәүдә челтәрләре безнең белән эшләргә теләми, азык-төлек базарына кертәселәре килми", дигән сүзләрне шактый еш ишетергә туры килә. Ә сәүдә челтәрләре исә "агросәнәгать комплекслары безне өзлексез рәвештә продукция белән тәэмин итеп тора алмаячак", дип белдерә. Бер-береңне гаепләп утырып кына булмый бит инде. Без аларны берләштерү юнәлешендә эшләргә тиеш, - дигән иде "Милли сәүдә маркасы" директоры Илсур Сафиуллинүзенең бер әңгәмәсендә.

6. Бәя - кыйммәт, сыйфат ягы да аксый

Тагын бер сәбәп - күпләр Татарстанда җитештерелгән продукциянең бәясе кыйммәт булудан зарлана.

- Үзебездә җитештерелгән азык-төлекнең бәясе дә арзанрак булырга тиештер. Юлга акча әрәм итәсе юк бит. Кызганычка, кайбер товарлар янына якын килерлек тә түгел. Аларны сатып алганда, үзеңне чит ил ризыгы ашаган кебек хис итәсең. Нинди чималдан җитештерәләр икән аларны? - ди сатып алучыларның берсе.

Татарстан җитәкчелеге исә Татарстан продукциясенең сыйфатын да яхшыртырга кирәк, дип ассызыклый. Әлеге максатны тормышка ашырып булса, республика товарларының көндәшлеккә сәләте артачак. Бу исә аларны федераль дәрәҗәдә тәкъдим итүне уңышлы оештыруда ярдәм булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев