Беренче укытучым Гөлшат Хәйретдинованы бер күрүдә үз иттем
Беренче укытучым Гөлшат Хәйретдинованы бик хөрмәт итәм. Тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергәнем бүгенгедәй хәтеремдә.
Анда мине шат йөзле укытучым каршы алды. Гөлшат Габбасовнаны бер күрүдә үз иттем һәм яраттым. “Укытучы әниең кебек була” - диләр, әлеге сүзне уйламыйча гына әйтмәгәннәрдер. Ул да әнием кебек үк ягымлы, көләч йөзле, кайгыртучан булды. Менә шул сыйфатларны ничек ул үзендә туплаган, ни өчен мөгаллимлек кебек җаваплы, үз өстеңдә һәрвакыт эшләүне таләп иткән авыр хезмәтне сайлаган? Беренче укытучыма шул сорауларны бирдем.
– Камилә, укытучы һөнәрен балаларны чын күңелдән яраткан кеше генә сайлыйдыр дип уйлыйм. Әгәр әле җиде яше генә тулган сабый балалар синең яныңа елмаеп укырга дип киләләр икән, ничек инде алар белән миһербанлы, тәмле телле булмыйсың? Балалар күңеле чишмә суы кебек саф, кардай ап-ак бит, бер генә укытучы да аңа саксыз кагылырга базмыйдыр, минемчә.
– Шулай да, ни өчен сез укытучы һөнәрен сайладыгыз?
– Укытучы булу минем балачак хыялым иде. Үземне укыткан рус теле укытучысы Сәмигулла абый Зәйнетдинов кебек буласым килде. Без аның дәресләрен көтеп ала идек, әлеге фәнне дә, Сәмигулла абыйны да бик яраттык. Аның дәресләре шулкадәр мавыктыргыч иде, кыңгырау шалтырагач та, кабинеттан чыкмыйча утырганнарыбыз хәтердә. Сәмигулла абыйны мәктәбебездәге барлык укучылар да ярата, хөрмәт итә иде. Мин дә нәкъ аның шикелле булырга омтылдым. 1982 елда мәктәпне тәмамлагач, ике дә уйламый, Арча педагогика училищесына укырга кердем, аннан соң Яр Чаллы дәүләт педагогика институтын тәмамладым.
– Сезнең белән әллә никадәр тәҗрибәләр, эзләнүләр үткәрдек. Урманга барып, кырмыска ояларын күзәтү, болынга чыгып, төрле-төрле чәчәкләр, үсемлекләр җыеп кайтып, киптереп, гербарий ясау, сыйныф бүлмәсендә гөлләр утыртып, аларның үсүен, чәчәк атуын тикшереп тору, кышын кошларга җимлекләр элеп, анда нинди кошлар килүен яшеренеп кенә карап торулар, җәяүләп чишмә башын эзләп барганнарыбыз һәм тагын санап бетергесез шундый мавыгуларыбыз – барысы да исемдә. Ничек шул дәрестән соң эшләргә дә көч һәм вакыт таба идегез?
– Үз һөнәреңне яратсаң, барысына да өлгерергә мөмкин, Камилә. Мин укучыларымның чын кеше булып үсүләрен, тормышта үз юлларын табуларын телим. Алай гына да түгел, балалар белән шушы тәҗрибәләрне ясау, аларның гаҗәпләнү, соклану, кызыксыну тулы карашларын күрү минем үземә чиксез рәхәтлек китерә. Укучылар мавыга, эшли, нәтиҗәдә ниндидер уңышка ирешә икән, укытучы өчен зур бәхет бит инде ул.
– Гөлшат Габбасовна, сез безгә белем һәм тәрбия генә бирмәдегез, җырларга да, биергә дә, сәнгатьле итеп сөйләргә дә өйрәттегез, чөнки сез үзегез җырга да, биюгә дә бик оста. Әйтегез әле, бу һөнәрләрне ничек үзләштердегез сез?
– Биюче һәм җырчы булам дип, бер уку йортына да кереп укымадым, кемнәрдәндер махсус өйрәнеп тә йөргәнем булмады. Без яшь чакларда авыл клублары гөрләп эшләп торды, бәйрәм саен без концертлар куя, һәр көнне диярлек клубта бию кичәләре оештыра идек. Безнең авылда җырлый һәм бии белмәгән кеше, гомумән, юк бугай.
– Сез безгә һәрвакыт туган ягыбызның гүзәллеге турында, аны яратырга кирәклеге турында сөйләдегез. Мин, чынлап та, туган авылымны чиксез яратам. Бу ярату хисен күңелемдә сез уяттыгыз. Үзегез дә туган авылыгызны бик яратасыз дип уйлыйм.
– Мин гүзәл Чирмешән елгасы буенда урнашкан Иске Алпар авылында тудым. Алпар авылы минем өчен газиз, изге төбәк, оҗмах почмагына тиң. Әле ярый язмыш мине чит җирләргә алып китмәгән, Алпарым Үргәагар авылыннан 10 чакрым ераклыкта гына урнашкан, мин туган авылыма бик еш кайтам, андагы Кизләү, Мәймүнә, Батыр Әсхәт чишмәләренең шифалы суын эчсәм, саф һавасын суласам, җаныма дәва, тәнемә сихәт алам. Инде Үргәагар авылы да туган җиремә әверелде, мин анда 1986 елдан бирле яшим. Үргәагар авылы – балаларым Гөлназ белән Фәниснең кендек каны тамган урын, шуңа гаять якын ул миңа.
– Гөлшат Габбасовна, минем белән әңгәмә корырга ризалашуыгыз, сорауларыма бик теләп җавап бирүегез өчен зур рәхмәт. Сез укыткан укучылар бик рәхмәтле сезгә. Киләчәктә дә хөрмәткә лаек укытучы булып, озак еллар эшләргә язсын.
Мусина Камилә, Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 8нче А сыйныфы укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев