Призывникларның хокукларын яклау буенча “кайнар линия” ачыла
21 ноябрьдә призывникларның хокукларын яклау буенча "кайнар линия" ачыла. Әлеге "кайнар" телефон линиясе хәрби хезмәткә чакырылучы егетләргә хокукый ярдәм күрсәтүне һәм аларның хокукларының яклануын тәэмин итүне күздә тотып оештырыла. Кешеләрне кызыксындырган мәсьәләләр буенча җентекле мәгълүмат алырга, бәхәсле ситуацияләрне хәл итәргә республиканың Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле, Татарстан Хәрби комиссариаты вәкилләре,...
21 ноябрьдә призывникларның хокукларын яклау буенча "кайнар линия" ачыла.
Әлеге "кайнар" телефон линиясе хәрби хезмәткә чакырылучы егетләргә хокукый ярдәм күрсәтүне һәм аларның хокукларының яклануын тәэмин итүне күздә тотып оештырыла. Кешеләрне кызыксындырган мәсьәләләр буенча җентекле мәгълүмат алырга, бәхәсле ситуацияләрне хәл итәргә республиканың Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле, Татарстан Хәрби комиссариаты вәкилләре, республиканың Яшь юристлар берлеге әгъзалары ярдәм итәчәк. "Кайнар линия" телефоннары: 8 (843)236-40-17, 8(843) 236-40-98, 8(843) 236-40-62. Консультация алу вакыты: 9.00дән 16.00 гә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев