Гөлсем Шәйдуллина: "Мәрхәмәтле тегүче бабайга, әбзәбигә булган рәхмәт хисләрем әле дә күңелдә"
Әти-әни үлеп, ятим калган авыр еллар иде. Туган авылым Түбән Әлкидә яшибез.
Миңа 8 яшь тулды, укырга вакыт җитте, ә минем кыш көне кияргә бишмәтем бик иске иде шул. 14 яшьлек Бәрия апам: “Кайгырма, наным, бишмәт тектерербез, тегүче бабайга кереп сораш, кайчан вакыты булыр”,–диде. Мин каршыда гына яшәүче тегүче бабайга йөгердем. “Тегәрмен, кызым, эчлеккә йон әзерләгез”,–дип чыгарды бабай.
Апам йон кайнатты, аны икәү теттек. Аннан апа кулак дип Себергә сөрелгән Вәлиәхмәт кибетеннән үзем базарга барып саткан май акчасына кара төстәге материал алып кайтты. Май димәктән, аны гел миңа атларга кушалар иде. Каймакны гөбегә салып атлыйм да коедан салкын су алып юам һәм кар базына төшереп куям. Олыларга ияреп Чуаш Кичүе базарына барып сатып та кайтам. Шул май саткан акчага өйдәге тузган түшәк-мендәр, юрган тышларын яңарттык, башка кирәк-яракларга тота идек.
Тегүче бабай әнисе әбзәби белән яши иде. Без аларның исемнәрен дә белмәдек, алар авылга каяндыр килеп урнашканнар иде. Әбзәбинең дә үз һөнәрләре бар. Ул татар халкының гасырлар буе килгән гореф-гадәтләрен саклый, коръән тутыра, дин белемнәрен өйрәтә, төш юрый, дәвалый да иде. Ул чакта бит больница юк, аны белмибез дә. Берсендә шулай кышын Ата суы туңгач (ул вакытта Ата елгасы ярларына сыймый ага иде) 10 яшьлек энем Гани, тимер кисәкләреннән тимераяк әмәлләп, малайлар белән бозда шуарга барган. Көне буе шуып, арып-талып, бәкедән ятып су эчкән. Кайтканда хәле бик авыр иде. Апам әче кызыл борыч, май салып кайнатып сөт эчерсә дә файдасы тимәде. Шуннан энемне әбзәбигә алып кердем. Ул кулын юды, эчтән генә нидер укырга тотынды, бармагын тозга манды да Ганинең авызын ачтырып басып куйды. Дөрестән дә, энем икенче көнне уңайлана башлады, йөткерми дә, тамагы да авыртмый, рәхмәт әбзәбигә.
Шатлык булды, энем терелде, ә минем бишмәт өлгерде. Тегүче бабам, мин әйткәнчә, бил дә куйган. Ул акча да алмый иде бездән. Сеңелем Рәшидәгә дә бишмәтне бушлай теккән иде.
Яңа бишмәтемне киеп, мәктәпкә сөенеп йөрдем. Мин бик яратып укыдым, каникулларны үткәрә алмый аптырый идем. 7 сыйныфны гел “бишле”гә тәмамлап, имтихансыз Спас педучилищесына кердем.
Мәрхәмәтле тегүче бабайга, әбзәбигә булган рәхмәт хисләрем әле дә күңелдә. Гомумән, туган халкыма, туган телемә гомер буе рәхмәтле булып яшим.
Гөлсем Шәйдуллина,
Чаллы шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев