Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Бу язмам Апак авылы Ак әбисе Таифә апа Казанбаева турында

Бу язмам авылыбызның Ак әбисе Таифә апа Казанбаева турында. Таифә апа – бик кызыклы шәхес, аяклы энциклопедия дип әйтсәк тә ялгыш булмас.

  Өлкән яшьтә булса да, хәтере ачык, тормышындагы һәр мизгелне бүгенгедәй хәтерли. Аның балачагы дәһшәтле сугыш елларына туры килә: ул 1943 елның 3 февралендә туа. Тормышының кырыс җилләрен һәм авыр сынауларын лаеклы төстә җиңә белгән, әтисез үскән ул.


–     Мин өч яшемдә әнинең кул астына керә башладым инде. Балачактан ук олылар белән бергә авылның бөтен авыр хезмәтләрендә катнашырга туры килде. Әмма беркайчан да зарланмадык, авырсынмадык. Нинди генә эшкә чакырсалар да, беркайчан да каршы килмәгән бригадир Төхвәт абыйның эшкә чакыруларын хәтта шатланып көтеп ала идек. Сыер да саудым. Имәнлеккә өч  тапкыр барып, ул вакытта кул белән 15-17 шәр сыер сава идек.


Апак авылында 7нче сыйныфны тәмамлагач, укуымны бик тә дәвам итәсем килде. Үземне укыткан укытучыларым: “Эх, Таифә, син сәләтле бит, югары белем алырга тиешсең”, – диделәр. Әмма матди мөмкинлегем булмау сәбәпле, укый алмадым. Аллага шөкер,  гомерем буе физик эш башкарсам да, акыл белән эш итеп, дөрес юлдан бардым, матур тормышта яшәдем. Акыл белән бәхет, бәхет белән акыл бергә йөри дигәннәр бит борынгылар. Уңган гына түгел, кешелекле булу да бик кирәк, – дип искә ала ул яшьлек елларын.
1965 елда Таифә апа Зиннур абый белән никахлашып, тормыш корып җибәргәннәр. Каенанасы тәкъдиме белән авылның  кирпеч заводына эшкә керә ул. Көндезен заводта кирпеч сукканнар, алты метрлы сводларга кирпеч тезеп керткәннәр. Пресстан чыккан кирпечне дүртәрне алып вагонга төягәннәр. Бер кирпечнең авырлыгы 5 килограмм  булган. Кирпеч сугу өчен урманга барып утын хәзерләгәннәр. Таифә апага менә шундый хатын-кызларга хас булмаган авыр эштә 1969 елдан алып, 1994 елга кадәр эшләргә туры килә. Заводтан соң өйдә дә бетмәс хуҗалык эшләре дә бар бит югыйсә. “Көчне мин гаиләдән ала идем. Тормыш иптәшем Зиннур, каенанам Кәшифә, ике улым, бер кызым – таянычым булдылар”, – ди ул.  


Таифә апа каенанасын җылы сүзләр белән телгә алды: “Бик кешелекле, сабыр, хезмәт сөючән кеше иде, мәрхүм. Ярдәм кирәк икән, көн дә, төн дә дип тормады – булышырга һәрвакыт әзер иде. Без аның белән бергә 20 ел да, 4 ай яшәдек”.


Лаеклы ялга чыккач, икенче тормыш башлана диләр бит. Эшләгәндә, иртән чыгып китәсең, кич кайтасың. Хәзер мавыгуларың өчен дә вакыт табыла. Таифә апа да гарәпчә әлифбаны үзлектән өйрәнә, Пәйгамбәрләрнең язмышлары белән кызыксына башлый. Каенатасы Идиятулла  абыйның китаплары дин юлына этәргеч була. Яр Чаллыда яшәүче Илдус улы да дини китаплар, календарьлар алып кайта.
Бүгенге көндә Таифә апа Коръәнне гарәпчә укый. Өстәле тулы китаплар аның. Сөенеч булса да, кайгы-хәсрәт килсә дә, авыл халкы Таифә апага килә. 80 яшен тутырса да, шөкер, көләч йөзле, дөнья, ил-көн яңалыклары белән кызыксынып яши, йорт-җирдә рәхәтләнеп эшләп йөри. Бакчада яшелчәләрне яратып үстерә. Аеруча да  бәрәңгесе уңа аның. 


Көндәлек мәшәкатьләр белән кайнап, башкалар белән аралашып яшәгәндә, моңсуланырга урын калмыйдыр ул. Шулай да иң мөһиме – якыннарың игътибарында булу. Балалары шәһәрдә яшәсәләр дә, әниләре янына кайтып, ярдәм итеп торалар, үзләре янына да чакыралар. “Үзем яши алганда, торыйм әле”, – дип көлемсерәп куйды авылдашым. Таифә ападан: “Сезнең өчен тормышта иң мөһиме нәрсә?” – дип сорадым. “Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә ышанып яшәү”, – диде ул, бик җитди итеп. Яшәү мәгънәсе – иксез-чиксез Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булуда.

Эльза Мөрсәлимова.
Апак авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев