Гөлсем Шәйдуллина: «Чуаш-Кичүе авылында Изгеләр чишмәсе күптән инде бар»
Их, чишмә сулары Яратам чишмә буен, Тәмле диеп, эчәм суын. Яшьлегем шунда үткәндә, Шул хакта бит гел уем.
Оныгым Эрик 5 литрлы банка белән чишмә суы кертте бит әле. Үзенең гаиләсе белән Биләрдәге Изгеләр өстенә барып гаиләсен, бигрәк тә ике сабыен – Амилия һәм Әмирне күрсәтеп, таныштырып кайткан. Балалар аннан кайтканнан бирле гел шул турыда сорашалар ди, сөйлиләр ди: ошаган булып чыга. Ул Изгеләр өстен мин инде күптәннән ишетеп беләм, чөнки безнең әти-әни 1930 елда сеңлем Рәшидә тугач, бишек алып барып яшь сабый белән барганнарын хәтерлим. Аннары әтинең апасы Сәйриҗамал дәү апам һәр елны берничә хатын-кыз шунда хәтле җәяү барып Изгеләр өстенә дога кылып кайталар иде, апам 108 яшендә бакыйлыкка күчте, урыны җәннәттә булсын. Андагы матурлыкны ис китеп сөйләүләре истә. Без дә, Фатих исән чакта, сарык суеп корбан ашы итеп үткәреп кайткан идек. Соңгы вакытларда ул җирләр бик төзекләндереләгән, диделәр. Беренче Президентыбыз бик күп көч куйган төзекләндерүдә. Аңа бик зур рәхмәт укыганнарын ишеттек. Хәтта язып та калдырдылар. Бик зур булмаса да, безнең Чуаш-Кичүе Кызыл Ярында шундый Изгеләр өсте күптән инде бар. Анда минем кайнана әнием күрше карчыклары белән атна көн җыелып Изгеләр өстенә барып дога кылып кайталар иде. Берсендә кайткач, Әхмәттән килгән бер хатын тавык алып килеп шуны Х. бабай чалып корбан ашы дип ашадык дип сөйләгән иде. Мин дә түзмәдем, шул җирләрне күреп кайтыйм дип кайттым әле. Чирмешән елгасына тоташкандай, Кызыл Яр башлана. Ул Кызыл Яр диелсә дә, үзе гел сары балчыктан тора. Дөрестән дә, ул ерактан кызыл булып күренә. Бәлки Чирмешәннең дулкынланып агуы, кояш нурларының туры төшүе белән шулай күренәдер дә. Кызыл Ярның иң югарысында, чиста чирәмлектә кырыйлары матур гына тотылган кабер күрдем. Аның өстендә таш та, язу да юк. Шуннан кабер-зират турында берничә фараз бар. Берәүләр аны Биләргә Чыңгыз хан яулары килгәч, Биләрне патша кызлары каланы саклап калу өчен коралланып, сугышчан киенеп шәһәрне саклап башкалар белән шәһит тә киткәннәр дип, икенчеләре Чуаш Кичүе аша үтүче бай сәяхәтче, маллар сатучының кызларына холера эләгеп үлүләрен һәм шунда җиде кызын күмеп калдырган диләр. Ләкин боларны тарих китапларыннан укыганым юк. Шулай да халык әйтсә, хак әйтә диләр. Шуны беләм: халык шунда Изгеләр өсте дип Түбән Әлки, Югары Әлки, Әхмәт, Әнҗерә һаман шунда йөри, дога кыла. Шифа дип чишмә суын эчә, гаиләсенә алып кайта. Суы чиста, тәмле, кружка куелган, сөлге эленгән, үзем дә эчеп карардым.
Менә бу хәлне сезгә дә языйм әле. 1978 елны безнең бик якын дустыбыз бик каты авырып китте. Мондагы табиблар күпме тырышсалар да, файдасы тимәде. Казанга химия терапиясенә җибәрделәр. Бу төш күргән, аны туганына сөйләгән. Кызыл Яр чишмә суын эчәсем килә дигәч, туганы алып килеп эчергән. Ышансаң ышан, ышанмасаң юк: шул дустыбыз аякка баскан, исне китереп телефоннан сөйләшкәнен ишеткәч шатланып елап җибәрдем. Терелде бит дустыбыз! Мин табибларны һич тә хурларга җыенмыйм, бәлки очраклы хәл булгандыр. Кыскасы, бу чишмәдә, бәлки, табигатьнең әнә нинди файдалы хикмәтләре дә бардыр. Әгәр галимнәребез тикшереп караса, күп төрле авырулардан файдасы тяиргә мөмкин.
Их, чишмә сулары, халкыбызга дәваңны бир диясе килә. Соңгы вакытта район җитәкчеләре халыкка уңай борылып чишмәне карап торучыга матди ярдәм белән булышканнар, рәхмәт яусын үзләренә. Шуны ишеткәч, әз булса да шатландым әле.
Гөлсем Шәйдуллина,
Яр Чаллы шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев